Эчтәлеккә күчү

Бенджамин Уэст

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бенджамин Уэст latin yazuında])
ингл. Benjamin West
Сурәт
Ватандашлык  Америка Кушма Штатлары[1]
Туу датасы 10 октябрь 1738(1738-10-10)[2][3][4][…] яки 10 ноябрь 1738(1738-11-10)[5]
Туу урыны Спрингфилд-Тауншип[d], Делавэр (округ, Пенсильвания), Пенсилвания, Америка Кушма Штатлары[6]
Үлем датасы 11 март 1820(1820-03-11)[2][3][7][…] (81 яшь)
Үлем урыны Лондон, Бөекбритания һәм Ирландиянең берләшкән патшалыгы (1801-1922/1927)[d][8][6]
Күмелү урыны Изге Павал җәмигы[d]
Ата John West[d][9]
Ана Sarah Pearson[d][9]
Ире яки хатыны Elizabeth Shewell West[d][9]
Балалар Raphael Lamar West[d][10] һәм Benjamin West, Jr.[d]
Һөнәр төре рәссам, архитектурный чертёжник, сәнгатькәр
Эшчәнлек өлкәсе тарихи нәкышь[d][11]
Башкарган вазыйфа PRA[d][11] һәм PRA[d]
Әлма-матер Йель университеты
Шәкертләр William Charles Ross[d], William Alfred Delamotte[d] һәм Джон Трамбулл[d]
Активлык урыны Нью-Йорк[6], Рим[6] һәм Лондон[6]
Сәнгать юнәлеше неоклассицизм[d][12] һәм романтизм[d][12]
Әгъзалык Королевская академия художеств[d][11], Америка сынлы сәнгать һәм фәннәр академиясе[d] һәм Академия изящных искусств[d]
Моның хуҗасы Erasistratus the Physician Discovers the Love of Antiochus for Stratonice[d]
Жанр тарихи нәкышь[d][13][11], портрет[d][11], дини нәкышь[d][13] һәм мифологическая живопись[d][13]
Бүләкләр
Сурәтләнә Benjamin West[d]
Әсәрләр җыентыгы Миннеаполис сәнгать музее[d], Чикаго сәнгать институты[d], Музей искусств Нельсона-Аткинса[d], Auckland Art Gallery[d], Музей Гетти[d], Тейт[d], АКШ Милли сәнгать галереясе[d], Национальная галерея Канады[d], Австралия милли диңгезчелек музее[d], Художественный музей Филадельфии[d], Метрополитен-музей[d][15], Национальная портретная галерея[d][11], Музей Франса Халса[d], State Museum of Pennsylvania[d], Национальные галереи Шотландии[d], Winterthur Museum, Garden and Library[d], Royal Museums Greenwich[d], Мемориал Виктории[d], Галерея искусств Уокера[d], Мемориальный художественный музей Аллена[d], Бирмингемский художественный музей[d], Лондон милли галереясе[d], Музей искусств Далласа[d], Музей изобразительных искусств Сан-Франциско[d], Художественная галерея Нового Южного Уэльса[d], Смитсоновский музей американского искусства[d], Пенсильванская академия изящных искусств[d], Музей искусств округа Лос-Анджелес[d], Эрмитаж музее[d], Уэлс милли китапханәсе[d], Йельский центр британского искусства[d], Даличская картинная галерея[d], Художественный музей Индианаполиса[d], Художественная галерея Онтарио[d], Музей изящных искусств[d], Gibbes Museum of Art[d], Музей искусств Филбрук[d], Музей искусств университета Луизианы[d], Вустерский музей искусств[d], Музей искусств Карнеги[d], Музей искусств Тимкена[d], Галерея Коркоран[d], Художественный музей Цинциннати[d], Национальная портретная галерея[d], Художественная галерея Йельского университета[d], Музей Фицуильяма[d], Художественный музей Кливленда[d], Музей Род-Айлендской школы дизайна[d], Детройтский институт искусств[d], Дейтоновский институт искусств[d], Дерби музее һәм сәнгать галереясе, Georgia Museum of Art[d], Национальная галерея Ирландии[d], Музей искусств[d], John and Mable Ringling Museum of Art[d], Музей Гилкриза[d], Sınlı Sänğät Muzeyı, Crystal Bridges Museum of American Art[d], Музей Брендиуайн-ривер[d], Reading Public Museum[d], Mildred Lane Kemper Art Museum[d], Институт искусств Стерлинга и Франсин Кларк[d], Бруклинский музей[d], Нью-Йоркское историческое общество[d], Гарвардский художественный музей[d], Художественный музей Принстонского университета[d], Художественный музей Фогга[d], Нью-Бритенский музей американского искусства[d], Bryan Gallery of Christian Art[d], Виргинский музей изобразительных искусств[d], Художественный музей Мида[d], Виктория һәм Альберт Музее, Ferens Art Gallery[d], Национальный музей Кардиффа[d], Hepworth Wakefield[d], Королевская академия художеств[d], Peterborough Museum and Art Gallery[d], Балтиморский художественный музей[d], New York Public Library Print Collection[d][16], Денверский художественный музей[d], Һантиңтон китапханәсе[d], Национальная галерея Шотландии[d], Victoria Art Gallery[d], Британский музей[d], Художественный музей Вудмер[d], The Bass Museum of Art[d], Wellcome Collection[d], Hunterian Museum[d], Национальный музей армии[d], Букингем сарае, Одли-Энд-Хаус[d], Temple Newsam[d], Uppark[d], Leicester Museum & Art Gallery[d], Usher Gallery[d], Glasgow Museums Resource Centre[d], Norfolk Museums Collections[d] һәм Британ китапханәсе[d]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
Файлы артиста по адресу Frick Art Research Library[d] һәм National Gallery of Art Library[d][17]
Commons Creator бите Benjamin West
 Бенджамин Уэст Викиҗыентыкта

