Бельгиядә Һинд дине

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бельгиядә Һинд дине latin yazuında])

Һинд дине Бельгиядә азчылык дине. Илдә якынча 6500 Һинд дине тарафдары бар дип санала, шуларга 1500 Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте тарафдары һәм 5000 башка Һинд дине тарафдары яши.[1] Бу саннарга Буддистлар керми, алар Бельгия хөкүмәте тарафыннан башка дини җәмәгать дип санала. Бельгиядә актив булган Һинд дине дини яки монахлык җәмгыятьләргә Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте һәм Брахма Кумарис керә. Илдә бер генә Һинд дине гыйбадәтханәсе бар. Ул 135 акрдан күбрәк җир колачлый, гыйбадәтханә 2009 елда изгеләштерелгән булган.[2]

Бельгиядә Һинд дине җәмәгате[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бельгиядә Һинд дин чыгышлы якынча 7000 кеше бар. Гуҗаратның Паланпур даирәсеннән иммигрантлар Антверпен портына Яһүд җәмәгате белән алмаз бизнесында эшләү өчен килгәннәр, һәм ахыр чиктә үзләренең эшен башлап җибәргәннәр.[3] Антверпен Һиндлеләре һаман да бик бердәм төркемне тәшкил итәләр һәм актив рәвештә Һинд бәйрәмнәрен үткәрәләр. Бельгиядә Aricent, HCL, TCS, Daffodil Software Ltd һәм Infosys кебек санак программалары яза торган ширкәтләр бар. Кайбер ферма хезмәткәрләре күбесенчә Төньяк Һиндстаннан иммигрантлар Бельгиягә законсыз рәвештә үтеп кергәннәр.[4]

Бельгиядә Һиндлеләр ассоциацияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җәмәгатьнең кечкенә булуына кармастан берничә Һинд мәдәни ассоциациясе бар. Иң алдынгылардан Һинд-Бельгия Ассоциациясе[5] ASBL Һинд Мәдәни Үзәге[6] һәм Антверпен Һиндстан Ассоциациясе.

Бельгиянең Һинд дине Форумы (HFB яки FHB)[7] Бельгиядә Һинд дине оештырмалары тарафыннан барлыкка китерелгән булган. Ул Брюссельда 2007 елның 16 Мартында эшкә кушылган булган. Һиндлеләрнең бер төркеме Люксембургта булган финанс оешмаларында эшли, ул ил Һинд Ассоциациясе белән мактана ала. Нидерландларда кебек үк, Бельгиялеләр регуляр рәвештә Һиндстаннан ятим балаларны балалыкка алалар.[4] Антверпенда бриллиант сәүдәсендә якынча 250 гаилә эшли. Бельгиядә яшәүче башка Һиндлеләр һөнәр ияләре булып торалар, алар я халыкара ширкәтләрдә, я башка оешмаларда эшлиләр.[8]

Һинд-Бельгия Ассоциациясе VZW-ASBL[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һинд-Бельгия Ассоциациясе яки InBelg [5] 9000-нән артык кеше белән иң зур табышсыз Һиндстан оешмасы. Бу оешманың төп максаты Бельгиядә яки башка урыннарда Һиндлеләр һәм Һиндстанга бәйле темаларга чаралар оештыру. InBelg-ның сигез бүлеге бар, алар махсус шәһәр яки төркем-махсус чаралар үткәрәләр: InBelg Gent, InBelg Brussels, InBelg Leuven, InBelg Antwerp, InBelg Women's Club, InBelg Students Club, See-EU һәм See-India. InBelg ел дәвамында якынча 60 чара үткәрә, шуларга Һиндстан фестивальләре керә, Боливуд кино күрсәтүләре, азык ярминкәләре, Һиндстан турында мәгълүмат кичәләре, Аурупаның төрле өлешләренә сәяхәтләр, лекцияләр, Һинд ризыкларын пешерү дәресләре һәм остаханәләр була.

