Капитан Америка: Беренче үч алучы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Капитан Америка: Беренче үч алучы latin yazuında])
(Беренче үч алучы битеннән юнәлтелде)
Капитан Америка: Беренче үч алучы
ингл. Captain America: The First Avenger
Жанр атышлы-чабышлы фильм[d][1][2][3][…], фәнни-фантастик фильм[d][3][4][5][…], супербатырлар турындагы фильм[d], хәрби фильм[d] һәм маҗаралы фильм[d]
Режиссёр Җоу Җонстон
Продюсер Кевин Файги
Сценаричы Фильм:
Кристофер Маркус
Стивен МакФили

Персонажлар:
Җәк Көрби
Җоу Саймон
Баш ролләрдә Крис Эванс
Томми Ли Җоунс
Хьюго Уивиң
Һейли Атуэлл
Себәстиан Стән
Доминик Купер
Оператор Шелли Җонсон
Монтажчы Роберт Далва[d] һәм Җеффри Форд[d]
Көйязар Әлан Силвестри
Киноширкәт Җитештерү:
Marvel Studios[d][6] һәм Paramount Pictures[d]
Дистрибьюция:
Paramount Pictures[d], Disney+[d] һәм Walt Disney Studios Motion Pictures[d]
Нәрсәгә
нигезләнгән
Стив Роҗерс / Капитан Америка[d]
Озынлык 124 мин
Бюджет 140 млн $[7]
Җыемнар 370 569 774 $[7]
Ил АКШ АКШ
Тел инглизчә
Дөнья күрү 22 июль 2011[8] (Америка Кушма Штатлары), 9 сентябрь 2011 (Кытай), 17 август 2011 (Франция), 5 август 2011[9] (Испания), 18 август 2011[10] (Алмания), 11 август 2011[11] (Дания),
Алдагы
фильм
Тор
(МКГ вакыт сызыгында)
Киләсе
фильм
Капитан Америка: Кышкы солдат
(Капитан Америка трилогиенда)
Үч алучылар
(МКГ вакыт сызыгында)
IMDb ID 0458339
Рәсми сайт һәм Рәсми сайт(ингл.)

«Капитан Америка: Беренче үч алучы» (ингл. Captain America: The First Avenger, ХФӘ: [ˈkæp.tɪn əˈmɛrɪkə ðə fɝst ə.ˈvɛn.dʒəː(ɹ)]) — режиссёр Җоу Җонстон төшергән, Marvel Comics нәшриятенең Капитан Америка комикслары нигезендә эшләнгән фильм. Капитан Америка ролен Крис Эванс башкарды. Фильмны ясау белән Marvel Studios ширкәте шөгыльләнде, ә дистрибьюция белән — Paramount Pictures. Фильмның сюжеты Икенче бөтендөнья сугышы вакытында сүтелә һәм Стив Роҗерс, — үзенең иленә хезмәт итәргә хыялланган, Бруклиннан клигән яшь һәм чирләшкә яшүсмер турында сөйли. Ул хәрби әзерлек эксперименталь програмында катнашырга ризалаша, шушы эксперимент кысаларында аңа «суперсолдат» сүлын кертәләр һәм вита-нурлар йогынтысы астына куялар. Шушы аңа кешедә була алмас көч бирә. Капитан Америка кушаматы астында, Роҗерс, нацистны һәм нацистлар оешмасының лидерын — Йоһанн Шмидтны туктатырга тиеш. Шушы оешма, серле куб рәвешендәге энергия чыганагы ярдәме белән, үзенә дөнья өстеннән хакимлеккә юл салырга ниятләнә. Бу фильм Marvel кинематографик галәменә, гомуми сюжет сызыгына кушылган фильмнар арасына, керде.

Капитан Америка турындагы фильмны төшерү фикере Marvel-га 1997 елда килгән иде, коцепциянең беренче вариантлары өстеннән эш башланган иде, ә фильмны тарату белән Artisan Entertainment ширкәте шөгыльләнергә тиеш иде, әмма персонажларга карата авторлык хокуклары турында суд тикшерүе сәбәпле, проект 2003 елның сентябренә кадәр катырылган иде. Merrill Lynch-тан Marvel Studios грант алганнан соң, Paramount Pictures өчен проект эшләнә башланды. Режиссёр урынына Җон Фавро һәм Лүи Летерье каралганнар иде, әмма 2008 елда режиссёр кәнәфиен Җоу Җонстон били. Ул элегрәк Җорҗ Лукас белән «Йолдыз сугышлары» оригинал трилогие өстендә эшләгән. Төп кастинг 2010 елның мартыннан башлап июненә кадәр узды, ә төшерүләр июнь аенда башландылар һәм Лондонда, Манчестердә Ливерпулда, һәм шулай ук, Лос-Анҗелестә уздылар.