Бе́нджамин Уэ́ст (инглиз телендә: Benjamin West; — академик юнәлешле Америка живописецы. Тарихи жанр портретларын һәм картиналарын ясаган. АКШ-ында һәм Англиядә эшләгән[18].

Бенджамин Уэст Спрингфилдта (Пенсильвания, АКШ) трактирщик Джон Уэст (1690—1776) һәм Сара Пирсон (1697—1756) гаиләсендә туган булган, ул гаиләдә унынчы бала булган. Соңрак гаилә Пенсильвания штатында Ньютаун-Скверга күчкән, анда аның әтисе «Square Tavern» ханәсе хуҗасы булган, ул хәзерге вакытка кадәр дә шәһәрдә бар. Живописьтә Уэст үзлегеннән өйрәнгән, ул соңыннан «The Life and Studies of Benjamin West» (1816, 1820) мемуарлары өстендә эштә хезмәттәшлек иткән Джон Голтка бала чагында аңа индейләр елга ярларыннан балчык белән аю маен чүлмәктә кушып ничек картиналар ясарга өйрәткәнен сөйләгән. 1746-1759 елларда Бенджамин Уэст Пенсильваниядә, күбесенчә портретлар ясап эшләгән. 1756 елда ул Ланкастерда булганда коралчы Уильям Генри аңа Шарль Ролленның “Борынгы тарихы”ннан гравюра нигезендә «Сократ үлеме» (Death of Socrates) картинасын ясарга тәкъдим иткән. Нәтиҗә оригиналдан шактый аерылып тора торган “колониаль Америкада барлыкка китерелгән иң претенциоз һәм кызык картина” («the most ambitious and interesting painting produced in colonial America») дип аталган эш булган. [19]. Шул вакытта Пенсильвания колледжы ректоры булган англикан каһин Уильям Смит Уэст йортында картинаны күреп аңа ярдәм итәргә карар кылган. Ул Бенджаминга өйрәнергә башларга тәкъдим иткән һәм аны Пенсильваниянең иң бай һәм йогынтылы кешеләре белән таныштыра башлаган.

1756 елда Уэст Филадельфиягә живопись өйрәнү өчен барган. Шул вакытта ул АКШ-ына Лондоннан күчкән рәссам Джон Волластон белән танышкан. Волластонның дулкынланучы ефәк һәм атлас тукымалары ясавы буенча техникасын өйрәнгә һәм шулай ук аның язу манерасының кайбер хасиятләрен үзләштергән, хосусан – зур бадәм сыман күзле шәхесләрне ясау, бу заказчиклар тарафыннан аеруча бәяләнгән[20]. Ул Бенджамин Франклинның якын дусты булган һәм аның портретын ясаган. Франклин Уэстның икенче улының – Бенджаминның чукындыру әтисе булган.

