Бельгиядә ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бельгиядә ислам latin yazuında])
Брюссель җәмигъ мәчете
Леббеке бистәсендәге мәчет

Бельгиядә ислам (нид. Islam in België, фр. Islam en Belgique, алман. Islam in Belgien) — Бельгия корольлеге территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Бельгия халкының (11 539 мең кеше) 7,60 % ы (879 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Ислам Бельгиядә азчылык дине булып тора һәм тарафдарларының зурлыгы буенча илдә христианлыктан соң икенче дин. Күпчелек бельгияле мөселманнар — 1960-елларда илгә килгән иммигрантларның беренче, икенче яки өченче буыны.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче мөселманнар 1829 елда ил бәйсезлек алгач, теркәлгән булган. Төрек консулы мәгълүматы буенча, 1830 елда Бельгиядә 6 мең мөселман яшәве билгеле.

Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Француз Көнбатыш Африкасыннан(ингл.) китерелгән мөселман гаскәриләр илнең көньяк-көнчыгышында урнаштырылган. Мөселманнарның күбесе Бельгиягә XX гасырның 60нчы еллары башында гастарбайтер буларак килгән. 1964 елда Бельгия, Төркия һәм Мәгъриб илләре арасындагы ике яклы килешү нигезендә 10 000 нән артык эшче әлеге илләрдән Бельгиягә күчеп килгән һәм, нигездә, түбән квалификация таләп ителгән эшләрдә (күмер чыгару, корыч сәнәгате, автомобиль сәнәгате һ. б.) эшли башлаган. 1978 елда Брюссель җәмигъ мәчете ачыла.

Хәзерге заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Европа Берлеге илләреннән мөселманнар саны буенча Бельгия Франциядән генә калыша (анда ил халкының 7,5 % ы мөселман). Бельгия корольлегендә яшәгән 11 миллион кешенең 870 меңе Ислам динен тота, аларның күбесе Мароккодан яки Төркиядән килгән иммигрантлар. Мөселманнар арасында җирле халык арасыннан исламга яңа килүчеләр саны арта бара.

Ил буенча 300 мәчет ачылган. Ил мөселманнарының яртысы ил башкаласы, шулай ук төп Европа идарә институтлары үзәге булган Брюссельдә яши, бу исә шәһәр халкының дүрттән бер өлешен (25 %) (Сен-Жосс һәм Моленбек районнарында мөселманнар халыкның 50 % ын) тәшкил итә. «Европа башкаласы» Европа берлегендәге Ислам иң киң таралган шәһәргә әверелгән[2]. Дөньяның зурлыгы буенча дүртенче урындагы порты, Бельгиянең иң бай шәһәре Антверпенда бу илнең иң зур гарәп җәмгыяте урнашкан. Шул ук вакытта монда ил буенча иң югары эшсезлек дәрәҗәсе — 15 процент (Бельгия буенча уртача 6 проценттан артмый). Антверпенның социалистлар фиркасе әгъзаларыннан торган муниципалитеты ун ел дәвамында Төньяк Африкадан, нигездә, Мароккодан Антверпенга иммигрантлар килүгә юл куйган [3].

2013 елда мөселманнар Брюссель халкының 26 % ын, Роттердам халкының 25 % ын, Амстердам халкының 24 % ын, Антверпен халкының 17 % ын, Гаагада – 14 % ын һәм Утрехтта 13 % ын тәшкил иткән.

Хакимият белән каршылык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2011 елда Бельгия хакимияте җәмәгать урыннарында мөселман хатын-кызларына хиҗаб киюне тыйган, тыюны бозган өчен 7 тәүлеккә кадәр төрмә һәм 137 евро штраф рәвешендә җәза каралган[4]. Никаб һәм пәрәнҗәне тыю турындагы законны кабул итү файдасына әлеге киемнәрнең аларны йөртүчеләрнең шәхесен ачыкларга комачаулавы дәлил итеп алынган.

