Бетти Альвер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бетти Альвер latin yazuında])
Бетти Альвер
Туган телдә исем эст. Betti Alver
Туган Элизабет Альвер
23 ноябрь 1906 ел
Йыгева, Эстония
Үлгән 19 июнь 1989 ел
Тарту, Эстония
Күмү урыны Раади зираты[d]
Ватандашлыгы Эстония
Әлма-матер гимназия Мийны Хярма[d] һәм Тарту университеты[d]
Һөнәре язучы, прозаик, тәрҗемәче

 Бетти Альвер Викиҗыентыкта

Бетти Альвер (үзе, Элизабет Оливер, 1937 елдан Элизабет Тальвик, 1956 елдан Элизабет Лепик, эст. Betti Alver, 1906 елның 23 ноябре, Йыгева, Эстония — 19 июнь 1989, Тарту, Эстония) — Эстония шагыйрәсе, прозаик, тәрҗемәче. А.С. Пушкинның «Евгений Онегин» романын эстон теленә тәрҗемә итә. Эстония ССРның атказанган язучысы (1966). Эстония ССР халык язучысы (1981).

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элизабет Альвер 1906 елның 23 ноябрендә Йыгева шәһәрендә туа. 1924 елда Тарту гимназиясен тәмамлый, 1924-1927 елларда Тарту университетында Эстон теле һәм әдәбиятын өйрәнә.

1927 елда «Җил сөяркәсе» романы басыла. Б.Альверның «Тузан һәм ут» исемле беренче шигырь китабы 1936 елда нәшер ителә. Бетти Альвер тәрҗемәсендә А.С. Пушкинның поэмалары һәм аның «Евгений Онегин» романы (1964), Горькийның «Балачак» һәм «Минем университетларым» басылып чыга. Шулай ук Кристьян Яак Петерсонның немец телендәге шигырьләрен дә тәрҗемә итә. Бетти Альвер шигырьләре рус, поляк, алман, инглиз, чех, итальян һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән. Б.Альвер шигырьләрен рус теленә Юнна Мориц тәрҗемә итә.

Бетти Альвер хөрмәтенә аның туган шәһәрендә «Йолдызлы сәгать» дип исемләнгән көзге шигърият көннәре үткәрелә. 2013 елда Меркурийда кратер — Альвер (Alver) дип исемләнә.

Эстония ССРның Юхан Смуул исемендәге әдәби премиясе лауреаты (1980).

XX гасыр Эстониянең 100 бөек эшлеклесе исемлегенә (1999) язма һәм онлайн тавыш бирү нәтиҗәләре буенча төзелгән исемлеккә керә.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бетти Альвер шагыйрь Хейти Тальвикта кияүдә була. 1956 елда әдәбият белгече, 1940-45 елларда Әдәби музейның беренче директоры Марта Лепикка кияүгә чыга. Эдуард Альвер (Азатлык сугышы вакытында Кайтселиита командиры) һәм Сийм Каллас туганнар була.

Шигырь китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Пыль и огонь» (1936);
  • «Звездный час» (1966);
  • «Хлопья жизни» (1971);
  • «Летающий город» (1979);
  • «Кораллы Эмайыги» (1986).

Әдәбият исемлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Леэтмаа Е. Бетти Альвер — 100 // Пярнуский экспресс. — 2006. — 27 окт.