Бидәңге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бидәңге latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Бидәңге
Тасвир
Озынлыгы 30 км
Бассейн мәйданы 269 км²
Елгалар бассейны (Югары) Идел Куйбышев сусаклагычына кадәр (Ука бассейныннан тыш)
Елга тамагы Кильна елгасы
Урнашкан урыны
Ил Русия
Төбәк Татарстан, Сембер өлкәсе

Бидәңге (рус. Беденьга) — Кылна (Зөя бас.) елгасы кушылдыгы. Татарстанның Тәтеш районы, Сембер өлкәсенең Чынлы районы[1] биләмәләрендә ага. Елга озынлыгы 30 км.

Су реестры мәгълүматы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Елга башы — Сембер өлкәсе территориясенең чигендә, тамагы Тәтеш районының Салман авылыннан көньяк-көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге — 140 м, тамагыныкы — 79 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы — 3%. Б. елгасының 4 тән алып 18 км га кадәр озынлыктагы 6 кушылдыгы бар, иң зурысы — Тархан елгасы. Елга челтәренең тыгызлыгы — 0,29 км/км². Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле — 0,11-0,25 л/с•км². Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы — 78 мм, ташу агымы катламы — 70 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы — 0,06м³/с. Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л. Су ресурслары сугару өчен кулланыла. Бидәңге бассейнында Тәтеш аучылык тыюлыгы урнашкан.

Русия дәүләт су реестры мәгълүматы буенча елга Югары Идел бассейн округында урнашкан. Кече елга бассейны — Идел елгасы кушылдыклары бассейны, елга бассейны — (Югары) Идел Куйбышев сусаклагычына кадәр (Ука бассейныннан тыш).[2]

Су ресурсларының федераль агентлыгы мәгълүматы буенча:[2]

  • Дәүләт су реестрында су объектының коды — 08010400612112100002461
  • Һидрологик өйрәнү (ҺӨ) буенча коды — 112100246
  • Бассейн коды — 08.01.04.006
  • ҺӨ буенча саны — 12
  • ҺӨ буенча чыгарылышы — 1

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Һидротехник Корылмалар һәм дәүләт су кадастрының Русия Үзәк реестры».
  2. 2,0 2,1 Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. РФ су реестры мәгълүматлары: Беденьга.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]