Бенинда ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бенинда ислам latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Афро-бразилия архитектура үрнәгендә 1910 елда төзелә башлаган һәм 1935 елда төзелеп беткән Порто-Ново мәчете. Артта уңда ― яңа мәчет бинасы
Бенинның иң зур яңа Әл-Мәһди мәчете, 2008 елда төзелгән, Порто-Ново(ингл.)

Бенинда ислам (фр. Islam au Bénin, гарәп. الإسلام في بنين‎ ) ― илдә тарафдарлары саны буенча икенче урындагы дин. 2013 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Бенин халкының (12, 8 млн кеше, 2020 елгы бәяләү буенча) 27, 7 % ы ― мөселманнар [1][2], 48,5 % ы ― христианнар, 11,6 % ы ― Вуду(ингл.) тарафдары.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урта гасырларда Ислам диненең киң таралышы, барыннан да элек, Төньяк Африка бәрбәрләре(ингл.) һәм туареглар(ингл.) белән сәүдә элемтәләренә бәйле [3][4]. XV гасырдан башлап, ислам Сонгай(ингл.) дәүләте составына кергән илнең төньяк өлешендә тарала башлый.

Шул ук вакытта хәзерге Бенинның көньяк өлеше башта Бенин патшалыгы(ингл.), Ойо(ингл.) дәүләтенә [5], соңрак Дагомея корольлеге составына керә, анда Африканың традицион диннәре сакланган [6][3].

XIX гасыр башында мөселманнар саны Нигериянең төньягыннан күпләп күчеп килгән мөселман качаклары хисабына арткан [7].

Саны һәм таралышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөселманнар, нигездә, Бенинның төньяк-көнчыгышында һәм көньяк-көнчыгышында яшиләр. Бенин мөселманнарының күп өлеше сөнниләр, шулай ук, нигездә, Якын Көнчыгыштан килгән мөһаҗирләр арасында шигыйлар да бар [1]. Әхмәдия җәмгыяте 2006 елда барлыкка килгән.

Ислам илнең фульбе [8], барба [9], сомба [10], йоруба [11], буса [12] кебек этник төркемнәре арасында киң таралган.

Еш кына, бер гаилә эчендә христиан, ислам яки җирле традицион ышанулар тарафдары булган туганнарны очратырга мөмкин.

Мәчетләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бениндагы иң зур мәчет ― ил башкаласы Порто-Новодагы(ингл.) Әл-Мәһди мәчете. Ул 2008 елда төзелгән һәм бер үк вакытта 7000 кешене сыйдыра ала [13].

Параку(ингл.) шәһәрендә гыйбадәтханәләр арасында иң күбе ― мөселман мәчетләре.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Benin, U.S. Department of State. 3 февраль 2017 тикшерелде.
  2. The World Factbook — Central Intelligence Agency. www.cia.gov. әлеге чыганактан 2014-05-12 архивланды. 2017-02-03 тикшерелгән.
  3. 3,0 3,1 Теа Бюттнер.История Африки с древнейших времен.Глава III. rikonti-khalsivar.narod.ru. 2017-02-13 тикшерелгән.
  4. SeCaToR. Путешествие во времени: История Африки: ЦИВИЛИЗАЦИИ ДОЛИНЫ НИГЕРА (Мали).. www.geografia.ru. 2017-02-13 тикшерелгән.
  5. Iyalaje, Programming: Alexander Kolchin. Сердце Традиции Йоруба < Йорубаланд | Центр африканской традиции Йоруба в России. www.yorubaland.ru. әлеге чыганактан 2016-12-11 архивланды. 2017-02-15 тикшерелгән.
  6. Robert Cornevin: Histoire du Dahomey. Editions Berger Levrault, Paris 1962. .
  7. J. Gordon Melton, Martin Baumann. Religions of the World: A Comprehensive Encyclopedia of Beliefs and Practices. — Oxford, England: ABC CLIO, 2010. — С. 1208—1212. — 3200 с. — ISBN 1-57607-223-1. .
  8. Загадки племени фульбе | Интернет журнал РЕПИН.инфо. repin.info. 2017-02-13 тикшерелгән.
  9. Барба (Бенин) — Etnolog.ru. etnolog.ru. 2017-02-03 тикшерелгән.
  10. Сомба (Бенин, Того, Гана) — Etnolog.ru. www.etnolog.ru. 2017-02-03 тикшерелгән.
  11. Бондаренко Д. М., Исмагилова Р. Н. Йоруба // Народы и религии мира / Глав. ред. В. А. Тишков. М.: Большая Российская энциклопедия, 1999. .
  12. Ольдерогге Д. А., Потехин И. И. / Гл. ред. Смирнов С. Р. // Народы Африки . — М.: Академия наук СССР, 1954. — С. 290—293. .
  13. El Mehdî Camii, Porto-Novo, Benin. dunyacamileri.blogspot.ru. 2017-02-13 тикшерелгән.