Фильм Һолливудта 2011 елның 19 июлендә дөнья күрде. АКШ-да кинотәгәрәтү 22 июльда башланды[12][13]. Россиядә тәгәрәтүләр 28 июль көнне 3D форматында башландылар[14]. Фильм күбесенчә тәнкыйтьчеләрнең уңай бәяләмәләрен алды һәм тәгәрәтүдә 370 млн доллардан артык җыйды[15].

Актёрлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Актёр Роле
Крис Эванс Стив Роҗерс / Капитан Америка Стив Роҗерс / Капитан Америка
Хьюго Уивиң Йоһанн Шмидт / Кызыл Баш-сөяк Йоһанн Шмидт / Кызыл Баш-сөяк
Себәстиан Стән Җеймс (Баки) Барнс Җеймс (Баки) Барнс
Һейли Атуэлл Пегги Картер агент Пегги Картер
Томми Ли Җоунс Честер Филлипс полковник Честер Филлипс
Доминик Купер Һовард Старк Һовард Старк
Стәнли Туччи Абраһам Эрскин доктор Абраһам Эрскин
Нил Макдонаф Тимоти (Дум-Дум) Дуган Тимоти (Дум-Дум) Дуган
Дерек Лүк Гейб Җоунс Гейб Җоунс
Тоби Җоунс Арним Зола Арним Зола
Ричард Армитидҗ Һайнц Крүгер Һайнц Крүгер
Кеннет Чои Җим Морита Җим Морита
Бруно Риччи Җак Дернир Җак Дернир
Җей Җей Филд Монтгомери Фәлсворт / Юнион Җәк Монтгомери Фәлсворт / Юнион Җәк
Натали Дормер Лоррейн
Сәмүэл Лерой Джексон Ник Фьюри Ник Фьюри
Стән Ли Капитан Американы бүләкләгәндә булган генерал
Амәнда Ригетти К.А.Л.К.А.Н. агенты (кәмео)

Төшерү төркеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төшерү төркеме
  • Режиссёр: Җоу Җонстон[16]
  • Сценаричылар: Кристофер Маркус,[17] Стивен МакФили,[17] Җәк Көрби, Җоу Саймон, Кристофер Маркус һәм Стивен МакФили
  • Оператор: Шелли Җонсон
  • Продюсер: Кевин Файги
  • Башкаручы продюсерлар: Стән Ли, Җоу Җонстон
  • Монтажчы: Җеффри Форд
  • Көйязар: Әлан Силвестри
  • Җитештерү: Marvel Studios, Paramount Pictures
  • Дистрибьюция: Paramount Pictures, Walt Disney Studios Motion Pictures

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://www.nytimes.com/2011/07/22/movies/captain-america-with-chris-evans-review.html?_r=0
  2. http://www.nytimes.com/2011/07/22/movies/captain-america-with-chris-evans-review.html?ref=movies
  3. 3,0 3,1 http://www.nytimes.com/2011/07/22/movies/captain-america-with-chris-evans-review.html
  4. http://www.allocine.fr/film/fichefilm_gen_cfilm=136557.html
  5. http://www.imdb.com/title/tt0458339/
  6. 6,0 6,1 Kit B. Marvel Studios outlines slew of superhero titles // The Hollywood Reporter / J. MinLA: Penske Media Corporation, 2006. — ISSN 0018-3660
  7. 7,0 7,1 Captain America: The First Avenger (2011) - Box Office Mojo
  8. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  9. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  10. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  11. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  12. Marvel Movie Update: New Release Schedule!. Marvel Comics (2009-03-12). әлеге чыганактан 2011-07-02 архивланды. 2018-05-26 тикшерелгән.
  13. Global sites & Release Dates. Paramount Pictures. әлеге чыганактан 2011-07-04 архивланды. 2011-05-06 тикшерелгән.
  14. Boucher, Geoff (2010-07-14). It's official: 'Thor' and 'Captain America' will be 3-D films. Los Angeles Times. әлеге чыганактан 2012-01-31 архивланды. 2018-05-26 тикшерелгән.
  15. Weekend Report: 'Captain America' Rockets to the Top, 'Potter’s Bubble Burst’s(ингл.)
  16. http://www.the-numbers.com/movie/Captain-America-The-First-Avenger; тикшерү датасы: 28 апрель 2016.
  17. 17,0 17,1 https://www.siamzone.com/movie/m/6077; тикшерү датасы: 28 апрель 2016.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]