Берсерк (манга)
| Берсерк | |
| Рәссам | |
|---|---|
| Авторлар: |
Кэнтаро Миура (1989—2021) |
| Жанр: | |
| Оригинал теле: | |
| Нәшер итүче: | |
| Сайт: |
younganimal.com/berserk/(яп.) |
«Берсерк» (яп. ベルセルクБэрусэруку) — фэнтези-манга, авторы — Кэнтаро Миура. Беренче том 1989 елда басылып чыккан. Япония мәдәният министрлыгы тарафыннан 2007 елда үткәрелгән сораштыру буенча, барлык вакытларның иң яхшы мангасы арасында 25-нче урында тора[3]. Моннан тыш, манга нигезендә берничә компьютер уены, ранобэ, өч тулы метражлы анимацион фильм һәм 3 аниме-сериал булдырылган. Хәзерге вакытта Япониядә манганың 389 бүлеге басылган (беренче 16сы Animal House журналында, калган 373се Young Animal журналында). Аерым басма 41 танкобон тәшкил итә[4]. 2021 елда 150 мең япон катнашында TV Asahi тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, «Берсерк» барлык вакытларның топ-100 мангасында 91 урынны алган[5].
Манга укучылар арасында да, тәнкыйтьчеләр арасында да зур уңыш казанган[6]. 50 миллионнан артык тираж белән басылган, «Берсерк» Гатс исемле яллы гаскәринең тормышы турында сөйли. Эшләр урта гасыр Европасын хәтерләткән дөньяда бара. Сюжетның нигезен Гатс тирәсендә булган мистик вакыйгалар һәм аның «Карчыга бандасы» (яп. 鷹の団 Така но Дан) дип аталган яллы гаскәриләр җитәкчесе Гриффит белән мөнәсәбәтләре тәшкил итә. Мангада да, анимеда да бик күп кансызлык бар. Бу сериалны «караңгы фэнтези»нең классик вәкиле итә[7][8].
2021 елның 6 маенда Кэнтаро Миура 54 яшендә аорта ярылудан вафат була[9]. Манга тәмамланмаган булып калган[10]. 2022 елның 7 июнендә Hakusensha манга чыгарылышы Кодзи Мори җитәкчелегендә яңадан башланачагын игълан иткән, сюжет авторның идеяләре һәм комментарийлары нигезендә дәвам ителер[11].
Дөнья
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]«Берсерк» мангасының уйлап чыгарылган дөньясы якынча XIV—XV гасырлар Европаны хәтерләтә (шулай ук XVI гасыр башындагы күп кенә хәрби киемнәр). Төп эш урыны — Мидланд патшалыгы, ул Тюдор империясе белән чиктәш булган. Алар арасында йөз ел дәвам иткән сугыш барган. Көнчыгышта зур Кушан империясе урнашкан, аның мәдәнияте Һинд-Иранны хәтерләткән. Моннан тыш, тагын берничә кечерәк патшалыклар, графлыклар, җөмһүриятләр һәм шәһәр-дәүләтләр булган. Океанда, Скеллиг утравында, серле Эльфхейм иле урнашкан. Кушаннарны җиңгәннән соң, Мидландта Фалькония шәһәренә нигез салынган. «Берсерк» дөньясында магия бик аз таралган. Ул Көнчыгышта гына киң таралган булган, анда маглар император Ганишкага буйсынган. Көнбатышта магияне бик аз санлы мәчкәйләр генә белгән. Аларны инквизиция эзләгән, чөнки сихерчелек Изге Тәхет дине тарафыннан актив рәвештә хөкем ителгән. Чиркәү оешмасы католик оешмасына охшаш, башлык шулай ук папа титулын йөртә, ә резиденция Ватикан дип атала.
Төп персонажлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Гатс (яп. ガッツ Гатцу) — манганың төп герое. Озын буйлы, мускуллы, кара чәчле (ак җепле) ир-ат. «Аждаһаларны үтерүче» дигән гаять зур кылыч белән сугыша. «Алтын гасыр» áркасы чорында Гатс — яугир, Лачын отряды капитаны һәм хәрби рейдларны җитәкләүче. Шулай ук «кара кылыччы» буларак билгеле, ул — Гриффиттан коточкыч хыянәт өчен үч алырга юлга чыккан ялгыз җен аулаучы. Аның уң күзе һәм сул беләге юк. Сул кулы урынында кечкенә кул пушкасын яшерүче арбалетлы тимер протез кия. «Меңьеллык империянең лачыны» áркасында — дошманнарны да, хуҗасын да үтерә алырдай куркыныч көчкә ия булган Берсеркның сихри хәрби киемнәрен кия. Каскага ярдәм итәр өчен, үч алудан вакытлыча баш тартып, яңа юлдашлары белән бергә Скеллиг утравына китә. Әмма Гатсның көчле булуына карамастан, ул Касканы Гриффиттан коткарып кала алмый.
