Беренче зат шутеры
| Беренче зат шутеры | |
|---|---|
| Нигезләнү датасы | 1990 |
| ... хөрмәтенә аталган | беренче зат исеменнән уйнау[d] |
| Игровая механика | беренче зат исеменнән уйнау[d] |
Беренче зат шутеры (инглиз. first-person shooter; FPS) — корал сугышына беренче зат күренешеннән игътибар иткән һәм уенчы төп персонажның күзләре аша барысын да кабул иткән санак уеннары төре.[1] Бу төрнең башка шутерлар белән уртак яклары күп, һәм ул үз чиратында экшн уеннарына карый. Төр барлыкка килгәннән бирле, өч үлчәмле(3Д) һәм псевдо өч үлчәмле(2,5Д) графика уен дөньясына тирән кертү өчен үз әһәмиятен исбатлаган, һәм, бөтен дөнья буйлап җайланмалар булдыручыларын график процессорлар өлкәсендә күпсанлы инновацияләр кертергә мәҗбүр итеп, бу уен төре технологияләрнең үсүен тәэмин итәргә булышкан. Күпкулланучылы уеннар һәрвакыт барышның өлеше булып тора, ә интернет элемтәсе таралганлыктан хәтта әһәмиятлерәк тә булган.
Билгеләмә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Беренче зат шутерлар — уенчы төп каһарманның күзләре аша хәрәкәт кабул иткән беренче зат күренешен кулланган шутер уеннары.[2] Төп игътибар сугышка юнәлтелә, күбесенчә утлы кораллар һәм башка ерактан ату кораллары кулланыла.[3] Өченче зат шутерларындагы(шул исәптән «Твин-стик шутерлары») уенчының үз каһарманын күрергә(гадәттә арттан яки өстән) мөмкинлеге беренче зат шутерларын өченче зат шутерларыннан аера.[3]
Беренче зат шутеры төренең билгеләүче үзенчәлеге — уенчы тарафыннан өч үлчәмле фәза аша навигация. Ул төрне беренче зат күренешен кулланган башка шутер уеннарыннан, шул исәптән “яктылык коралы шутерлары”(ингл.), “рельслы шутерлар”(ингл.), “тир уеннары”(ингл.), яки искерәк “электр механика шутерлары”(ингл.), аера. Беренче зат шутерлары шулай итеп охшаган һәм гадәти кертү җайланмалары урынына яктылык кораллары кулланган яктылык коралы шутерларыннан аерыла. Яктылык коралы шутерлары еш “рельслы” (скриптланган) хәрәкәт тәкъдим иткәндә, беренче зат шутерлары уенчыга дөньяны гизәргә ирек бирә.
Беренче зат шутеры мөстәкыйль жанр дип санала ала, яки экшн уеннарының төре булган шутер астындагы төр була ала.[4] Doom 1993 елда чыкканнан соң, мондый стильдәге уеннарны “Doom клоны” дип атаганнар.[5][6] Бераздан “беренче зат шутеры” бу төшенчәне алмаштырган.[6] Doom чыкканчы бер ел алдан 1992 елда чыккан Wolfenstein 3D төрнең беренче юл салучысы дип саналган, әмма тәнкыйтьчеләр соңыннан камил булмаган ләкин охшаган 1973 елда булдырылган уеннар тапканнар.[3] Беренче зат шутеры билгеләгән дизайн тәфсилләре турында кайвакыт бәхәсләр бара. Мәсәлән, Deus Ex һәм BioShock кебек уеннар бу төргә караган дип санарга мөмкин, ләкин алар шулай ук “рольле санак уеннары” төркеменә карый ала, чөнки алар бу төрдән шактый күп тәфсил ала. Башка мисаллар, Far Cry һәм Rage кебек, маҗара уеннарына караган дип санала ала, чөнки алар күбрәк гизүгә игътибар итә, дошманнарны үтерүдән тыш башка биремнәр бирә һәм сыйфатлы хикәя тәкъдим итә. Моннан тыш, башваткычлар һәм платформерлар турыдан-туры атыш кулланмаса да, аларның кайберләре шулай ук беренче зат шутерларына керә, чөнки алар уенчыга өч үлчәмле фәзага чумарга булышу өчен беренче зат күренешен куллана (мәсәлән, Portal’да уенчы йөртә торган корал порталлар ясый, ә пулялар атмый).[7] Кайбер комментаторлар беренче зат күренешен кулланган сугышчан авиасимуляторлар һәм космик сугышлар турында уеннар өстәп бу билгеләмәне киңәйтәләр.[8][3]
Уен дизайны
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Күпчелек шутер кебек үк, беренче зат шутерлары аватар, бер яки берничә ерактан ату коралы һәм теләсә ничә дошман үзләренә кертә.[4] Ике үлчәмле шутерлардан аермалы буларак, бу уеннар өч үлчәмле фәзаны куллана, шуңа күрә алар реалистиграк гравитация, яктылык, тавыш һәм бәрелешләр тәкъдим итә.[2] Шәхси санакларда уйналган беренче зат шутерлары еш кына төймәсар һәм тычкан тарафыннан контрольдә тотыла. Бу ысул консольләрнекеннән яхшырак дип санала, чөнки икенчесе еш ике аналог стигын куллана: бер йөгерү һәм читкә тайпылу өчен, башка күзәтү һәм төбәү өчен кулланыла. Төп күренештә гадәттә протагонистның куллары һәм кораллары күренә, ә уен интерфейсы сәламәтлекне, сугыш кирәк-яракларын һәм урын турындагы мәгълүматны күрсәтә. Еш тирә-як харитасын экранга чыгарырга мөмкин.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Voorhees, Gerald (2014). "Chapter 31: Shooting". in Perron, Bernard. The Routledge Companion to Video Game Studies. Taylor & Francis. pp. 251–258. .
- 1 2 Artificial Life and Puzzle Games (en). әлеге чыганактан 2021-10-02 архивланган. 2026-07-26 тикшерелгән.
- 1 2 3 4 Geek Trivia: First shots fired - Page 5710539 - TechRepublic (en). әлеге чыганактан 2017-07-06 архивланган. 2026-07-26 тикшерелгән.
- 1 2 Andrew Rollings and Ernest Adams on Game Design > The Genres of Games > Action Games - Pg. : Safari Books Online.
- ↑ GameSpy.com - Article.
- 1 2 DOOM -- Britannica Online Encyclopedia.
- ↑ Portal is the most subversive game ever (en) (2007-12-07).
- ↑ The Gamasutra Quantum Leap Awards: First-Person Shooters (en).