Безнең мирас

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Безнең мирас latin yazuında])
Безнең мирас
Tөр

Фәнни-популяр, әдәби-нәфис һәм документаль журнал


Гамәлгә куючы

«Татмедиа» ААҖ

Нәшер итүче

«Татмедиа» ААҖ

Нигезләнде

2012

Тел

татар теле

Төп офис

Казан, Декабристлар ур., 2

Тиражы

2000 (2016, апрель)


язылу индексы

54132 (Татарстанда),
70275 (Русиядә)

Веб-сайт: http://beznenmiras.ru/

«Безнең мирас»Казанда татар телендә (махсус саннарда рус, инглиз һәм төрек телләрендә дә язмалар басыла) нәшер ителүче журнал. Биредә тарихи, әдәби, мәдәни, дини, сәнгати, табигый һәм педагогик мираска кагылышлы язмалар басыла, истәлекле-тарихи һәйкәлләребез, кадерле ядкярләребез яктыртыла.

«Чын мирас» исеме белән чыккан елларда Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Мөхәммәт Мирза (Илфак Мирзамөхәммәт Ибраһимов) баш мөхәррир булды.
2013 елның 30 декабреннәнЛәбиб Лерон (Лемон Лерон улы Леронов) әлеге вазифаны башкара.
Журналга Русиянең барлык төбәкләрендә дә язылырга мөмкин.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2012 елның май аеннан «Чын мирас» исеме белән дөнья күрә башлый.
  • 2014 елның май саны «Безнең мирас» булып, укучыларга тарала.
  • «Мирас»ның тәүге баш мөхәррире — күренекле галим, әдәбият белгече, язучы Флүн Мусин.
  • 2012 елның маеннанИлфак Ибраһимов (әдәби аты — Мөхәммәт Мирза). Бу чорда әдәби хезмәткәрләр булып Илдус Заһидуллин, Рамил Хәннанов, Алия Мөбарәкшина, Ринат Мингалиев, Ленар Гобәйдуллин, Диләрә Нәүрүзова, Дания Фәйзуллина эшли.
  • 2013 елның декабреннән баш мөхәррир вазифасын Ләбиб Лерон (Леронов Лемон Лерон улы) башкара.

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыгудан туктаган «Мирас» журналының беренче баш мөхәррире Флүн Мөслах улы Мусин һәм хәзерге баш мөхәррир Лемон Лерон улы Леронов (Ләбиб Лерон) икесе бер авылдан — Иске Карамалыдан (Мөслим районы). Ләбиб Лерон моңарчы Мөслим районының Түреш авылында туган, дип саналып килсә дә, чынлыкта, аның паспортына «Иске Карамалы» дип язылган.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2013 елның 19 маенда «Чын мирас» журналы редакциясе, «Бәллүр каләм» конкурсында катнашты, «Дебют» номинациясендә җиңеп, махсус диплом белән бүләкләнде.
  • 2015 елның 15 декабрендә «Безнең мирас» журналханәсе «Милли мирасны халыкка җиткерүдәге хезмәтләре өчен» махсус дипломга («Ел лидеры – 2015») лаек булды.

Сәхифәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Баш мөхәррир мөнбәре
  • Тарихи мирас
  • Әдәби мирас
  • Сәнгати мирас
  • Дини мирас
  • Педагогик мирас
  • Табигый мирас
  • Шаян мирас
  • Фәнни мирас
  • 100 ел элек...
  • Дөньяда сүзем калыр
  • Тел күрке – сүз
  • Татар гаме
  • Хәтер сандыгы
  • Әдип авылы
  • Шәхесләребез
  • Очты дөнья читлегеннән
  • Хәтер сагында
  • Сәнаигы нәфисә[1]


Хезмәткәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Баш мөхәррир — Ләбиб Лерон (Лемон Леронович Леронов)
  • Баш мөхәррир урынбасары-җаваплы сәркатип — Марат Закир (Марат Закиров)
  • Бүлек мөхәррирләре — Ленар Гобәйдуллин, Ләйсән Данилова
  • Дизайнер һәм биткә салучы — Диләрә Нәүрүзова
  • Корректор — Дания Фәйзуллина
  • Гомуми мәсьәләләр буенча мөхәррир — Рәдиф Сәгъди (Рәдиф Сәгъдиев)

Киңәшче идарә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Редколлегия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Контактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Адрес: 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2.
  • Телефоннар: 222-09-83 (17-90), (17-91), (17-92), (17-93).
  • Email: yanamiras@mail.ru
  • «Безнең мирас» һәм анда басылган язмалар хакындагы тапшыруларны ай саен – «Татарстан» (ДТРК) һәм һәр сишәмбе көнне «Тәртип» радиолары аша тыңларга була.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сәхифәләр саннан-санга үзгәреп торырга мөмкин