Белешмә
Күренеш
Белешмә — теге яки бу фактны һәм вакыйганы раслап, кирәкле мәгълүмат бирүче рәсми документ.
Документ төгәл, мөмкин кадәр кыска була. Анда чистартулар, төзәтмәләр һич тә булырга тиеш түгел.
Белешмә учреждение, оешма тарафыннан бирелә. Анда учреждение, оешманың мөһере (печате), штампы, җаваплы кешенең шәхси имзасы һәм фамилия, инициаллары булырга тиеш. Боларның берсе генә булмаса да, белешмә үз көчен югалта.
Алар төрле эчтәлектә була: кайда укуы, эш урыны, сәламәтлек турында һәм башкалар.
Мисал
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Белешмә Штамп документ номеры, дата Бу белешмәне Зәй муниципаль районы 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе дирекциясе Шакирова Әлфиягә аның чыннан да әлеге мәктәпнең 7 нче сыйныфында укуын раслап бирә. Белешмә район китапханәсенә тапшыру өчен бирелә. 23 нче февраль, 2010 нчы ел. Мәктәп директоры: _____________ С.И.Ларина
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Эш кәгазьләре 2025 елның 25 гыйнвар көнендә архивланган