Биек аю көпшәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Биек аю көпшәсе latin yazuında])
Биек аю көпшәсе
Сурәт
Кыскача исем A. lycoctonum
Халыкара фәнни исем Aconitum lycoctonum L., 1753[1]
Таксономик ранг төр[1]
Югарырак таксон Аю көпшәсе[1]
Таксонның халык атамасы Gelber Eisenhut[2], oměj vlčí mor[3] һәм hukanukonhattu[4]
Нинди вики-проектка керә ВикиПроект Инвазив биология[d]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomydetail.aspx?id=401434[5]
 Биек аю көпшәсе Викиҗыентыкта

Биек аю көпшәсе, йә аю көпшәсе, йә аю табаны (лат. Acónitum excelsum) — Аю табаны ыругларның бер төре казаякчалар гаиләлегеннән (Ranunculaceae) күпъеллык, агулы үләнчел үсемлек. Ашарга ярамый, аның б/н сарык һәм кәҗәләр еш агулана.

Үсемлек исеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аю көпшәсе дигән исемен Татар теле сүзлекләрендә теркәлгән[6]. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә аю көпшәсе ботаник термин буларак кабул ителгән: Бала-чага да аю көпшәсен кисеп насос ясый да су сибешә, нәниләр күбәләк куа И.Рәмиев[7].

Тышкы күренешләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эре, куе яшел яфраклы юан һәм озын көпшәле үсемлек[8]. Салкынга чыдам, туфракка таләпчән түгел. 100-200 см озынлыктагы үсемлек. Тамыры бүлбесыман, төерле. Сабагы туры, ботаклы. Яфраклары эре, бармаксыман бүленмәле яисә телмәле. Чәчәкләре – соргылт-тонык миләүшә төсле, сирәк кенә ак, сабак очындагы куе чукка җыелган. Җимешләре – өч кырлы күп орлыклы табакча. Май-июнь айларында чәчәк ата. Күбесенчә орлыктан үрчи[9].

Таралулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

300 гә якын Аю табанының Биек аю көпшәсе дигән төре генә Татарстанда очрый. Ул урман аланнарында, куак араларында, елга буйларында үсә[10].

Кулланышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык медицинасында аны дару үләне буларак беләләр һәм файдаланалар[11]. Тамырларында һәм шулай ук җир өстендәге өлешләрендә шактый микъдарда алкалоидлар бар[12].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  2. FloraWeb
  3. Portál informačního systému ochrany přírodyAgentura ochrany přírody a krajiny České republiky.
  4. Finnish Biodiversity Information Facility — 2012.
  5. GRIN үсемлекләр таксономиясе
  6. Табигыять һәм биология терминнары. Казан, 1935. 123 б.; Татарча-русча сүзлек. М.: Советская энциклопедия. 1966. 864 б.; Русча-татарча авыл хуҗалыгы терминнары сүзлеге. Казан, 1971. 304 с.
  7. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: Өч томда. Казан: Татар кит. нәшр., 1 т. 1977. 475 б.
  8. Хәйретдинова Т.Х. Табигать концепты: үсемлекләр дөньясы / Т.Х. Хәйретдинова. – Ка-зан: ТӘһСИ, 2017. – 384 б. ISBN 978-5-93091-232-6
  9. Татар энциклопедиясе: 6 томда / Баш мөхәррир М.Х.Хәсәнов, җаваплы мөхәррир Г.С.Сабирҗанов. — Казан: «ТР ФАнең Татар энциклопедиясе институты» дәүләт учреждениясе, 2008. 1 т.:А-В. — 259 б.
  10. Татар энциклопедиясе: 6 томда / Баш мөхәррир М.Х.Хәсәнов, җаваплы мөхәррир Г.С.Сабирҗанов. — Казан: «ТР ФАнең Татар энциклопедиясе институты» дәүләт учреждениясе, 2008. 1 т.:А-В. — 259 б.
  11. Иванова Р.Г.Словарь справочник по флоре Татарии. Казань, 1988. 285 с.
  12. Татар энциклопедиясе: 6 томда / Баш мөхәррир М.Х.Хәсәнов, җаваплы мөхәррир Г.С.Сабирҗанов. — Казан: «ТР ФАнең Татар энциклопедиясе институты» дәүләт учреждениясе, 2008. 1 т.:А-В. — 259 б.