Бизнә (Идел кушылдыгы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бизнә (Идел кушылдыгы) latin yazuında])
Бизнә
Сурәт
Кушыла: Идел
Кушылдыгы Наясолка
Су җыю бассейны Идел бассейны[d]
Су чыгымы 197 м³/с
Бассейн мәйданы 805 км²
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Татарстан
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 49 метр
Озынлык 45 km
Карта
 Бизнә Викиҗыентыкта

һәм

Бизнә́ елгасыКөнбатыш Кама аръягындагы елга. Иделнең сул кушылдыгы. Озынлыгы — 38,8 км, бассейнының мәйданы — 805 км². Елга башы — Әлки районының Татар Төгәлбае авылыннан 4 км көньяк-көнчыгыштарак, тамагы — Спас районының «КИМ» совхозы посёлогы янында. Елга башының абсолют биеклеге — 143 м, тамагыныкы — 53 м. Бизнәнең су җыелу мәйданы — ерымнар һәм сызалар белән киселгән дулкынсыман тигезлек. Су җыелу мәйданының урманлылыгы — 6%. Бизнә елгасының 5 тән алып 17,2 км га кадәр озынлыктагы 6 кушылдыгы бар, иң зурысы — Наясолка елгасы (уң кушылдык). Елга челтәренең тыгызлыгы — 0,18 км/км². Бизнәнең үзәне асимметрияле, уңъяк битләре биек (35 м га кадәр) һәм текә. Тугае ике яклы, тоташ, тигез, 100-200 м киңлектә, болынлыклы. Елга юлы бормалы, киңлеге — 7-10 м. Елга тирәнлеге киң җирендә — 1-1,5 м, сай җирдә — 0,3-0,7 м. Елга режимы 1954 елдан башлап Антоновка авылы янындагы постта өйрәнелә. Агым тизлеге сай җирдә — 0,51-1, киң җирендә — 0,2-0,3 м. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле — 0,51-1 л/с•км². Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Елга башыннан Кошки авылына кадәр елга кибә. Язгы ташу күләме еллык су агышының 70% чамасын тәшкил итә. Антоновка авылы янында су биеклегенең уртача еллык тирбәлеше — 1,6 м (макс. 3 м). Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы — 140 мм, ташу вакытындагы су катламы — 110 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрьнең беренче ун көне эчендә туңа. Кыш ахырына бозның калынлыгы 84 см га җитә. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы — 0,322м³/с. Антоновка авылы янында уртача еллык су чыгымы 0,82м³/с тәшкил итә. Иң зур чыгым — 197 м³/c 1963 елның язында билгеләнә. Суы гидрокарбонат-сульфат-кальцийлы, язын чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын — 100-200 мг/л, кышын һәм җәен — 400-500 мг/л. Суның болганчыклыгы 1400 г/м³ га җитә. Елга утырмаларының уртача еллык күләме 38 мең т га тигез. Бизнә бассейнында гомуми күләме 3,1 млн. м³ булган 3 буа бар. Су ресурслары сугару өчен һәм хуҗалык-көнкүреш максатларында кулланыла.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]