2012 елда Бельгиянең иң танылган сәләфи төркеме Sharia4Belgium оешмасы тыелган.

2016 елның февралендә хакимият терлекләрне хәләл суюга чикләүләр кертә, бу исә мөселман җәмәгатьчелегендә зур ризасызлык уята.

Оешма[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1974 елда Ислам Бельгиядә дәүләт тарафыннан субсидияләнә торган диннәрнең берсе дип таныла. 1996 елда Бельгиянең рәсми мөселман башкарма хакимиятенә (Executief van de Moslims van België, Exécutif des musulmans de Belgique, Exekutive der Muslime Belgiens) нигез салына [5].

Бельгия территориясендә 2000 елда оешкан Европа гарәп лигасы (Arabisch-Europese Liga, AEL) ислам сәяси оешмасы да эшчәнлек алып бара. Оештыручысы — Ливанда туган Диаб Әбу Җәһҗә (Dyab Abou Jahjah). Әлеге оешма мөселманнарны «кимсетелгән азчылык» дип игълан иткән, мөселманнар өчен уку йортларында һәм учреждениеләрдә ташламалы квоталар бирүне таләп итә, гарәп телен (фламанд, француз һәм алман телләре белән беррәттән) дәүләт теле һәм Исламны рәсми дин итеп тануны таләп итеп чыгыш ясый. Шулай ук мөселманнарны Бельгиянең «әхлаксыз» тормышына интеграцияләү сәясәтен рәсми рәвештә туктатуны таләп итә. Лига шулай ук 2003 елдан Бельгия, Фламандия сайлауларында катнашып, җирле парламентка вәкилләрен уздыру өчен Мөселман демократик партиясе (Moslim Democratische Partij) дип аталган фирка булдырган[6].

2012 елда «Ислам» исемле яңа сәяси партия төзелә, ул 2012 елгы җирле сайлауларда дүрт кандидат белән Брюссельнең Моленбек һәм Андерлехт округларында 2 урын алуга ирешә.

Мәчет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчет
Зур гыйбадәт залы

Брюссель җәмигъ мәчете — Брюссельдәге иң борынгы мәчет. Бинасы — элекке Брюссель милли күргәзмәсенең Көнчыгыш павильоны. Гарәп стилендәге оригиналь бина 1880 елда архитектор Эрнест ван Һумбек тарафыннан төзелгән. XX гасырда, финанслау җитәрлек булмау сәбәпле, әлеге павильон ташландык хәлгә килгән. 1967 елда Бельгиягә рәсми визиты вакытында, Согуд Гарәбстаны короле Фейсал I(ингл.) Бельгия короле Бодуэн I гә ташландык бинаны Бельгиянең елдан-ел саны артып торган (күбесенчә, Мароккодан, Төркиядән килгән) мөселманнары өчен мәчеткә әйләндерергә тәкъдим итә. Бодуэн I(ингл.) бинаны аңа 99 елга арендага бирә.

2016 елда Брюссельдә булган террор гамәлләрен тикшергән парламент комиссиясе мәчет каршындагы курсларда укыган 9 кешенең Якын Көнчыгыштагы сугышларда катнашуын раслый, мәчеттә өстенлек алган сәләфилек, ваһһабичылык тәгълиматы Европадагы либерал (сөнни) исламга туры килми, дип белдерә. Шуңа бәйле рәвештә, 2018 елның февралендә Согуд Гарәбстаны мәчеткә химаяче булудан баш тарта[7]. 2018 елның 16 мартында Бельгия министрлар шурасы мәчетне җирле дин тотучыларның хәйрия оешмасы идарәсенә тапшыру турында карар чыгара. 2018 елда Бельгия мәгариф министры Андре Бертуил (André Bertouille) фәрманы белән мәчет Бөтендөнья мөселман лигасы(ингл.) контроленә тапшырыла.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]