Эчтәлеккә күчү

Биектау

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Биектау latin yazuında])
Биектау
Сурәт
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Высокогорское сельское поселение[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Высокогорское сельское поселение[d][1]
Халык саны 17 736 (2021)[2]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 130 метр
Почта индексы 422701
Карта
 Биектау Викиҗыентыкта

һәм

Биектау рус. Высокая ГораТатарстан Республикасының Биектау районындагы авыл.

Халык саны — 9589 тирәсендә (2010).[3] Почта индексы — 422701.

Биектау тимер юл станциясеннән 2 км көньяктарак, КазанПермь автомобиль юлы буенда.

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.8 °C -10.8 °C -5.7 °C 4.6 °C 13.5 °C 18.4 °C 20.4 °C 17.8 °C 12.2 °C 4.5 °C -4.6 °C -10 °C 4.1 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[4]. Уртача еллык һава температурасы 4.1 °C.[5]

XVI гасырда 2 нче яртысында Казан ханлыгы чорындагы Байгыш авылы урынында нигез салына.

Революциягә кадәрге чыганакларда Рождественский исеме белән дә билгеле. Халкы башта Казан Дөньядан күчү Елантавы монастырена карый, 1764 тә экономик разрядка күчерелә, соңрак дәүләт крәстияннәре катлавына керә; игенчелек һәм терлек үрчетүдән тыш, умартачылык, тимерчелек, пыяла кую, итек тегү, киез итек басу белән шөгыльләнә. 20 йөз башында волость идарәсе урнаша, этап йорты була. Раштуа-Богородица чиркәве (1881-86 да төзелә; архитектура истәлеге), земство мәктәбе (1870 тә ачыла), җил тегермәне, 8 тимерчелек, сыраханә, 1 шәраб һәм 8 бакалея кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2084,2 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Сабакай волостена керә. 1920дән - ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан - Казан авыл районында, 1935 нең 10 февраленнән Биектау районында. 1963 нең 1 февраленнән - Питрәч районында, 1965 нең 12 гыйнварыннан - яңадан Биектау районында.

Халык саны
1646 1859 1897 1908 1920 1926 1938 1949 1958 1970 1989 2002 2010
142 979 950 1043 1032 1227 1219 1025 1154 1728 6446 7768 9589

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): руслар — 53%, татарлар — 43%.

Халкының төп шөгыле - кырчылык, терлекчелек. «Казан авыл хуҗалыгы техникасы», «Биектау машина-трактор станциясе» акционерлык җәмгыятьләре.