Бембикслар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бембикслар latin yazuında])

Бемби́кс (Bembix) - казучы шөпшәләр гаиләлегеннән бөҗәкләр ыругы. Уртача зурлыктагы ялгыз шөпшәләр. Барлыгы 20 дән артык төре билгеле. Татарстан территориясендә бердәнбер төре - борынлы бембикс (B. rostrata L.) очрый.

Гәүдә озынлыгы 18-25 мм. Күкрәге кара, корсагында яшькелт-сары сурәт була. Гәүдәсе һәм корсагының төкләре чагыштырмача кыска. Өске ирене нык сузылган, өчпочмак формасында. Урман буйларында, урман аланнарында, агачлар утыртылган чокыр һәм сызаларда, парк, скверларда яши. Җирдә оялый, үлән капламы сирәк булган яхшы җылытылган участокларда җиңел, комлы туфракта ешрак очрый. Ана бембикс туфракта өн казый һәм төбенә йомырка сала. Йомыркадан чыккан личинканы ана бембикс үзе чагып үтергән чебеннәр һәм кигәвеннәр белән туендыра. Зур борынлы бембикс ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]