Беренче ярдәм күрсәтү

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Беренче ярдәм күрсәтү latin yazuında])

Әгәр кешенең гомеренә куркыныч яный икән, түбәндәге тәртиптә эш итәргә кирәк:

   1. Үзегезгә зыян килмәя¬чәгенә инаныгыз.
   2. Зыян күргән кешене иң элек куркынычсыз урынга алып чыгыгыз.
   3. Аның пульсын һәм сулышын тикшерегез.
   4. Кесә телефоныннан — 112, өй телефоныннан 03 номерын җыегыз.
   5. Алар килеп җиткәнче тиешле ярдәм күрсәтегез: сулыш юлларын чистартыгыз, ясалма сулыш алдырыгыз, пульсы булмаса, йөрәген эшләтеп җибәрү өчен массаж ясагыз, кан китү күзәтелсә, аны туктатырга тырышыгыз.
   Ясалма сулыш зыян күрүченең сулыш алмавы ачыкланганда эшләнә. Аны авызны авызга яки авызны борынга куеп ясыйлар. Моны ясар алдыннан аның авызын ачып карарга, чит әйберләр булса, чистартырга кирәк. Һава өргәндә күкрәге күтәрелә икән, димәк, дөрес эшлисез.
   Кан киткәндә, иң элек аның нинди тамырдан (капилляр, вена яки артериядән) икәнен ачыклау зарур. Капиллярларга зыян килсә, яраны бинт белән бәйләргә кирәк. Вена киселгән очракта ярага башта марля, аннары мамык кисәге куела һәм аларны тыгыз итеп бинт белән бәйләү зарур. Артериягә зыян килсә, аны кысып, кан китүне туктатырга була. Моны бармак яки йодрык белән эшлиләр. Алда әйтеп кителгән ысуллар нәтиҗә бирмәсә, жгут салалар.
   Аңын югалтып егылган кешенең битенә салкын су бөркергә була. Алай да аңына килмәсә, нашатырь спиртына манылган мамыкны иснәтергә мөмкин.
   Туңган кешене иң беренче чиратта җылыга кертү зарур. Тәнен уарга кирәкми, ул үзе җылынсын. Аңа җылы чәй һәм азык бирү хәерле. Өшегән урыннарны төрергә кирәк.
   Геймлих ысулы кешенең тамагына әйбер утырган очракта ярдәм итә. Моның өчен аның артына басып, ике кул белән кочакларга кирәк. Кендектән өстәрәк өлешкә куллар белән каты итеп басыгыз.
   Сөяк сынганда сак булырга кирәк: умыртка баганасына зыян килсә, кешене урыныннан кузгатырга ярамый! Сынган урынга тугым (шин) салырга була. Моның өчен таяк та ярый. Тугымны пластырь яки бинт ярдәмендә ныгыталар. Ачык сыну булганда әлеге ысул кулланылмый.
   Йөрәгенә массаж ясау. Авыруның пульсы булмаганда моны кичекмәстән эшләү шарт. Моның өчен аны каты урынга яткырырга һәм күкрәк сөяге тәмамланган урыннан 2-4 сантиметр өстәрәк урынга кушкуллап (кулның берсе өстенә икенчесен куярга һәм астагысының уч төбе белән) басарга кирәк. Тизлек — бер минутка 100-110 басу. Шул ук вакытта ясалма сулыш алдыру яхшы. Авыруның сулыш алуы һәм пульсы барлыкка килсә, ярдәм күрсәтүне туктату шарт.
   Агуланган очракта ашказанын юдыру зарур. Моның өчен берничә стакан тозлы су (1 литрга 10 грамм тоз һәм 5 грамм чәй содасы) эчерәләр. 2 стакан эчкәннән соң авызга бармак тыгып косарга кирәк. Аннан тагын су эчеп косарга. Ашказаны чистарганчы шулай эшлиләр. Соңыннан 10-20 таблетка активлаштырылган күмер эчү файдалы.
   Пешү җитди булмаганда декспантеноллы спрей куллану яхшы. Ялкын, кайнар сыеклык, пар, эссе таба белән пешкәндә иң элек ул урыннан киемне салдырырга кирәк. Пешкән урынга башта аракы, аннары салкын су агызып, стериль бәйләвеч ясарга һәм салкын әйбер куеп торырга.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]