Белдергеч

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Белдергеч latin yazuında])
2016 елда дөньяның иң популяр белдергече WhatsApp смартфонда

Белдергеч яки белдерүләр бик тиз алышу системасы (инглизчә Instant messaging, IM) — Интернет аша реаль вакытта белдерүләр алышуны тәэмин итүче программа-кушымта (Instant Messenger, IM), онлайн-киңәшче программасы (OnlineSaler), белдерүләр бик тиз алышу хезмәтләре (Instant Messaging Service, IMS).

Заманча белдергечләр текст белдерүләре, тавышлы сигналлар, сурәтләр, видео тапшыруны тәэмин итә, шулай ук бергә уйнау һәм уртак рәсем итү мөмкинлеген бирә.

Күпчелек белдергеч-кушымталары төркем белән оештырылган текст чатлары яки видео фикер алышу өчен кулланырга була.

Тасвир[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шул хәбәрләшмә өчен махсус кушымта (клиент программасы) кирәк, ул белдергеч дип аталган (мессенджер, инглизчә messenger - йомышчы белдергеч).

Электрон почтадан аермалы буларак белдергеч реаль вакытта белдерү алышуны тәэмин итә. Күпчелек белдергечләр кулланучылар челтәрдә булу-булмавын күрсәтә.

Гадәттә бердергеч бәйсез итеп эшләми, ул үзәк сервер белән бәйләнгән, шуңа күрә белдергечләр клиент программалары яки кушымталар дип йөртелә.

2016 елда дөньяның иң популяр белдергече WhatsApp булып тора, ул 109 илдә беренче урын били һәм 55,6% тәшкил итә.

Бөтен Көньяк Америкада, Россиядә, Алманиядә, Испаниядә, Италиядә, Бөекбританиядә, Финляндиядә, Төркиядә, Казакъстанда нәкъ WhatsApp - иң популяр белдергеч.

Икенче урында Facebook Messenger тора, ул 49 илдә иң популяр, шул исәптән АКШта, Канадада, Австралиядә, Франциядә, Ләхстанда.

Өченче урында Viber белдергече тора, ул 10 илдә иң популяр, шул исәптән Украинада, Беларуста, Молдовада.

Дүртенче һәм бишенче урында Line һәм WeChat белдергечләре тора.

Павел Дуров эшкәрткән Telegram белдергече 6-нче урында тора, ул Үзбәкстанда һәм Иранда иң популяр.

2020-нче елда P2P хәбәрчесе ShazzleChat барлыкка килде.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]