Бидәңге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бидәңге latin yazuında])
(Бидәнгә битеннән юнәлтелде)
Беденьга
География
АТБ Татарстан, Сембер өлкәсе
Ил Россия
ДДӨБ 79 метр Edit this on Wikidata
Координатлар 54°37'51.694"тн, 48°22'41.642"кнч, 54°47'27.161"тн, 48°31'39.968"кнч, 54°47'25.80"тн, 48°31'41.63"кнч
РДСР 08010400612112100002461
Нинди сулыкка коя Кылна Edit this on Wikidata
Бассейн мәйданы 269 км² Edit this on Wikidata
Озынлык 30 километр Edit this on Wikidata
Карта

Бидәңге (рус. Беденьга) — Кылна (Зөя бас.) елгасы кушылдыгы. Татарстанның Тәтеш районы, Сембер өлкәсенең Чынлы районы[1] биләмәләрендә ага. Елга озынлыгы 30 км.

Су реестры мәгълүматы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Елга башы — Сембер өлкәсе территориясенең чигендә, тамагы Тәтеш районының Салман авылыннан көньяк-көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге — 140 м, тамагыныкы — 79 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы — 3%. Б. елгасының 4 тән алып 18 км га кадәр озынлыктагы 6 кушылдыгы бар, иң зурысы — Тархан елгасы. Елга челтәренең тыгызлыгы — 0,29 км/км². Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле — 0,11-0,25 л/с•км². Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы — 78 мм, ташу агымы катламы — 70 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы — 0,06м³/с. Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л. Су ресурслары сугару өчен кулланыла. Бидәңге бассейнында Тәтеш аучылык тыюлыгы урнашкан.

Россия дәүләт су реестры мәгълүматы буенча елга Югары Идел бассейн округында урнашкан. Кече елга бассейны — Идел елгасы кушылдыклары бассейны, елга бассейны — (Югары) Идел Куйбышев сусаклагычына кадәр (Ука бассейныннан тыш).[2]

Су ресурсларының федераль агентлыгы мәгълүматы буенча:[2]

  • Дәүләт су реестрында су объектының коды — 08010400612112100002461
  • Гидрологик өйрәнү (ГӨ) буенча коды — 112100246
  • Бассейн коды — 08.01.04.006
  • ГӨ буенча саны — 12
  • ГӨ буенча чыгарылышы — 1

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Гидротехник Корылмалар һәм дәүләт су кадастрының Россия Үзәк реестры».
  2. 2,0 2,1 РФ су реестры мәгълүматлары: Беденьга.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]