Бердах бульвары (Яр Чаллы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бердах бульвары (Яр Чаллы) latin yazuında])
Бердах бульвары
Төбәк Россия байрагы Татарстан байрагы Татарстан
Шәһәр Яр Чаллы
Район Үзәк район
Кисеп үтә
Сөембикә проспекты, Шамил Усманов урамы һәм Чулман проспекты

Бердах бульвары, Бердах исемендәге бульвар (рус. Бульвар Бердаха, Бульвар имени Бердаха) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәренең Үзәк районындагы урам.
Почта индексы 423823. ОКАТО коды: 92430000000[1].
Координатлар 55,754177°N һәм 52,402180°E.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бердах

Урамның исеме шагыйрь, каракалпак әдәбиятына нигез салучыларның берсе Бердах (18281901, чын исеме Бирдеморат Каргабай улы ) хөрмәтенә аталган. Биш катлы йортлар 1982 елда төзелә башлаган.

Урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яр Чаллының (Яңа шәһәр) Үзәк районы 44нче һәм 45нче комплекслар чигендә урнашкан эчке урам. Сөембикә проспекты белән киселештә башлана. Чулман проспекты белән киселештә тәмамлана. Шамил Усманов урамы белән кисешә. Бердах бульварыннан Чулман проспекты аша Яр буе паркына, ипподромга, Сөембикә һәм Вахитов проспектлары буенча барып, якында урнашкан Җиңү паркына узарга мөмкин.

Игътибарга лаек объектлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1нче йорт — 5 катлы йорт
  • 2нче йорт — 31нче санлы «Кызыл калфак» балалар бакчасы
  • 3нче йорт — 18нче санлы «Кояшкай» балалар бакчасы
  • 4нче А йорт — «Пятёрочка» кибетләр челтәре
  • Яшүсмерләр һәм зурлар өчен китапханә (45/14, 1нче кат, 361-362нче офислар)
  • «Алтын дракон» тхэквондо клубы бинасы (Чулман проспекты, 88)
  • «Чәйханә» көнчыгыш кухнясы рестораны бинасы (Шамил Усманов урамы, 89 А)
  • DVOR крафт-бары бинасы (Шамил Усманов урамы, 72 А)
  • Мәскәү икътисад институты (Яр Чаллыдагы вәкиллеге) бинасы (Сөембикә проспекты, 61/2)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Набережные Челны. Карта города и его окрестностей. Екатеринбург: ФГУП «Уралаэрогеодезия», 2012. ISBN 598362511-X

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]