Белем радиосы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Белем радиосы latin yazuında])
Белем радиосы
Фото
Шәһәр

420021 ТР, Казан, Каюм Насыйри ур., 25, 312 нче офис

Ил

Россия байрагы Россия / Татарстан Татарстан

Тапшыру форматы

интернет-радио

Тапшыру зонасы

бөтен дөнья

Тапшыру башлау вакыты

2022

Нигезләүче

Раил Гатауллин

Сайт

radio.belem.ru

Онлайн-тапшыру

[1]

«Белем радиосы»2022 елның 26 августыннан Казанда эшләүче билингваль белем бирү һәм мәдәни-агарту балалар һәм яшүсмерләр интернет-радиосы. РФ Президенты каршындагы Мәдәни инициативалар фонды гранты нигезендә тормышка ашырылучы социаль проект.[1] Бөтендөнья пәрәвезе киңлекләрендә татар һәм рус телләрендә эшли. [2]

Радионы оештыру өчен РФ Президенты каршындагы Мәдәни инициативалар фондыннан грант алган Татнетны үстерү фонды логотибы

Оештыручылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Идея авторы һәм проект җитәкчесе – Раил Гатауллин.
  • Радио директоры – Алмаз Миргаязов.
  • Эфирга чыгаручы редактор – Лилия Хисмәтова.
  • Программалар редакторлары – Рәмилә Мансурова, Гөлназ Әхмәдиева.
  • Тавыш режиссёры – Ильяс Мадәминов.
  • Техник редактор – Раил Вафин.
  • Алып баручылар – Гөлшат Нуриева, Александр Михеев, Әнвәр Мөхетдинов, Камилә Вәлиева[3], Алсу Касимова.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татнетны үстерү фонды оештыручысы һәм башкаручы директоры Раил Мәүлет улы Гатауллин инициативасы һәм Россия Президентының мәдәни башлангычларга ярдәм күрсәтү фондының финанс ярдәме белән оештырылган.

Балалар һәм яшүсмерләр өчен (мәктәп яшендәгеләр өчен) радио эфирыннан тапшырыла торган махсус файдалы контент аз булу сәбәпле, радионы оештыручылар әлеге мәсьәләдә ныклы аналитика ясаган һәм республикада яшь буын өчен әлеге радионың кирәк булуын билгеләгән. [4]

Максаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Социаль проектның максаты:

Эчтәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Радио – билингваль, ул ике телдә – татар һәм рус телләрендә эшли. «Белем радиосы»нда һөнәр сайларга ярдәм итә, уңышка омтылу хисе уята, белемнәрне арттыра һәм дөньяны күзаллауны киңәйтә торган мәгълүмати тапшырулар әзерләнә. «Белем радиосы»нда теге яисә бу өлкәдә уңышка ирешкән һәр яшүсмер үз талантын күрсәтә, үз таланты турында сөйли ала. «Белем радиосы» ― яшь буынга үзләрен алып баручы буларак сынарга, әлеге өлкәгә беренче адымнарын атларга мөмкинлек бирүче мәйданчык.

Тапшырулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сәламәт тәндә – сәламәт акыл
  • Читать или не читать
  • Үз юлым
  • Бездә кунак
  • Кичә, бүген, иртәгә
  • Әдип сүзе
  • Абый, у меня серьёзный вопрос
  • Күңел түреннән
  • Һөнәрләр иленә сәяхәт
  • Әдәби дәрья

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]