Бикә Морзагулова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бикә Морзагулова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Бикә Морзагулова
Туган телдә исем Морзагулова Бикә Сәләхетдин кызы
Туган 3 март 1923(1923-03-03) (98 яшь)
шкорт АССР Бөрҗән районы (Җылаер кантоны Карагай-Кыпчак волосте) Байназар авылы
Һөнәре укытучы
Бүләк һәм премияләре Башкортстанның халык мәгарифе алдынгысы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены

 

Морзагулова Бикә Сәләхетдин кызы (3 март 1923 ел — 16 гыйнвар 2010 ел) — укытучы, хезмәт һәм тыл ветераны.

Башкортстанның халык мәгарифе алдынгысы, Хезмәт Кызыл Байрак ордены кавалеры.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бикә Сәләхетдин кызы Морзагулова 1923елның 3 мартында Башкорт АССР Бөрҗән районы (Җылаер кантоны Карагай-Кыпчак волосте) Байназар авылында указлы мулла Морзагулов Сәләхетдин Җәләлетдин улы гаиләсендә туган.

Морзагулов Сәләхетдин Җәләлетдин улы репрессияга эләгә (1931-1937). 1938 елда хатыны Иске Монасыйп авылына күчә. Тол иргә - колхозчы Кираметдин Үтәбаевка тормышка чыга. Шулай итеп, балаларын эзәрлекләүләрдән саклап кала.

Морзагулов Сәләхетдин Җәләлетдин улы бик укымышлы башкорт зыялыларының берсе була. Аның тарафыннан төзелгән Карагай-кыпчак ыруы шәҗәрәсе могҗиза белән генә юк ителми кала. Гомерен, балаларының язмышын үлем куркынычына куеп, хатыны бу шәҗәрәне саклап алып кала.

1959 елда Сәгыйтов Мохтар Мофаззал улы шәҗәрәнең фотокопиясен эшли һәм СССР Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтына тапшыра. Шәҗәрә «Башкорт шәҗәрәләре» («Башкирские шежере»; 1960) җыентыгында басылган.

Морзагулова Бикә Сәләхетдин кызы 1940 елда Сәрмән педучилищесын тәмамлый. Шул ук елда Иске Монасыйп мәктәбенә эшкә җибәрәләр.

1942 елда Бөек Ватан сугышынан яраланып кайткан Сәгыйтов Булатка тормышка чыга һәм Иске Собхангол мәктәбендә башлангыч класслар укытучысы булып эшләп китә.

1948-1951 елларда Хәйбулла районына күчәләр. Сәгыйтов Булат райком секретаре итеп билгеләнә.

1951 елда кире туган якларына әйләнеп кайталар. Шул ук елда Бикә Сәләхетдин кызы К.А Тимирязев исемендәге укытучылар институтының башкорт теле һәм әдәбияты бүлегенә читтән торып укырга керә һәм 1957 елда уңышлы тәмамлый.

Тормыш иптәше Булат Сәгыйтов белән 4 бала үстерәләр.

1978 елда лаеклы ялга чыга. 2010 елның 16 гыйнварында мәрхүм була. Иске Собхангол авылында җирләнгән.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1947 елда «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакяр эшчәнлеге өчен» медале белән бүләкләнә (№ 256513 вручены 18 февраля 1947 г.)
  • 1954 елда «Хезмәттәге уңышлар өчен» медале белән бүләкләнә (Удостоверение № 96 3559 от 28 окт 1954 г.)
  • 1966 елда «Халык мәгарифе алдынгысы» исеме бирелә (решение № 192 от 22 августа 1966 года)
  • 1967 елда Хезмәт Кызыл Байрак орденына лаек була (Указом президиума ВС ССРБ от 30 сентября 1966 года, №ордена 445227, удостоверение № 053178 от 04.01.1967 г.).

Җәмәгать эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәктәптә һәм районда актив җәмәгать эшчәнлеге алып бара. Мәктәп коллективы белән концертлар һәм спектакльләр куялар. Агитатор, укытучы-остаз була.

Күп тапкырлар авыл һәм район советларына депутат итеп сайлана. БАССРның Югары судында халык утырышчысы була.

Лаеклы ялга чыккач та Иске Собхангол авылы фольклор ансамбле составында чыгыш ясый.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Башкортстан Республикасы Бөрҗән районының данлы кызлары», 2017.453500 РБ г. Белорецк, ул.50 лет Октября,55/1

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]