Бельгиядә Непалдан Һинд дине җәмәгате[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бельгиядә якынча 6000 Непал чыгышлы Һинд дине тарафдары яши. Леувен, Антверпен, Брюссель һәм Брүгге Непали Һинд дине тарафдарлары яшәгән төп шәһәрләр. Алар һәр елны билгеле даталарда мәдәни һәм дини эшчәнлекләр оештыралар. Нваран, Пасни, туу көне, Братабандха, өйләнү һәм Гриха прабхеш аларның өйләрендә башкарыла. Алар шулай ук Наваратрида һәм Шиваратрида Дэви Пуджа һәм Шива Пуджа оештыралар. Непали җәмәгате әле гыйбадәтханәне төземәгәннәр ләкин алар аны Һинд дине мәдәниятен һәм традицияне саклар өчен нигезләмәкче. Бу максат өчен Шримад Бхагабат Махаягья оештырылган булган һәм ул һаман процесста. Рам Хари Шасти Бельгиядә Непаллылар һәм Һинду җәмәгате өчен Һинду каһин буларак үзенең вакытын һәм тырышлыгын сарыф иткән.

Һинду оешмалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Санатан Дхарма Сева Парисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу Бельгиядә иң борынгы Һинд дине мәдәни ассоциациясе. Билгеле даталарда төрле Пуджалар һәм дога кылулар оештырыла, мәсәлән, Шиваратри һәм Шраван ае. Соңгы елларда Дурбида Шри Кришнастами фестивале бәйрәм ителгән.

Джаяту Санскритам[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу ассоциация Бельгиядә Һинд дине традицион мәдәниятен тәэмин итү өчен эшли. Ул Леувенда 2011 елда үткәрелгән Шремад Бхагабат Махапуранның төп оештыручысы булган. Ул Бельгиядә оештырылган беренче Махаяга булган һәм 5000 тирәсе тугъры актив катнашкан. Саи Паривар Бельгия һәм Санатам Дхарма Сева Парисад шунда актив катнашканнар.

Сатья Саи Паривар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сатья Саи Бхаджан Мандали ул Бельгиядә Непал кешеләрнең Һинд дине оешмасы. Алар Леувенда, Антверпенда һәм Оостендеда һәр Якшәмбе Саи Бхаджан оештыралар. Алар шулай ук Брюссельның Сатья Саи Кендрасы белән хезмәттәшлек иткәннәр.

Бельгиядә ИСККОН[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бельгиядә Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте(ИСККОН) актив. Септон-Дурбуида ИСККОН гыйбадәтханәсе төзелгән булган һәм ул Радхадеш буларак мәгълүм. ИСККОН үзәкләре Антверпенда һәм Гентта нигезләнгән булган. Башка шундый үзәк булмаган шәһәрләрдә Кришнага табыну үткәрелә торган шәхесләрнең өйләрендә "бергә җыелу программалары" үткәрелә. Болар гадәттә Джанмаштами һәм Дивапали кебек бәйрәмнәр булганда башкарыла. ИСККОНның Бельгиядә түбәндәге эшчәнлекләре бар:

  • Үзәк-1: ИСККОН Үзәге, Антверпен, Бельгия
  • Үзәк-2: Җирле Бергә Җыелу Программасы, Гент, Бельгия
  • Үзәк-3: ИСККОН Радхадеш гыйбадәтханәсе, Дурбуиның Септон даирәсендә. Бу Бельгиядә тиешле бердәнбер ИСККОН гыйбадәтханәсе. Аңа түбәндәгеләр керә:
    • Төп гыйбадәтханә, фестивальләр бәйрәм ителә торган һәм көн саен табынулар башкарыла торган зур корылма
    • Бхактиведанта Китапханә Хезмәтләре, китапханә һәм тикшерү җае
    • Бхактиведанта Колледж, дини белем бирү лагере, Бельгиядә бердәнбер Вайшнава университеты
    • Радхадеш Говинда, ИСККОНның җирле Тормыш өчен Ризык программасы бүлеге

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. IRF2006
  2. архив күчермәсе, archived from the original on 2017-10-30, retrieved 2018-03-12 
  3. Gujaratis families dominate 60 percent diamond trade in Belgium
  4. 4,0 4,1 Diaspora - chapter 11 (PDF), archived from the original (PDF) on 2014-12-26, retrieved 2018-03-12 
  5. 5,0 5,1 Indo-Belgian Association
  6. Indian Cultural Centre ASBL
  7. HFB, archived from the original on 2016-03-03, retrieved 2018-03-12 
  8. Indian community in Belgium, archived from the original on 2009-04-14, retrieved 2018-03-12