Бизнес

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бизнес latin yazuında])
Бизнес
Сурәт
Кайда өйрәнелә административ бизнес[d]
Проект яки миссиянең максаты profit[d] һәм табыш[d]
Үрнәк элементы Apple Inc. һәм McDonald’s
Нинди вики-проектка керә Проект:Компанияләр[d]
Эпонимик төркемнәр төркеме Төркем:Ширкәтләр төркемнәре
Commons-logo.svg Бизнес Викиҗыентыкта

Бизнес (ингл. business - эш, һөнәр, предприятия; бәлки фр. business яки турыдан-туры инглиз теленнән кергән), эшкуарлык - системалы рәвештә табыш алуга юнәлтелгән эшчәнлек.[1]

Татар телендә эшкуарлык һәм бизнес сүзләре синоним буларак кулланыла,[1][2][3] ләкин кайвакыт алар төрле мәгънәләргә дә ия.[4][5]

Базар икътисадында күпчелек икътисади эшчәнлек төрләре бизнес формалары булып тораллар, шуңа күрә бизнес җәмгыятьнең икътисади һәм социаль үсеш чыганагы булып санала.

Хезмәткәрләр саны буенча, җитештерү күләме, эшчәнлек шартлары, кече, урта һәм эре бизнес аерылып тора. Кече бизнес - иң масштаблы, әмма һәр бизнесмен базарда кечкенә өлешне били. Кагыйдә буларак, бу ваклап сату, хезмәт күрсәтү яки бертөрле продуктлар җитештерүче кечкенә предприятие. Кайбер илләрдә мондый бизнеска дәүләт ярдәме системасы бар, чөнки ул аз керемлеле күп санлы эш урыннары белән тәэмин итә.

Эшкуар, гадәттә, активын капиталга әйләндерергә омтыла, бу хуҗаның шәхси катнашуына карамастан, керем китерәчәк, ул үз предприятиесендә эшләвен дәвам итә ала, ләкин бүтән эшкә дә күчә ала.

Бизнес төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җитештерү бизнесы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җитештерү бизнесы җәмгыятьтә аеруча мөһим функцияне башкаручы махсус җитештерү структуралары кысаларында (нигездә дәүләтнеке булмаган предприятиеләр кысаларында) тормышка ашырыла. Алар материаль һәм рухи товарлар җитештерәләр, алар шәхесләр (куллану товарлары) һәм юридик затлар (җитештерү чаралары) тарафыннан кулланыла.

Коммерция бизнесы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Коммерция бизнесы тиешле коммерция оешмалары аша алып барылырга мөмкин. Аларга коммерция оешмалары - кибетләр, супермаркетлар, товар биржалары һ.б. керә. Аларның төп коммерция эшчәнлеге - төрле товарлар һәм хезмәтләр сатып алу һәм сату . Коммерция бизнесы товар җитештерүчеләрдән товар сатып алып, сәүдә учреждениеләренә саткан һәм табышларын чыгаручы күп санлы оешмаларның сатып алу һәм арадашчы эшчәнлеген үз эченә ала.Җитештерүчеләр һәм сәүдә оешмалары арасында арадашчы никадәр күбрәк булса, кулланучылар сатып алган товар кыйммәтрәк була.

Финанс бизнесы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Финанс бизнесы - махсус, бәйсез коммерция бизнесы, анда махсус товарлар - милли һәм чит ил валютасы, кыйммәтле кәгазьләр (акцияләр, вексельләр, облигацияләр һ.б.).сатыла һәм сатып алына. Бу бизнеста кредит формасындагы акча билгеле бер вакытка сатып алучыга "сатыла", ул соңыннан кредитордан алынган барлык сумманы тулысынча түли һәм аны куллану өчен билгеле процент түли. Соңгысы - бу продукт өчен бәянең бер төре һәм кредит учреждениесенә билгеле бер табыш бирә. Чит ил валютасын сатып алып һәм яңадан сату, шулай ук кыйммәтле кәгазьләр дә финанс бизнес өлкәсенә карый, анда хезмәт предметы һәм әзер продукт бар, бу бизнес уңышлы алып барылса, хуҗасына табыш китерә. Финанс бизнесы коммерция банклары, кредит союзлары, инвестицияләр һәм лизинг компанияләре, фонд биржалары, страховка һәм ышаныч компанияләре кебек төрле оешмалар һәм учреждениеләр аша алып барыла.

Арадашчы бизнес[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аның асылы булып транзакция белән кызыксынган якларны билгеле бер түләү яки транзакция процентына тоташтыру. Мәсәлән, күчемсез милек агентлыгы .

Страховка бизнесы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Страховка бизнесы - финанс бизнесының махсус формасы. Страховкалау компаниясе клиентларга элек түләнгән иминият взносларыннан иминләштерелгән вакыйга булган очракта компенсация түли. Гадәттә, иминләштерелгән вакыйганың килеп чыгу ихтималы юк, һәм түләү иминият взносыннан артып китә. Шулай ук, страховка билгеле бер вакыт өчен гамәлдә. Мәсәлән, 10 кеше машиналарын ел дәвамында аварияләрдән иминләштергән, һәрберсенә 100 сум иминият взнослары түләгән. Бу ел эчендә бер кеше генә авариягә дучар булды һәм 300 сумга зыян күрде. Ел ахырына калган 700 сум - иминият компаниясенең чиста табышы була.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Татар лексикологиясе: өч томда / проект җит. М.З. Зәкиев; ред. Г.Р. Галиуллина. – Казан: ТӘһСИ, 2016. – Т. II. – 392 б. ISBN 978-5-93091-213-5
  2. Бизнес // Российский энциклопедический словарь. / глав. ред. А. М. Прохоров. — М.: «Большая российская энциклопедия», 2000. — С. 160 (книга 1).
  3. Предпринимательство // // Российский энциклопедический словарь. / глав. ред. А. М. Прохоров. — М.: «Большая российская энциклопедия», 2000. —— С. 1242 (книга 2).
  4. Бизнес 2016 елның 9 апрель көнендә архивланган. // Экономика. Словарь по обществознанию / под ред. Ю. Ю. Петрунина, М. И. Панова. — М., 2006.
  5. Асаул А. Н. Организация предпринимательской деятельности 2018 елның 27 гыйнвар көнендә архивланган.. — С. 19

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бизнес / Е. Е. Румянцева // Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов. — М. : Большая российская энциклопедия, 2004—2017.
  • Воробьев, Е. Б. История развития бизнеса в России и за рубежом: методические указания / Е. Б. Воробьев; Яросл. гос. ун-т им. П. Г. Демидова. — Ярославль: ЯрГУ, 2012. — 52 с.