Бернат Мункачи

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бернат Мункачи latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Бернат Мункачи
Munkacsi Bernat.jpg
Туган телдә исем венгр. Bernát Munkácsi
Туган 12 март 1860(1860-03-12)
Надьварад, Трансильвания, Австро-Венгрия
Үлгән 21 сентябрь 1937(1937-09-21) (77 яшь)
Будапешт, Венгрия
Күмү урыны Козма урамындагы яһүд зираты[d]
Милләт венгр
Ватандашлыгы Аустрия-Маҗарстан
Flag of Hungary.svg Маҗарстан
Әлма-матер Будапиш үнивирситите[d]
Һөнәре этнограф, тел белгече, фольклористика
Munkácsi Bernát sírja.jpg

Commons-logo.svg Бернат Мункачи Викиҗыентыкта

Бе́рнат Му́нкачи (венгр. Bernát Munkácsi, 12 март 1860, Надьварад, Трансильвания (хәзерге көндә Орадя, Румыния) — 21 сентябрь 1937, Будапешт, Венгрия) — венгр тел белгече, этнограф, әдәбият белгече һәм фольклорчы. Венгр Фән Академиясе академигы (1910 елдан).

1882 елда Мункачи Будапешт университетын тәмамлый һәм калган тормышын тулысынча Идел буе һәм Көнбатыш Себердә яшәүче фин-угор һәм төрки халыкларны һәм аларның венгрлар белән бәйләнешләрен өйрәнүгә багышлый. 1885 елда ул Уфа губерниясен гизә һәм фәнни эзләнү барышында 6 өяздә була.

Мункачи «Ethnographia» журналында редактор була, «Келети семле» («Keleti Szemle») журналын чыгаруны (Игнац Кунош белән бергә) башлап җибәрә, 1904 елда Урта һәм Көнчыгыш Азия Халыкара җәмгыятенең Венгр комитетын оештыра.

1915-1916 елларда Мункачи Эстергом лагерендә була, анда ул әсирлеккә төшкән 25 удмурт Русия империясе гаскәриеннән текстлар язып алуга ирешә.

Бернат Мункачиның эзләнүләре бүгенге көндә дә үзенең әһәмиятен югалтмый.

Төп хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мункачиның чагыштырма тел белеме, тюркология, иранистика һәм этнография өлкәсендә төп фәнни эшләре. Кайберләре галимнең үлеменнән соң башка галимнәр тарафыннан иҗат ителгән:

  • Votják nyelvmutatványok. Ugor füzetek 5., Budapest, 1884.
  • Votják népköltészeti hagyományok., Budapest, 1887.
  • A votják nyelv szótára., Budapest, 1890–1896.
  • Vogul népköltési gyűjtemény. köt I-IV., Budapest, 1892, 1892, 1893, 1896. (A jegyzeteket tartalmazó 2. kötetek megjelenési évei: 1902, 1910, 1952, 1963 &ndash ; az utóbbi kettőt Kálmán Béla rendezte sajtó alá; a II. részhez egy 3. kötet is megjelent 1921-ben.)
  • A vogul nyelvjárások szóragozásukban ismertetve., Budapest, 1894.
  • Déli osztják szójegyzék. (Pápai Károly gyűjtése alapján). Ugor füzetek 12., Budapest, 1896.
  • Árja és kaukázusi elemek a finn–magyar nyelvekben I., Budapest, 1901.
  • Volksbräuche und Volksdichtung der Wotjaken., MSFOu 102. Herausgeben von D. R. Fuchs, Helsinki, 1952.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]