Бибисара Азаматова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бибисара Азаматова latin yazuında])
Җенес хатын-кыз
Туу датасы 21 октябрь 1949(1949-10-21)
Туу урыны Бәхтегәрәй, Мерясовский сельсовет[d], Баймак районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлем датасы 20 октябрь 2020(2020-10-20)[1] (70 яшь)
Үлем урыны Уфа, Россия
Һөнәр төре инженер-технолог, җырчы
Эшчәнлек өлкәсе директор[d]

Бибисара Азаматова (21 октябрь 1949 ел — 20 октябрь 2020 ел) — инженер-технолог, хуҗалык эшмәкәре, үзешчән җырчы. Хезмәт ветераны (1988). Башкортстан Республикасының атказанган азык индустриясе хезмәткәре (1992). 1980-1998 елларда Баймак сыра кайнату заводы директоры.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бибисара Мостафа кызы Азаматова 1949 елның 21 октябрендә Башкорт АССР-ының Баймак районы Бәхтегәрәй авылында дөньяга килгән. 8 яшенә кадәр Бибисара әбисендә тәрбияләнә, авыл җирендә, башка балалар кебек, яланаяк, әрсез, эшлекле булып үсә. Читтә эшләргә мәҗбүр булган әнисе аны үз янында (Мерәс авылына) алганнан соң, Бибисара әнисенә булышчы да, дус та булырга тырыша. Авылларында башлангыч мәктәп кенә булганга күрә, бишенче класслы Таулыкай авылында укырга туры килә, туганнарында яши. Алтынчы класстан алып, үз теләге белән, Сибай мәктәп-интернатында белем ала. 12 яшьлек яшүсмер кыз-бала, башкалар җәйге каникулларда пионерлагерьларда рәхәтләнеп ял иткәндә, колхозда 25-шәр сыер һава, печән чаба. 1967 елдан 1998 елга кадәр Баймак сыра кайнату заводында эшли. 1967 елдан — ВЛКСМ комитеты секретаре, 1970 елдан — профком рәисе, 1971 елдан — фирка оешмасы секретаре, 1980 елдан — директор. Читтән торып Мәскәүдәге Бөтенрусия азык институтында белем ала (1983). 1998 елдан «Башак» ЯАҖ директоры, ә 1999 елдан — «Нур» рестораны директоры (икесе дә Баймак шәһәрендә). 2002 елдан Уфа шәһәрендә Республика халык иҗаты үзәге директоры урынбасары, ә 2007 елдан Башкорт хореография колледжының китапханә җитәкчесе булып эшли.

Иҗади эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бибисара Азаматованың тормышында җыр һәр вакыт аеруча мөһим урын алып тора. Баймак районында гастрольләргә килгән артистларны үзенә хас ихласлыгы, юмартлыгын белән каршы алып, аларга хөрмәт күрсәткән чаклары бик күп була. Ә йөрәге түрендә, күңелендә яткан моң чишмәсе, бала чактан ишеткән көй-моңнар тыңгы бирми, ургылып чыга, олыгая барган саен аларны белдерү теләге туа.

1997-1998 елларда мактаулы җырчы Фәридә Кудашева кушуы белән «Уфа-Казан-Болгар» маршруты буенча оештырылган теплоход турында һәвәскәр җырчылар концертларында катнаша башлый, бик күп тапкыр бу конкурс-концертларда җиңүче булып таныла һәм 2010 елда беренче тапкыр теплоход сәхнәсендә үзе соло концертын бирә. Бибисара Мостафа кызы репертуарында башлыча халык һәм ретро җырлары урын ала. Аның аккомпаниаторлары республикада билгеле баянчылар Ридик Фәсхетдинов, Илшат Яхин, Хәлит Фатихов һәм аның ике улы Илшат һәм Айнур булуы үзе күп нәрсә турында сөйли. Бибисара Азаматова 5 соло концерт бирә, аларның икесе — Рәил Өмөтбаев белән, өчесе яшь артистлар катнашында оештырыла.

Лаеклы ялга чыкканнан соң Бибисара Мостафа кызы үзе яраткан шөгыленә керешә: ул сәхнәгә баса. Аның чыгышлары, һәр концерты Башкортстанда гына түгел, Татарстанда да, гомумән, милләттәшләре яшәгән һәр төбәктә көтеп алына, шыгрым тулы залларда зур уңыш белән үтә. Бибисара Азаматова феномены турында бөтен җөмһүрият журналлары («Тамаша» «Шоңкар», «Башкортстан кызы») һәм газеталары («Кичке Уфа», «Яшьлек», «Башкортстан») язып чыга.

Бибисара Мостафа кызы Азаматова 2020 елның 20 октябрендә Уфа шәһәрендә вафат була.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Башкортстан Республикасының азык индустриясенең атказанган хезмәткәре» (1992)
  • «Хезмәт ветераны» медале (1988)
  • «Башкортстан кулланучылар кооперациясе отличнигы» (1982)
  • Башпотребсоюзның мактау грамоталары (1983, 1984, 1992)
  • Башкортстан Республикасының азык сәнәгате министерствосының грамотасы (2002)
  • «Ел җыры — 2015» — лауреат (Рәил Өмөтбаев белән дуэт өчен)
  • «Юлдаш җыры» — 2013, 2014, 2015, 2016, 2017, 2018 хит-парадында җиңүче (Гран-при)
  • «Башкорт җыры» — 2015 (Р. Төхвәтуллин белән), 2017 хит-парадында җиңүче (Гран-при)
  • Уфа шәһәре округы мактаулы грамотасы — купьеллык мактауга тиешле эшчәнлеге өчен (2017)
  • Р. Нуриев исемендәге Башкорт хореография колледжы кадерле грамотасы (2017)
  • «Ана теле» татар җәмгыяте дипломы (2015)
  • «За ратную доблесть» миналы (Б. Громов култамгасы белән ВОВ буенча боерыгы, 10 февраль 2019 ел)
  • Җөмһүрият кала-районнарының, чит өлкәләрнең күп санлы рәхмәт хатлары һәм грамоталары

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

https://shonkar.rbsmi.ru/articles/common_material/Бибисара%20ханым/ 2020 елның 14 июнь көнендә архивланган.

https://vk.com/public126308061

https://www.bashinform.ru/news/813381-v-ufe-po-itogam-slushatelskogo-golosovaniya-obyavili-pobediteley-festivalya-pesnya-goda-2015/В 2021 елның 1 март көнендә архивланган.

  1. Башинформ / мөхәррир А. В. Валиев — 1992.