Безнең мирас
| Безнең мирас | |
| | |
| Tөр |
Фәнни-популяр, әдәби-нәфис һәм документаль журнал |
|---|---|
|
| |
| Гамәлгә куючы |
«Татмедиа» ААҖ |
| Нәшер итүче |
«Татмедиа» ААҖ |
| Нигезләнде |
2012 |
| Тел | |
| Төп офис |
Казан, Декабристлар ур., 2 |
| Тиражы | |
|
| |
| язылу индексы |
54132 (Татарстанда), |
| Веб-сайт: http://beznenmiras.ru/ | |
«Безнең мирас» — Казанда татар телендә (махсус саннарда рус, инглиз һәм төрек телләрендә дә язмалар басыла) нәшер ителүче журнал. Биредә тарихи, әдәби, мәдәни, дини, сәнгати, табигый һәм педагогик мираска кагылышлы язмалар басыла, истәлекле-тарихи һәйкәлләребез, кадерле ядкярләребез яктыртыла.
«Чын мирас» исеме белән чыккан елларда Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Мөхәммәт Мирза (Илфак Мирзамөхәммәт Ибраһимов) баш мөхәррир булды.
2013 елның 30 декабреннән — Ләбиб Лерон (Лемон Лерон улы Леронов) әлеге вазифаны башкара.
Журналга Русиянең барлык төбәкләрендә дә язылырга мөмкин.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 2012 елның май аеннан «Чын мирас» исеме белән дөнья күрә башлый.
- 2014 елның май саны «Безнең мирас» булып, укучыларга тарала.
- «Мирас»ның тәүге баш мөхәррире — күренекле галим, әдәбият белгече, язучы Флүн Мусин.
- 2012 елның маеннан — Илфак Ибраһимов (әдәби аты — Мөхәммәт Мирза). Бу чорда әдәби хезмәткәрләр булып Илдус Заһидуллин, Рамил Хәннанов, Алия Мөбарәкшина, Ринат Мингалиев, Ленар Гобәйдуллин, Диләрә Нәүрүзова, Дания Фәйзуллина эшли.
- 2013 елның декабреннән баш мөхәррир вазифасын Ләбиб Лерон (Леронов Лемон Лерон улы) башкара.
Кызыклы факт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Чыгудан туктаган «Мирас» журналының беренче баш мөхәррире Флүн Мөслах улы Мусин һәм хәзерге баш мөхәррир Лемон Лерон улы Леронов (Ләбиб Лерон) икесе бер авылдан — Иске Карамалыдан (Мөслим районы). Ләбиб Лерон моңарчы Мөслим районының Түреш авылында туган, дип саналып килсә дә, чынлыкта, аның паспортына «Иске Карамалы» дип язылган.
Бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 2013 елның 19 маенда «Чын мирас» журналы редакциясе, «Бәллүр каләм» конкурсында катнашты, «Дебют» номинациясендә җиңеп, махсус диплом белән бүләкләнде.
- 2015 елның 15 декабрендә «Безнең мирас» журналханәсе «Милли мирасны халыкка җиткерүдәге хезмәтләре өчен» махсус дипломга («Ел лидеры – 2015») лаек булды.
Сәхифәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
|
|
Хезмәткәрләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Баш мөхәррир — Ләбиб Лерон (Лемон Леронович Леронов)
- Баш мөхәррир урынбасары- — Фирдәвес Зариф (Фирдәвес Зарифуллин)
- Җаваплы мөхәррир ― Ленар Гобәйдуллин
- Мөхәррирләр — Айзилә Сабирова, Ләйсән Данилова
- Дизайнер һәм биткә салучы — Ренат Тимиров
- Корректор һәм сайт мөхәррире — Ихтыяр Кыямов
Киңәшче идарә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Ирадә Әюпова — ТР Мәдәният министры.
- Айрат Зарипов — ТР Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча Республика агентлыгы җитәкчесе (2015-2019), ТР Дәүләт шурасы мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе.
- Айдар Сәлимгәрәев — «ТАТМЕДИА» Республика Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе.
- Васил Шәйхразыев — ТР премьер-министры урынбасары, БТК Милли Шурасы рәисе.
Редколлегия
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]|
|
Контактлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Адрес: 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2.
- Телефоннар: 222-09-83 (17-90), (17-91), (17-92), (17-93).
- Email: yanamiras@mail.ru
- «Безнең мирас» һәм анда басылган язмалар хакындагы тапшыруларны ай саен – «Татарстан» (ДТРК) һәм һәр сишәмбе көнне «Тәртип» радиолары аша тыңларга була.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Сәхифәләр саннан-санга үзгәреп торырга мөмкин