Пенсильваниядән соң рәссам Нью-Йоркта эшләгән, заказлы портретлар ясаган. 1760—1763 елларда Смит һәм Уильям Аллен ярдәме белән Италиягә сәфәр кылган, нәфис сәнгатен өйрәнеп күп итальян шәһәрләренә зиярәт кылган, бу аңа картиналарның темаларын һәм сюжетларын киңәйтергә мөмкинчелек биргән. Италиядә ул шулай ук Тициан һәм Рафаэль әсәрләреннән күчермәләр ясаган.

1763 елда Бенджамин Англиягә күчкән һәм король Георг III-кә хезмәткә кергән, король гаиләсе әгъзалары портретларын ясаган, корольнең үзенең ике портретын ясаган. Лондонда ул мәшһүр инглиз живописецы Джошуа Рейнольдс белән танышкан, аның белән бергә 1768 елда Король художестволар академиясен барлыкка китерүдә катнашкан. Англиядә Бенджамин Уэстны “Америка Рафаэле” дип атый башлаганнар. Аның иблисне богаучы архангел Михаил белән “Рафаэль-сыман ясалган картинасы” Кембриджда Тринити-колледж тупламасында[21]. 1770 елда Уэст иң мәшһүр һәм каршылык китерүче картиналарның берсен - «Генерал Вольф үлеме»н ясаган, ул 1771 елда Король художество академиясендә эскпозициягә куелган булган. Гәрчә башта картина тарихи живописьне мәсхәрәләү дип санаган (картинада кешеләр хәзерге түгел, ә антик киемгә киенгән булган) Рейнольдсның һәм башка академик рәссамнарның тискәре бәяләмәсен алса да, ул зур уңышка ирешкән булган, аннан күчермәләр ясаганнар һәм нәтиҗәдә Рейнольдс үзе картинаны хуплаган. 1772 елда король Георг III Уэстны 1 000 фунт стерлинг эш хакы белән сарай яны «тарихи живописецы» дип билгеләгән (ул бу вазыйфада 1801 елга кадәр булган). 1791 елдан үлеменә кадәр Бенджамин Уэст король тупланмасында картиналар инспекторы булган. 1792 елда Рейнолдсның үлеменнән соң художестволар Академиясенең икенче президенты булган, бу вазыйфада 1805 елга кадәр булган. 1802 елда Уэст Парижга зиярәт кылган. Уэстның өйрәнчекләре арасында Америка рәссамнары Вашингтон Олстон, Гилберт Стюарт, Чарльз Пил, Джон Синглтон Копли, Чарльз Бёрд Кинг булган. Берьюлы шуның әтисе белән рәссам дус булган һәм аның йортында җиде ел диярлек торган (1786—1793) уйлап табучы Роберт Фултон аннан рәсемне өйрәнгән. Уэст студиясендә аның тормышы вакытында башка Америка рәссам һәм уйлап табучысы Сэмюэл Морзе шөгыльләнгән.

Бирмингемның Зәркән кварталында Изге Павел чиркәвендә Уэст тарафыннан 1786 елда ясалган алтарь картинасы өлгесе буенча (хәзер [[Даллас|Далласа)] Художество музеенда)  1791 елда Фрэнсис Эгингтон ясаган витраж бар[22][23]. 1791 елда Уэст Америка сәнгать һәм фәннәр академиясенең шәрәфле чит ил әгъзасы итеп сайланган булган.

XIX гасыр башында король яклавын югалтудан соң Уэст эре масштаблы дини эшләр сериясен башлаган. Аларның беренчесе - «Христос авыруларны дәвалый» - Филадельфиядә Пенсильвания хастаханәсенә бүләк булырга тиеш булган; моның урынына ул картинаны 3000 фунт стерлингка Британия институтына саткан булган, ул аны Лондон милли галереясенә тапшырган. Аннан соң Уэст Филадельфиягә җибәрер өчен бу әсәрнең автор күчермәсен ясаган. Картинаның уңышы аны эрерәк эшләр сериясен ясарга этәргән, шул исәптән “Ак атта үлем”, 1817 елда күргәзмәгә тәкъдим ителгән картина. Россиядә рәссам иҗаты яхшы мәгълүм булган. Санкт-Петербург Эрмитажында Уэстның ике картинасы бар[24].

Бенджамин Уэст Лондонда Ньюман-стритта йортында 1820 елның 11 мартында үлгән булган һәм Изге Павел соборында күмелгән булган. Британия таҗыннан аңа рыцарь званиесе тәкъдим ителгән булган, әмма ул, шуның урынына ул пэр булырга тиеш дип уйлап моны кире каккан[25].

