Фәйзи Йосыпов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәйзи Йосыпов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Фәйзи Йосыпов
Туган 24 дикәбер 1910(1910-12-24)
Яуширмә, Кызылъяр вулысы, Чистай өязе, Казан губернасы, Русия империясе[1]
Үлгән 14 февраль 2001(2001-02-14) (90 яшь)
Казан, Татарстан
Яшәгән урын Гоголь урамы, Казан[2]

Фәйзи Йосыпов (24 дикәбер 1910(1910-12-24), Яуширмә, Кызылъяр вулысы, Чистай өязе, Казан губернасы, Русия империясе[1]14 февраль 2001(2001-02-14) (90 яшь), Казан, Татарстан) — нәфис сүз остасы, Татарстанның атказанган артисты (1957).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәйзи Сәяр улы Йосыпов 1910 нчы елның 24 нче декабрендә Чистай өязенең Яуширмә авылында дөньяга килә.

Фәйзи Йосыпов 11 яшендә ятим кала, Казан балалар йортында тәрбияләнә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан педагогия техникумына укырга керә. Бер елдан театр техникумына күчә. Театр техникумында ул Кәрим Тинчурин, Нәкый Исәнбәт, Кәшифә Тумашева, Гомәр Девишев кебек татар сәнгатенең күренекле вәкилләреннән белем ала. 1930 нчы елда Академия театрында эшли башлый. Бер елдан ул Беренче укчы татар полкында хезмәт итә. Хәрби хезмәттән кайткач, ике ел дәвамында Мәскәү эстрадасында эшли. Аркадий Райкин, Асия Измайлова, Наилә Рәхмәтуллина кебек артистлар белән чыгыш ясый.1937 нче елдан Татар дәүләт филармониясе оештырылгач, Фәйзи Йосыпов филармониядә эшли башлый. 1939 нчы елда Мәскәү эстрада артистларының Беренче Бөтенсоюз конкурсыннан дипломант булып кайта. Фәйзи Йосыпов Фәйзулла Туишев белән гастрольләрдә була. Аңа беренче профессиональ җырчы Фәттах Латыйпов биргән концертларда катнашырга туры килә. Ул атаклы татар җырчылары Ситдыйк Айдаров, Галия Кайбицкая, Гөлсем Сөләйманова, Сара Садыйкова концертларында алып баручы була. Бөек Ватан сугышы вакытында ул Ленинград фронтына эләгә. Туплар атудан туктап торган арада, сугышчылар каршында чыгыш ясый. Сугыш тәмамланганнан соң, ул гастрольләрдә йөреп, авылдан авылга, шәһәрдән шәһәргә күчә-күчә, халыкка хезмәт итә. Чордашлары Фәйзи Йосыповны киң эрудицияле шәхес итеп искә алалар, "Сөйләшеп туймаслык гаҗәеп бер кеше иде",-диләр. "Мин Фәйзи ага белән Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә күп еллар бергә эшләдем, Мәскәү, Ленинград, Уфа, Ульяновск, Ижау, Урта Азия, Урал, Себер шәһәрләрендә аның белән бергә булган гастрольләребез бүгенгедәй истә. Аның репертуары гаять бай, ул Г.Тукай, Һ.Такташ, М.Җәлил, Н.Исәнбәт, Ә.Фәйзи, С.Хәким, Ә.Атнабаев, С.Баттал әсәрләрен оста башкара иде",- дип яза Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Айрат Арсланов. Татар халкының күренекле улы Фәйзи Сәйәр улы Йосыпов гомеренең соңгы көннәренә кадәр көр тавышлы, шаян булып яши һәм 2001 нче елда 91 яшендә вафат булды.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]