Рамил Бигнов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рамил Бигнов latin yazuında])
(Бигнов Рамил битеннән юнәлтелде)
Рамил Бигнов
Туган 1956(1956)
Югары Аташ авылы, Башкортстанның Чакмагыш районы,
Милләт татар
Һөнәре эшкуар, җәмәгать эшлеклесе

Рамил Бигнов — «Башкортстан татарлары» берлеге рәисе, күренекле җәмәгать эшлеклесе, эшкуар.

Рамил Имамәгъзәм улы Бигнов 1956 елның февраль аенда Башкортстанның Югары Аташ авылында дөньяга килә. Югары уку йортын тәмамлагач, комсомол оешмасын җитәкли. Хәрби хезмәтен Әфганстаннда үтә. Уфада, зур төзелеш оешмасын җитәкли. Аннары Россия Дәүләт думасында депутат булып хезмәт итә, аннан соң шәхси бизнесын оештыра.

Соңгы елларда Башкортстан оппозициясе җитәкчеләренең, татар милли хәрәкәт лидерларының берсе.


« Хаклык өчен көрәштә бер адым да артка чигенергә исәбем юк. Республикада күп кенә татар милли оешмалары җитәкчеләре йә куркытылып беткән, йә инде алар очсызга сатып алынган, монысы да сер түгел. Бу шартларда безгә, киресенчә, үҗәтләнеп көрәшергә кирәк. Чөнки без, ихтыярсыздан, көрәшергә мәҗбүр ителгәнбез.
Рамил Бигнов
»

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]