  1. https://www.workwithdata.com/person/benjamin-west-1738
  2. 2,0 2,1 RKDartists
  3. 3,0 3,1 Encyclopædia Britannica
  4. Kunstindeks Danmark
  5. Тасвирый сәнгать әрхибе — 2003.
  6. 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 https://www.oxfordreference.com/view/10.1093/oi/authority.20110803121806878
  7. Брокгауз энциклопедиясе
  8. Уэст Бенджамин // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  9. 9,0 9,1 9,2 Kindred Britain
  10. Union List of Artist Names — 2019.
  11. 11,0 11,1 11,2 11,3 11,4 11,5 https://www.npg.org.uk/collections/search/person/mp04767/benjamin-west?role=art
  12. 12,0 12,1 Oxford ReferenceOUP. — ISBN 978-0-19-960586-6
  13. 13,0 13,1 13,2 Union List of Artist Names
  14. https://www.amacad.org/sites/default/files/media/document/2019-10/electionIndex1780-1799.pdf
  15. Метрополитен-музей — 1870.
  16. https://web.archive.org/web/http://wallachprintsandphotos.nypl.org/catalog/133991
  17. https://library.nga.gov/permalink/01NGA_INST/1cl1g8d/alma99832013504896
  18. Thieme / Becker. Allgemeines Lexikon der bildenden Künstler von der Antike bis zur Gegenwart. — E.A. Leipzig, 1899
  19. Allen Staley. Benjamin West // Benjamin West: American Painter at the English Court. — Baltimore, 1989. — Р. 28
  20. Hughes, 71
  21. Your Paintings - Paintings (2014-05-11). 2020-09-20 тикшерелгән.
  22. Dallas Museum of Art Update Center (2012-07-23). әлеге чыганактан 2012-07-23 архивланды. 2020-09-21 тикшерелгән.
  23. St. Paul's Church (2012-11-15). 2020-09-21 тикшерелгән.
  24. Государственный Эрмитаж. Западноевропейская живопись. — Каталог 2. — Л.: Искусство, 1981. — С. 247
  25. Benjamin West | Artist | Royal Academy of Arts. 2020-09-21 тикшерелгән.
  • Власов В. Г. Уэст Бенжамин // Стили в искусстве : Архитектура, графика. Декоративно-прикладное искусство. Живопись, скульптура : словарь : в 3 т. / В. Г. Власов. — СПб. : Кольна, 1997. — Т. 3 : Словарь имён : М—Я. — С. 412. — 655 с. : ил.. — ISBN 5-88737-010-6. — Калып:OCLC.
  • Воронина Т. С. Уэст, Бенджамин / Т. Воронина // Европейское искусство : Живопись. Скульптура. Графика : энциклопедия : в 3 т. / автор проекта А. Ю. Астахов; ред. коллегия: М. А. Бусев, В. В. Ванслов, И. А. Смирнова, Е. Д. Федотова (отв. ред.). — М. : Белый город, 2006. — Т. III : П—Я. — С. 328–329. — 511 с. — 3000 экз. — ISBN 5-7793-0920-5. — ISBN 5-7793-0924-8 (т. III).
  • Лисенков Е. Г. Английское искусство XVIII века = English Art of the XVIIIth Century / Е. Г. Лисенков. — Л. : Издательство Государственного Эрмитажа, 1964. — 287 с. — Калып:LCCN. — Калып:OCLC.
  • Чегодаев А. Д. Искусство Соединенных Штатов Америки, 1675–1975 : живопись, архитектура, скульптура, графика / А. Д. Чегодаев. — М. : Искусство, 1976. — 75, [12] с. : цв. ил.. — Калып:OCLC.
  • Шестаков В. П. История американского искусства : в поисках национальной идентичности / Вячеслав Шестаков. — М. : РИП-холдинг, 2013. — 454 с. : ил., цв. ил., портр.. — ISBN 978-5-903190-58-4. — Калып:LCCN. — Калып:OCLC.
  • Ballew Neff E., Weber K. H. American Adversaries : West and Copley in a Transatlantic World : [catalogue of the Exhibition, organized by the Museum of fine arts, Houston, from October 6, 2013, to January 5, 2014] / Emily Ballew with Kaylin H. Weber ; with contributions by Janet Catherine Berlo [et al.]. — Houston : Museum of Fine Arts, 2013. — XII, 258 p. — ISBN 978-0-300-19646-7.