Мәрҗани мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәрҗани мәчете latin yazuında])
(Беренче җәмигъ мәчете битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Мәчет
Мәрҗани мәчете
Мәрҗани мәчете манарасы
Мәрҗани мәчете манарасы
Ил Русия
Шәһәр Казан
Дин ислам
Бина төре мәчет
Төзелеш еллары 17661770 еллар
Халәте гамәлдә
Сайт Официальный сайт

Мәрҗани мәчете (элек Беренче җәмигъ, Әфәнде, Юныс мәчете) — Казанда урнашкан мәчет.1552 елдан соң төзелгән тәүге таш мәчетләренең берсе.

Төзелү тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XVIII гасыр башында барлык мәчетләр дә агачтан эшләнгән булалар. Бары тик Екатерина II идарәсе вакытында гына татарларга таштан беренче гыйбадәт кылу урыннары - манаралы мәчәтләр төзү рөхсәт ителә. Мондый мәчетләр икәү була. Беренчесе - Мәрҗани , икенчесе - Апанай мәчете. Ул вакытта әлеге мәчетләр соборный мәчет дип аталганнар, шулай ук җәмигъ (таш мәчәте дигән) атамалар да каралган.

Әби патшаның үзенең шәхси рөхсәтен белән 1767 елда бирсә дә, әлеге мәчет бары 1771 елларда гына сафка баса. Бу вакыт аралыгында мәхәллә кешеләре арасында төзелеш өчен акча туплана. Проект авторы мигъмар В.И. Кафтырев булырга мөмкин. 1861 елда коммерция советнигы Ибраһим Гобәйдулла улы Юнысов (18061886) тырышлыгы белән мәчет тирәли агач койма урынына кирпеч койма ясала, бинаның төньяк ягында баскычлы янкорма төзелә, бина үзе дә азрак (чама белән бер тәрәзә озынлыгында) фасады буенча «үсә». 1863 елда шул ук сәүдәгәр мәчетнең михраб урынын киңәйтә, зурайта, шунда тәрәзә дә ясата. 1885 елда икенче гильдияле казан сәүдәгәре Зәйнулла Госманов мәчет манарасын яңадан, үзгәртеп төзеп куя. 1887 елда сәүдәгәрләр Вәлиулла Гыйззәтуллин (18371916) һәм Мифтахетдин Вәлишин (18111904) акчасына мәчет манарасының түгәрәк балконы челтәрләп эшләнгән тимер парапет (култыкса сыман җайланма) белән әйләндереп куела.

Бинаның архитектурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Русия Банкының истәлекле монетасы

Мәчет Каюм Насыйри һәм 3әйни Солтан урамнары кисешкән җирдә, формасы дөрес булмаган участокта, урам сызыгына почмак белән урнашкан. Бинасы ике катлы. Төньяк ягында, югарыда әйтелгәнчә, «Т» хәрефе рәвешендәге янкормасы бар. Шушы янкорманың уң ягы көньяк тарафыннан мәчеткә керү ясалган. Мәчетнең беренче каты төрле хуҗалык эшләре (ихтыяҗлары) өчен көйләнгән, икенчедә исә анфилад рәвешендә гыйбадәт кылу заллары урнашкан. Мәчетнең эчке биналары гөмбәзле түшәм белән капланган. Икенче кат гөмбәзләре алтын йөгертелгән үсемлекләр орнаменты һәм әвәләп ясау сәнгате (лепнина) үрнәкләре белән бизәлгән. Аларда барокко декоры белән татар декоратив-кулланма сәнгате алымнары күренә. Диварларда әвәләп ясалган бизәкләр зәңгәр, яшел һәм алтын төсләргә буялган. Залларны бер-берсеннән аерган диварның уң ягында манара баскычларына чыга торган ишек урнашкан. Манара эчендәге бормалы баскыч өске яруска алып бара, шуннан түгәрәк балконга чыгарга мөмкин. Манара ярусларының өчесендә дә декоры юк диярлек — алар эклектизм чорында төзелгән. Икенче каттагы тәрәзәләрнең биек аркалы уемнары барокко стилендә эшләнгән йөзлек белән чорнап алынган. Почмаклар һәм аралыклар (ике тәрәзә яки ике ишек арасында стеналар) парлы һәм беремле (бер иңле) пилястрлар (ярымколонна) белән бизәкләнгән. Пилястрларның иң өске өлешләрендә (капителендә) татар декоратив сәнгате элементлары күренә. Мәрҗани мәчете — ХVIIIХIХ гасыр дәвамындагы татар-мөселман архитектурасының иң гүзәл истәлекләренең берсе. Мәрҗани мәчетен салу белән 200 елдан артык «пыскып» яткан татар-мөселман традицион монументаль архитектурасы яңадан торгызыла, аякка баса башлый. Мәчетнең тышкы һәм эчке эшләнешенә яңа аһәңнәр — барокко мотивлары — кертелә. Ул замана өчен алдынгы архитектура стильләрен вә формаларын файдалану нәтиҗәсендә Мәрҗани мәчете Казан вә гомумрусия архитектурасында күренекле, үзенчәлекле урын ала.

Имамнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчет төзелешен башлап җибәрүчеләрнең берсе һәм аның беренче имамы Әбүбәкер бин Ибраһим булган. Әбүбәкер хәзрәт үз заманасының танылган дин эшлеклесе һәм Ырынбур Диния нәзарәтенең казые булган. 1793 елда Әбүбәкер бин Ибраһимның үлеменнән соң, мәчетнең икенче имамы итеп, күренекле дин галиме Ибраһим Хуҗаш (1825 елда үлгән) сайлана. Ул Кавказдагы Гали әш-Ширвани мәдрәсәсендә гыйлем алган. Тарихи чыганакларда Ибраһим хәзрәт бик тәкъвалы һәм ихласлы булган дип әйтелә. Ибраһим хәзрәт Ислам дине турында берничә китап язып калдырган. 1825-1848 елларда беренче таш мәчетендә имам вазыйфаларын муллалар - Мостафа Хафиз һәм Сәгыйть Хәмидов башкарган. [1]

18501889 елларда ошбу мәчеттә имам-хатыйб булып күренекле дин һәм җәмәгать эшлеклесе, тарихчы, педагог, дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани (18181889) эшли. Мәчет аның исеме белән аталган.

Габделхәбир хәзрәт Яруллин 1967 елдан алып 1994 елга кадәр Мәрҗани мәчетенең беренче имам-хатыйбы вазыйфасын үтәгән.

Бүгенге көндә Мәрҗани мәчетендә Казан мөхтәсибәте урнашкан. Шулай ук Мәрҗани мәчетендә Тәлгат хәзрәт Таҗетдин, Равил хәзрәт Гайнетдин, Госман хәзрәт Исхаков кебек күренекле дин әһелләре имамлык вазыйфаларын башкарганнар.

Мәчетнең атамалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әлеге мәчетне элек «Беренче Җәмигъ мәчете», «Иске таш мәчет», «Юныс мәчете» дип тә йөрткәннәр. Озак вакыт беренче таш мәчет Юнысов мәчете дип аталды, чөнки мәчет сәүдәгәр Ибраһим Гобәйдулла улы Юнусов акчасына каралган иде. Хәзерге атама Шиһабетдин Мәрҗани хөрмәтенә багышланган. Әлеге имам бик оста вәгазьче була. Кешеләр Мәрҗани янына дип килә торган булалар. Шулай итеп халык телендә нәкъ менә шушы атама сакланып кала.

Мәчетнең бүгенгесе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкалабызның иң борынгы мәчетләренең берсе булган әлеге Аллаһ йортында бүгенге көндә дә Ислам динен киң тарату буенча эш төрле юнәлешләрдә алып барыла. Мәчет – тулы бер комплексны эченә ала. Аның карамагындагы барлык оешма һәм хезмәтләрнең төп максаты – мөселман халкы өчен дин юлында зарур булган эшләрнең асылын аңлату, ярдәм итү. Мәчеттә биш вакыт намаз, һәр җомга саен вәгазь һәм җомга намазы, бәйрәм намазлары, яңа туган сабыйларга исем кушу, гаилә коручыларга никах үткәрелә, мәрхүмнәрне соңгы юлга озатуда шәригать кушкан барлык кирәкле ярдәм күрсәтелә, аларны искә алу буенча Коръән ашлары оештырыла. Моннан тыш мәчеттә төрле мәдәни чаралар, конкурслар, кызыклы шәхесләр, дин белгечләре белән очрашулар да зур игътибарга лаек.

Әл-Мәрҗани мәчете биләмәсендә ел саен Бөтенроссия ислам китап күргәзмәсе дә иң актуаль чараларның берсенә әверелде. Рамазан ае дәвамында мәчет, хәйриячеләр ярдәме белән Ифтар ашлары оештыра, Корбан бәйрәмендә корбан чалу, мөселманнарны корбанлык маллар белән тәэмин итү эшләре башкарыла.

Алга таба Казанның Вознесение бистәсендә “Иркен” мөселман комплексы тулы көченә эшчәнлеген җәелдерәчәк. Биредә мәчет, мәдрәсә-интернат һәм балалар бакчасы эшли башлаячак. Мәчет карамагындагы фотостудиядә исә мөселманнар соравы буенча төрле чараларны фото һәм видеога төшерү һәм аларны тиешле дәрәҗәдә эшкәртеп бирү мөмкинлеге дә бар. [2]

Кызыклы фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мәчетнең гыйбәдәтханәсе 3 залга бүленә. Беренчесе - мәчет намазын, икенчесе - сөннәт намазын, өченчесе - фарыз намазын символлаштыра. Шулай ук мондый бүленеш мич белән җылыту өчен уңайлы булган. Афгандагы элекеге мәчетләр дә шушындый типта төзелә торган булган.
  • Фарыз залының түшәмендә Екатерина II кышкы сараендагы кебек орнамент рәвешендә эшләнгән лепнинаны күрергә була. Әлеге 4 бизәк Әби патшаның үзенә күрә "печате" булган.
  • Мәчетнең арткы диварында кабер ташы бар. Аның язуларын да укырга була, ул төзелеш материаллары белән капланмаган. Әлеге таш төзелеш вакытында табыла , Шиһабетдин Мәрҗани имамлык итә башлаганчы ул мәчет залында торган. Мәрҗани исә аны кыйбла ягыннан алып арткы стенага беркетеп куя. Кабер ташына Мөхәммәтгали дигән исем язылган.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Русия гербы Русия Федерациясе мәдәни мирасы, объект № 1610058000объект № 1610058000


Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани


  1. http://marjani-mechet.ru/tt/history
  2. http://marjani-mechet.ru/tt/mechet_turinda