Биеш урта мәктәбе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Биеш урта мәктәбе latin yazuında])
(Биеш мәктәбе битеннән юнәлтелде)
Биеш урта мәктәбе
Нигезләнү датасы 1904
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Апас районы
Урын Биеш

Биеш урта гомуми белем бирү мәктәбе (рус. Бишевская средняя общеобразовательная школа») — Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы Биеш авылында урнашкан белем йорты.[1] Бүгенге көндә мәктәптә 105 укучы укый, алар Биеш, Свияжск, Кабык Күпер, Семь Ключей, Кормаш, Болын Балыкчы, Ындырчы авылларыннан килеп белем ала.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

16 гасырга кадәр Биеш авылында мәктәп булмый. Авыл кешеләре укый, яза белмәгәннәр. 1904 елда язуга, укуга, санауга өйрәтә торган 2 еллык чиркәү мәктәбе оештырыла. 4 малай һәм ике кызны укырга, язарга поп һәм дьяк өйрәтә. Малайларның исемнәре билгеле түгел, кызлар-Варя һәм Александра исемле була. Аннан соң бу мәктәп 3 еллык дөньяви белем бирү мәктәбе итеп үзгәртелә. Математика һәм рус теле өйрәтелә башлый. Мәктәпкә кайбер ярлы балалары да йөри. Бу чорда мәктәп эшчәнлеге Биеш авылы помещигы Шуркин Александр кызы белән бәйле.[1]

Совет чоры

1912 елда яңа укытучылар булып ирле-хатынлы Лаврентьевлар килә. Мәктәпнең 12 кв.м. мәйданлы кечкенә бер бүлмәсендә яшиләр. Белем бирү белән беррәттән, авыл халкы арасында наданлыкны бетерү өчен бик күп эшләр башкаралар. Театр оештыралар, укый-яза белмәгән авыл кешеләре өчен ликбез ачалар. Бу эштә мәктәпне тәмамлаган яшьләр да читтә калмый. Шул укучыларның берсе- хәрби журналист, контр-адмирал Золин Иван Иванович була.

1930 еллар башында Мәгариф наркомы Анатолий Луначарский тәкъдиме буенча мәктәп 4 еллык башлангыч мәктәпкә әйләндерелә.Бу елларда мәктәпне авылның хөрмәтле кешесе Телишев Петр Павлович җитәкли.

Бөек Ватан сугышы чоры

1940 еллар башында мәктәп коллективы махсус педагогик белемле хатын-кыз укытучылар белән тулылана.Укытучы ир-атлар сугышка китә. А.С. Солдатова, П.В. Шатунова , Е.В.Матвеева , А.С. Ярцева кебек укытучылар балаларны белемле итүдә зур тырышлык куя.

Сугыштан соңгы чор

1950 елда мәктәп 7 еллыкка әйләнә. Аның директоры итеп Игнатьев Алексей Дмитриевич куела. Мәктәп коллективы 7 укытучыдан тора. Укыту урынбасары, химия, биология укытучысы- Денисов Павел Николай улы, математик – Магина Анастасия Петр кызы, телче – Машина Александра Яков кызы, география укытучысы – Денисова Зинаида Кирилл кызы, физика укытучысы – Съемщикова Зинаида Александр кызы, немец теле мөгаллиме – Игнатьева Мария Павел кызы, хезмәт һәм физик тәрбия укытучысы– Курбатов Пётр Степан улы (Бөек Ватан сугышында катнаша, сугыш һәм хезмәт ветераны) була. Бу чорда мәктәпкә рус телен өйрәнергә дип Каратун, Дәүләки, Болын Балыкчы авылы балалары йөри башлый.[1]

1965 елда мәктәп сигезеллык буларак санала башлый.Директоры итеп Денисов Павел Николаевич, укыту эшләре буенча директор урынбасары итеп Машина Александра Яков кызы билгеләнә.

Коллектив яшь укытучылар белән тулылана. Математиканы Д.Я Сибгатуллина, М.Ф Гурьянова, тарихны – С.П.Губанова, рус телен – Л.В.; Колсанова,башлангыч сыйныфларны – Н.А.Блохина, биологияне – З.А. Гимадиева укыта.

1986 елда мәктәпне Зиннатуллин Рәис Вәкил улы җитәкли. Укыту эшләре буенча директор урынбасары итеп Машина Александра Яков кызы билгеләнә.

1989 елдан 2005 елга кадәр мәктәпне Губанова Светлана Петр кызы эшли.[1]

Яңа мәктәп

1995 елда яңа мәктәп нигезенә фундамент салына. 1997 елның 1 сентябрендә яңа урта мәктәп 186 укучыны кабул итә. Мәктәп ачылышына якташыбыз, балалар шагыйре Шәүкәт Галиев,Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура министры, Биеш авылында туып-үскән Николай Дмитриевич Денисов, Апас районы хакимият башлыгы Ә.К.Садретдинов, Апас мәгариф бүлеге мөдире Илгизәр Гыйльфанов килә. 1999 елда 12 укучыдан торган 1 чыгарылыш була.

2006 елдан 2011 елга кадәр Биеш мәктәбенең директоры булып Курамшин Фаил Госман улы санала.Яңа мәктәп зур, иркен, якты. Барлык фәннәр буенча аерым класс кабинетлар җиһазланган.

Бүгенгесе көндә мәктәпне Замдиханов Зөфәр Алимҗан улы җитәкли.[1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Азат Сункишев. Апастовская историко-краеведческая энциклопедия: памятники археологии, истории, культуры, водные и другие объекты. Том 1.- Казань: Республиканский центр мониторинга качества образования, 2013.-стр.40

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]