Без һәм безнең таулар (һәйкәл)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Без һәм безнең таулар (һәйкәл) latin yazuında])
Без һәм безнең таулар
әрм. Մենք ենք, մեր սարերը
әзери. Biz və bizim dağlar
Нигезләнү датасы 1967
Сурәт
Дәүләт  Әзербайҗан
Административ-территориаль берәмлек Степанакерт
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 720 метр
Жанр паблик-арт[d]
Булдыручы Саркис Багдасарян[d]
Материал төре туф[d]
Биеклек / буй 9 метр
Карта
 Без һәм безнең таулар Викиҗыентыкта

Без һәм безнең таулар, шулай да Без вә безнең таулар (әрм. Մե՛նք ենք մեր սարերը, менк энк мер сарери; әзери. Biz və bizim dağlar) — Ханкәнде[1] (Степанакерт)[2] шәһәренә керү урынындагы калкулыкта урнашкан һәйкәл. Җирле халыкта "Карт белән карчык" (әрм. Տատիկ-պապիկ, татик-папик) атамасы кулланыла[3].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һәйкәл Әрмән ССР халык рәссамы, скульпторы Саргис Багдасарян һәм архитектор Юрий Акопян тарафыннан 1967 елда кызыл октембрян (армавир) туфыннан ясала[4]. Азәрбайҗан ССР хакимияте каршы булуына карамастан, Таулы Карабаг өлкә башкарма комитет рәисе Мушег Оганҗанян ярдәме белән, һәйкәл Ханкәнде шәһәре янында урнаштырыла.[5][6][7]

Һәйкәлдә карт белән карчык сурәтләнгән. Авторның теләге буенча, һәйкәл постаментка түгел, ә җиргә урнаштырылган. Бу алынма ярдәмендә һәйкәл җирдән үсеп чыккан сыман, ягъни калкулыкның дәвамы буларак күзалланырга тиеш.[8]

"Правда" газетасы хәбәр итүе буенча, "Без вә безнең таулар" озын гомерле кешеләргә багышланган дөньядагы иң беренче һәйкәл булган.[9] Шаген Мкртчян, 1983 елгы чыганакларга нигезләнеп, һәйкәл урнашкан Таулы Карабаг регионы СССР заманында "планетаның озын гомерле кешеләр эпицентры" булуын ассызыклый. СССРның иң күп йөз яшьтән узган олы кешеләр саны бу җирләрдә яшәгән.[8][10][11]

Һәйкәл танылмаган Таулы Карабаг Республикасы байрагында, 5 Таулы Карабаг драмы (әрм. Արցախյան դրամ ) һәм Әрмәнстан истәлекле тәңкәсендә сурәтләнгән.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Азәрбайҗан Җөмһүрияте административ-территориаль бүленеше буенча шәһәр атамасы.
  2. Таулы Карабаг Республикасы административ-территориаль бүленеше буенча шәһәр атамасы.
  3. Бегларян Ашот. Путешествие по Арцаху
  4. ÖZ DƏYƏRLƏRİMİZİ QORUYAQ. azertag.az. әлеге чыганактан 2019-08-19 архивланды. 3 oktyabr 2016 тикшерелгән.
  5. «Մենք ենք, մեր լեռները». նորոգումից հետո բացվեց Արցախի գլխավոր խորհրդանիշը(үле сылтама)
  6. Արցախ, Հայոց աշխարհ
  7. Շահեն Մկրտչյան, «Լեռնային Ղարաբաղի պատմաճարտարապետական հուշարձանները», «Հայաստան» հրատարակչություն, Երևան, 1985. 
  8. 8,0 8,1 Мкртчян Ш. М. Историко-архитектурные памятники Нагорного Карабаха (перевод с армянского) = Լեռնային Ղարաբաղի պատմա-ճարտարապետական հուշարձանները / Арутюнян В. М., Улубабян Б. А. Перевод с армянского: Багдасарян Л. Р., Петросян Г. Л., Аракелян Н. А.. — Ереван: «Айастан», 1988. — С. 153. — 360 с. — 25 000 экз. — ISBN 5-540-00402-7.
  9. Правда, 1976, 31 декабря (№ 365)
  10. Нагорный Карабах, Баку, 1983, с.5
  11. Бакинский рабочий, 1983, 10 февраля (№ 34)