Шәүкәт Биктимеров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шәүкәт Биктимеров latin yazuında])
(Биктимеров Шәүкәт битеннән юнәлтелде)
Шәүкәт Биктимеров
Туган телдә исем Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров
Туган 28 октябрь 1928(1928-10-28)
Миңгәр, Саба районы, Татарстан
Үлгән 28 май 2012(2012-05-28) (83 яшь)
Казан, Татарстан
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Яшәгән урын Павлюхин урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан театр укуханәсе
Һөнәре актёр
Эш бирүче Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Рәмзия Даутова
Балалар кызы Гүзәл,
улы Искәндәр[2]
Бүләк һәм премияләре ССРБ халык артисты - 1977 РСФСРның К. С. Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе - 1979Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе«Тантана» премиясе - 2002

 Шәүкәт Биктимеров Викиҗыентыкта

Шәүкәт Биктимеров, Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров (1928 елның 28 октябре, Миңгәр, Саба районы2012 елның 28 мае, Казан) — татар артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, ТАССР (1968), РСФСР (1970), ССРБ (1977) халык артисты, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт (1967), РСФСР Дәүләт (1979), «Тантана» (2002) премияләре лауреаты[3], Татарстан Фәннәр Академиясенең шәрәфле әгъзасы (2007). 1958-1991 елларда — КПСС әгъзасы.

Шәүкәт Биктимеров берничә дистә рольне уңышлы башкаруына карамастан, аны чын мәгънәсендә таныткан образы — «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә Әлмәндәр бабай роле. Әлеге образ инде озак еллар дәвамында сәхнәдә татар милләте йөзен, аның намусын, иманын һәм кыйбласын чагылдырган легендар каһарман булып тора.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәүкәт Биктимеров 1928 елның 28 октябрендә Татарстанның Саба районы Миңгәр авылында туа. Тимершык авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшләп ала. 1945 елда Шәүкәт Биктимеров Казанга килеп театр училищесына укырга керә һәм 1949 елда аны тәмамлый. Шул ук елны Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли башлый. Армиягә алына, театрга яңадан 1953-1954 елгы сезон башында кайта.

Озак еллар дәвамында театрда хезмәт итә. 1967 елда ул Чыңгыз Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» спектаклендәге Байтимер роле өчен ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була. 1979 елда исә Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендәге Әлмәндәр роле өчен РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә.

1975-1980 елларда Шәүкәт Биктимеров — ТАССР Югары Советы депутаты.

Лаеклы ялга чыккач, ул гомерен Казанда үткәрә. 2012 елда ул «Тантана» премиясенең «Намус һәм тугрылык» номинациясендә бүләк ала, тик хәле авыр булуы аркасында аны алырга килә алмый. Озак вакыт авырганнан соң Шәүкәт Биктимеров 2012 елның 28 маенда Казанда вафат була[4]. Аның белән хушлашу 29 май көнне Камал театрында үтә[5].

Эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәүкәт Биктимиров төрле характердагы йөздән артык рольне зур осталык белән башкара, ләкин тамашачылар актёрны, Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәрендәге Әлмәндәр образында күргәч, шул образ белән тәңгәлләштерә башлыйлар. Бу инде артистның геройны югары дәрәҗәдә талантлы итеп һәм тулаем ача белүенә бәйледер. Шул легендар роль өчен Шәүкәт Биктимеров Станиславский исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Башкарган рольләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әлдермеш авылыннан Әлмәндәр бабай

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәүкәт Биктимеров белән хушлашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]