Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ислам latin yazuında])

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ислам (гарәп. الإسلام في الإمارات العربية المتحدة‎) — Берләшкән Гарәп Әмирлекләре территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, БГӘ халкының (9 млн 890 мең кеше) 76 % ы (7 млн 516 мең кеше) (бөтен дөнья мөселманнарының 0,20 % ы) — Ислам дине тарафдары (2020)[1].

Ислам — Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә дәүләт дине.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыюниләр әмирлеге. 1076–1253 еллар

БГӘнең барлык гражданнары диярлек — мөселманнар. Аларның якынча 85 % ы Мәлики мәзһәбе сөнниләре, 15 % ы шигыйлар. Исмәгыйлиләр һәм Әхмәдияләр азчылыгы да бар.

Мәлики мәзһәбенә VIII гасырда Мәлик ибн Әнәс(ингл.) тарафыннан нигез салынган. 1076–1253 елларда хәзерге БГӘ территориясе дә кергән җирләрдә яшәгән Гыюниләр әмирлегендә(ингл.) ислам диненең сөнни агымы вәкилләре белән беррәттән шигыйлар да яшәве билгеле[2].

Хәзерге заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дубайдагы шигый мәчете

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә рәсми дин — ул халыкның 76 % ы тотучы ислам дине. Ил халкының 9 % ын христианнар, якынча 10 % ын һинд дине яки буддачылык тарафдарлары һәм 5 % ын башка диннәр вәкилләре алып тора[3].

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре халкының 85 % ы бу илнең гражданнары булып тормый. Чит ил кешеләре Көньяк һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиядән, Якын Көнчыгыш, Европа, Үзәк Азия, Бәйсез Дәүләтләр Берлеге һәм Төньяк Америкадан килгән.

Суд системасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дубайның Зур мәчете
Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең иң зур мәчете Шәех Зәет мәчетенең намаз залы

БГӘ суд системасы гражданнар хокукы системасына һәм шәригать законнарына нигезләнә. Суд системасы гражданлык судларыннан һәм шәригать судларыннан тора. Human Rights Watch мәгълүматлары буенча, БГӘ җинаять кодексы һәм гаилә хокукына(ингл.) шәригать законнары элементлары кертелгән[4].

БГӘ шәригать судлары шактый зур вәкаләтләргә ия. Никах, аерылышу һәм балалар өстеннән опека кебек мәсьәләләрне җайга салучы шәхси статус турында закон шәригать законына нигезләнә. Шәхси статус турында канун мөселманнарга, кайвакыт мөселман булмаганнарга (экспатриантларга) карата да кулланыла[5].

Шәригать суды белән бирелә торган каты җәзаның берсе — таяк (чыбык, камчы) белән суктыру. Ул җәза (80нән алып 200гә кадәр мәртәбә таяк белән суктыру) ир белән хатын арасындагы хыянәт, никахка кадәрге (никахсыз) җенси мөнәсәбәткә керү һәм алкоголь куллану кебек җинаятьләр өчен бирелә. 2007 елдан 2013 елга кадәр БГӘдә күп кенә кешеләр 100 тапкыр таяк белән суктыруга хөкем ителгән. Әбу-Дабида кеше алдында үбешү өчен 80 тапкыр суктыру белән хөкем ителгәннәр бар. Әбу-Дабида һәм Гаҗманда берничә мөселман хәмер кулланган өчен 80 таяк сугарга хөкем ителгән[6]. 2006 елда Әфганстанда НАТО хәвефсезлек гаскәрләрендә хезмәт итүче Эстония солдаты Андре Карол (Andre Carol) Шарҗә аэропортында исерек хәлдә булган өчен 40 таяк сугарга хөкем ителгән[7]. Берничә кеше никахсыз секс өчен 60 тапкыр таяк белән суктыруга хөкем ителгән. Шәригать судлары йорт хезмәтчеләрен таяк белән сугып җәза бирүне рөхсәт итә. БГӘ законнары буенча, никахсыз җенси мөнәсәбәткә керү җинаяте 100 мәртәбәгә кадәр таяк белән суктыруга хөкем ителә. Таш атып үлем җәзасы бирү дә каралган.

Ташлар белән бәреп үтерү (рәҗм(ингл.)) — Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә законлы җәза. Шәригать суды ташлар белән бәреп үтерү аша үлем җәзасына хөкем итә ала. 2006 елның 10 июнендә зина кылган өчен бер чит ил кешесе үлем җәзасына хөкем ителгән [8][9].

БГӘдә динеңнән баш тарту(ингл.) (апостасия) шулай ук үлем җәзасы белән җәзалана[10].

БГӘдә гомосексуализм авыр җинаять санала һәм закон белән тыелган. Әбу-Даби Җинаять кодексы 14 елга кадәр, Дубай Җинаять кодексы 10 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота[11].

Җинаять өчен җәза буларак ампутация(ингл.) кулланылырга мөмкин. Өч максат күздә тотыла — әлеге кеше тарафыннан яңа җинаять кылуга юл куймау, аны башка кешеләрдән аеру һәм потенциаль җинаятьчеләргә карата тәрбия чарасы буларак ампутациянең әһәмиятен күрсәтү. Шәригать тарафыннан караклык өчен кулны кисү күздә тотыла[12].

Рамазан ае дәвамында ураза вакытында халык алдында ашарга, эчәргә яки тәмәке тартырга ярамый. Закон мөселманнарга да, мөселман булмаганнарга да кагыла, бу таләпне үтәмәү кулга алуга китерергә мөмкин[13].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Muslim Population By Country 2020(ингл.)
  2. Hussain Mohammed Hussain (5 February 2009). مسجد الخميس "الثالث": وصفه والهدف من بنائه. Al-Wasat (Bahraini newspaper) ((гар.)). Retrieved 21 January 2013
  3. UAE's Federal Competitiveness and Statistics Authority (FCSA) 2020 елның 28 апрель көнендә архивланган.(ингл.)
  4. Jeffrey T. Bergner. Country Reports on Human Rights Practices for 2008: Vols. I and II: Joint Committee Print, U. S. House of Representatives and U. S. Senate. — DIANE Publishing, 2008-08. — 1117 с. — ISBN 9781437905229(ингл.)
  5. Sheetal Parmar. Britons 'liable to Sharia divorces' in UAE. BBC, 5.08.2014(ингл.)
  6. Man appeals 80 lashes for drinking alcohol in Abu Dhabi. thenational.ae, 9.06.2012(ингл.)
  7. Bassma Al Jandaly. Estonian soldier to be lashed. gulfnews.com, 16.04.2006(ингл.)
  8. Woman denies affair after hearing she faces stoning. thenational.ae, 29.07.2009(ингл.)
  9. UAE: Death by stoning/ flogging. amnesty.org, 12.06.2006(ингл.)
  10. Robert Evans. Atheists face death in 13 countries, global discrimination: study. reuters.com, 10.12.2013(ингл.)
  11. United Arab Emirates. Facts as drug trafficking, homosexual behaviour, and apostasy are liable to capital punishment(ингл.)
  12. "United Arab Emirates: Briefing for the Human Rights Council Universal Periodic Review" (PDF). p. 3 2020 елның 25 октябрь көнендә архивланган.(ингл.)
  13. Britons warned to respect Ramadan while holidaying in Dubai(ингл.)