Гриффит (яп. グリフィス Гурифису) — «Алтын гасыр» áркасы чорында Лачын отряды җитәкчесе. Бик зур амбицияле кеше: аның тормышының төп максаты — үз патшалыгын яулап алу. Һәм моның өчен ул һәркем һәм һәрнәрсәне дә корбан итәргә әзер. Бик чибәр, акыллы һәм астыртын. Кылыч белән бик яхшы сугыша. Хыялларына омтылган кешеләрне хөрмәт итә. Мидлендны үз кулына алырга тырыша, һәм моны мөмкин кадәр кануннарга туры китереп һәм халык арасында абруен югалтмыйча башкарырга омтыла. Мидленд алдындагы хезмәтләре өчен лорд-протектор дәрәҗәсенә ия була. Гатс киткәнгә күрә, Гриффит принцесса Шарлотта белән мәхәббәт бәйләнешләренә керә һәм моның өчен төрмәгә ташланып, кеше кыяфәтен югалта. Азат ителгәннән соң, Бәһелит ярдәмендә Тотылышны чакыра һәм Илаһ Кулының бишенче фәрештәсе — Фемтога әверелә. Гатска хыянәт итеп, аның күз алдында Касканы көчли һәм отрядтагы калган сугышчыларны җеннәргә ашата. Ялган Тотылыш вакытында Хөкем итү манарасында кеше кыяфәтенә ия була. Фәрештәләрдән яңа Лачын отряды туплый. Принцесса Шарлотта аны Мидленд армиясенең җитәкчесе итеп билгели. Халык өчен Гриффит мессия — «Яктылык лачыны» дип игълан ителә. Кушаннарны һәм Ганишканы тар-мар итеп, үзенең башкаласы Фалькониягә нигез сала. Ай малаена әверелергә сәләтле, ул аңа элек тереләр дөньясына кайтырга мөмкинлек бирә. Шуның ярдәмендә Гриффит Скеллиг утравына үтеп кереп, Касканы урлый.
Каска (яп. キャスカ Кясука) — Лачын отрядындагы бердәнбер кыз, Гриффитның ярдәмчесе һәм беренче урынбасары. Гриффит белән Гатстан соң кылыч белән иң яхшы сугышучы. Гриффит аны коткарганнан соң һәм отрядка кабул иткәннән соң, Каска аңа гашыйк һәм аның өчен барысын да эшләргә әзер була. Гатс «Лачын»нарга алынганнан соң, Каска белән Гатс гел ызгыша башлый. Әмма вакыт узу белән алар дуслаша бара, ә соңыннан йөреп тә китәләр. Манга буенча — отряд һәлак ителгәндә исән калган өч кешенең берсе. Ләкин Тотылышка түзә алмыйча, ул акылын югалта. Аны терелтү өчен Гатска озын сәяхәт ясарга туры килә. Скеллиг утравында аларга эльфлар патшабикәсе ярдәм итә, Каскага хәтерен кайтара. Гриффит тарафыннан урлана.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Thompson, Jason (July 3, 2012). Manga: The Complete Guide (Kindle). Del Rey Books. pp. 135–138. .
- ↑ AniList — 2013.
- ↑ The Top 50 Manga Series | Japan Probe 2012 елның 2 июль көнендә архивланган
- ↑ 「ベルセルク」41巻本日発売、ニューヨーク・タイムズ、ル・モンド、朝日新聞に広告掲載.
- ↑ テレビ朝日『国民15万人がガチで投票!漫画総選挙』ランキング結果まとめ! 栄えある1位に輝く漫画は!?. Animate Times (2020-01-03). 2021-01-09 тикшерелгән.
- ↑ Clements J., McCarthy H., 2006
- ↑ Ross, Carlos.. Berserk. THEM Anime. 2014-04-13 тикшерелгән.
- ↑ Лучшие аниме-сериалы: фэнтези и мистика. «Мир фантастики» (2017-06-21).
- ↑ 訃報 三浦建太郎先生が逝去されました
- ↑ Berserk Manga Creator Kentarou Miura Passes Away at 54.
- ↑ 『ベルセルク』再開のお知らせ (2022-06-07).