Бельджамен

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бельджамен latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Бельджамен - Алтын Урдадагы борынгы шәһәр. Бельджамен исеме Көнчыгыш чыганаклардан билгеле. Кайбер тикшеренүчеләр аны Иделнең уң як ярында, Волгоград өлкәсенең Дубовка шәһәреннән 2 км төньякта урнашкан Водян шәһәрлеге, калганнары заманча Волгоград территориясендә урнашкан Мәчет шәһәре белән тәңгәлләштерә. Бәлки, нәкъ менә бу шәһәр рус елъязмаларында Бездеж кебек билгеләнгәндер.

Бельджамен белән Водянский шәһәрлеген тәңгәлләштерү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Н. А. Толмачев барлык тикшеренүчеләрдән дә беренчерәк булып, 1889 елда Водян шәһәрлеге астында борынгы Бельджамен шәһәре урнаша дип фаразлый. Ул гарәп географы Әбелфедның 1321 елда язган хәбәреннән чыгып, үз нәтиҗәләренә нигез сала. Әбелфедның сузләре буенча :«Болгар яныннан үткән Итил елгасы алга таба аның ярында яткан кечкенә генә Укек шәһәрен юа, аннан көньякка таба, Бельджамен авылы аша ага, ә көньяк-көнчыгышка борылгач, сарайның көньяк-көнбатыш ягыннан уза».

Н. А.Толмачевның фикере Саратов архив комиссиясе әгъзасы Ф. Ф. Чекалин тарафыннан хупланды. Шәһәрнең урнашуы 1395 елда Аксак Тимернең Алтын Урдага поход тасвирламалары белән дә расланды. Аның гаскәрләре Идел һәм Донның үзара якынаю урыны аша узарга тиеш була, нәкъ Водян шәһәрлеге урнашкан урыннан.

Өстәмә дәлилләрне топонимика да раслый. Бельджамен исемен «имәнле шәһәр» яки «имән шәһәре» дип тәрҗемә итәргә була, ә XVII гасырда Дубовка бистәсе янында барлыкка килгән исем Алтын Урдада Бельджаменның тәрҗемәсе булып тора. Әлеге исем Иделнең яр буе районнарын каплаган имән үсемлекләре белән бәйле. Имән үсемлегенең калдыклары хәзердә Дубовка тирәсендә саклана.

Бездеж шәһәре турында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бельджамен шәһәрен, Д. Ф. Кобеконың рус елъязмаларында телгә алынган, Алтын Урдадагы Бездеж шәһәре белән чагыштырырга мөмкин. Шулай ук Д. Ф. Кобеко Бездеж шәһәре ал-Джедид сараеннан төньяктарак урнашуын раслады. Мөгаен, рус халкы Бездеж шәһәрен Бельджамен диеп атаганнар, ә бу үз чиратында төрле елъязма мәгълүматлары анализын раслый.

Шәһәрнең урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр Иделнең Дон белән максималь якынаюы урынында (70 километрга якын) бик уңайлы географик урын алып тора, бу исә иделдон тыкрыгын торгызуга китерә. Кара диңгез һәм Азов диңгезеннән Дон буенча өскә чыккан елга кәрваннарына үз товарларын аз көч сарыф итеп, Иделгә җибәрү мөмкинлеге туа. Әлеге юл буенча алар Алтын Урда башкаласына һәм аннан да ерак илләргә,мәсәлән, Харәземгә, Монголиягә яисә Кытайга юнәлергә мөмкин иделәр. XIX гасырда Идел буйлап сәяхәт кылган рәссамнар Григорий һәм Никанор Чернецовлар нәкъ менә Дубовкада Иделдән Донга судноларны күчерү процессын сурәтләгән.

Бельджамен аша Көнбатыш Европадан коры җир сәүдә юлы уза, аның буенча үз вакытында Плано Карпини килгән. Икенче актив кулланыла торган сәүдә юлы Идел буе,Болгар, Урал, Кама һәм Русь буйлап узган. Шәһәр эре күчерү пункты булган. Ул Алтын Урдада сәүдә үсешендә зур роль уйнаган. Бу бигрәк тә 1367 ел картасында бертуган Пиццигани энеләре тарафыннан билгеләнгән. Бу шәһәр исеменә «базар» билгеләмәсен өсти.

Археологик тикшеренүләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәрчекнең мәйданы 500 мең кв. метрдан артып китә. Шәһәрчектә озак вакыт археологик тикшеренүләр узды. Бу тикшеренүләр буенча шәһәр алга киткән булуы ачыкланды. Археологик тикшеренүгә Г. А. Фёдоров-Давыдов һәм В. Л. Егоров кебек галимнәр үз өлешләрен керттеләр. Шәһәрдә, торак йортлардан тыш, мәйданы 900 м² тигез булган таш бина, өч мавзолей, суүткәргечле мунча һәм төрле һөнәр остаханәләре табылды.

Аеруча кызыксыну әсирләр, коллар яшәгән рус кварталы белән бәйле. Археологик катламнарның стратиграфиясе шәһәргә рус әсирләре нигез салганнын ачыкларга мөмкинлек бирде. Шәһәр үсеше белән рус кварталы бетерелә, ә аның мәйданын монументаль торак һәм иҗтимагый корылмалар биләп тора.

Шәһәрнең көньяк читендә төзелеп бетмәгән җир валы табыла. Гадәттә, Урда шәһәрләре ныгытылмый. Бу корылмалар 1460-1470 елларда Алтын Урдада халыкара сугыш чорына карый. Бу чорда кайбер Урда шәһәрләре тирәсендә ышанычлы ныгытмалар төзелмәгән. Шәһәр Аксак Тимернең 1395 елгы походында җимерелә, бу янгын сүндерүчеләр эзләре һәм шәһәр сакчылары скелетлары белән раслана.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Егоров В. Л. XIII-XIV гасырларда Алтын Урданың тарихи географиясе.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Егоров В.Л., Полубояринова М. Д.— 1967-1971 елларда археологик тикшеренүләр. Идел буе шәһәрләре урта гасырларда. Мәскәү. 1974.
  • Егоров В. Л.. Федоров-Давыдов г.А. Водян шәһәре мәчетен өйрәнү.Идел буеның урта гасыр һәйкәлләре. М., 1976.
  • Егоров В.Л. Водян шәһәре мавзолее.- Совет Археологиясе. 1980. М 1, с. 74.
  • Пачкалов а. в.Түбән Идел буенда җучид тәңкәләре табылдыкларының яңа басмалары:Евразия мәдәниятләре диалогы. Урта гасыр тарихы һәм археологиясе проблемалары. Казан, 2004.
  • Толмачев н.а. Саратов губернасындагы Водян шәһәре. VI археология съезды хезмәтләре. Одесса, 1889, т. 4.
  • Чекалин Ф.ф. Түбән Идел буе Галәм картасы буенча. Новороссия университеты, Одесса, 1873, т. 9.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]