Билал мәчете (Зәй)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Билал мәчете (Зәй) latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы
Мәчет
Билал мәчете
Билал мәчете сулда. Уң якта ― мәдрәсә бинасы
Билал мәчете сулда. Уң якта ― мәдрәсә бинасы
Билал мәчете сулда. Уң якта ― мәдрәсә бинасы
Ил Россия
Шәһәр 423520, Татарстан, Зәй, Кызыл Мәйдан ур., 3 А
Координатлары 55.317231, 52.064289
Дин Ислам
Мәхәллә ТР МДН
Зәй районы мөхтәсибәте
Иске Зәй мәхәлләсе 
Бина төре манарасы бина янында булган мәчет
Төзелеш еллары 20152017 еллар
Төп даталар:
2017 – ачылу
Халәте гамәлдә

Билал мәчете ― Татарстанның Зәй шәһәрендә (Зәй-2, Иске Зәйдә) урнашкан ислам гыйбадәтханәсе. Шәһәрдә төзелгән 3нче мәчет [1]. ТР МДН карамагындагы Зәй районы мөхтәсибәте Иске Зәй мәхәлләсе җаваплылыгындагы оешма. Имамы Илсур хәзрәт Әюпов.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иске Зәйдә урнашкан Билал мәчете һәм XVIII гасырның күренекле татар дин әһеле, галим һәм тарихчы Таҗетдин Ялчыгол исемендәге мәдрәсә бер комплекс тәшкил итә. Мәчет меценат, район советы депутаты Шамил Билал улы Минһаҗев акчасына төзелгән. Мәчет аның әтисе исемен йөртә [2]. Таҗетдин Ялчыголга багышланган музей да урнашкан мәдрәсә бинасы ХХ гасыр башында төзелгән һәм анда башта волость идарәсе, революциядән соң башлангыч мәктәп, аннары КПСС райкомы, Пионерлар йорты һәм поликлиника булган. Дистә еллар Иске Зәй мәхәлләсе әлеге тарихи бинада көн күргән. Шәфигулла Габидуллин мулла вазифасын алып барган. Район мөхтәсибе Сәгыйт хәзрәт Камаловның шул бинага манара куюда ярдәм сорап җитәкчеләргә мөрәҗәгать итүе зур төзелешкә этәргеч биргән[2].

2017 елның 26 маенда Иске Зәйдә АКО ― Таҗетдин Ялчыгол исемендәге «Кама аръягы мәгърифәт үзәге» (рус. АНО ― «Закамский просветительский центр» имени Таджутдина Ялчыгола ) ачылган. Үзәкне ачу тантанасында ТР МДН мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Зәй районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов катнаша. Мөфти Зәйдәге яңа музейга кыйммәтле бүләк ― Таҗетдин Ялчыгол иҗазәсенең[3] төгәл күчермәсен тапшыра[4].

Урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Билал» мәчете Зәй шәһәренең тарихи өлешендә (Зәй-2, Иске Зәй бистәсендә) Мәктәп тавында урнашкан. Бистәдә 5000гә якын зәйле яши, шуларның 1200 - мөселманнар[2].

Иске Зәйдә Дала Зәе елгасының (хәзер Зәй сусаклагычы) биек уң ярында Кызыл мәйдан урамында корылган. Каршысында ― Хач торгызу чиркәве бинасы, 50 метр читтәрәк (Орджоникидзе урамы, 55) Зәй туган як тарихы музее урнашкан.

Тасвир[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчет 50 кешегә исәпләнгән һәм берничә бинадан торган тулы бер архитектура комплексы тәшкил итә: манаралы мәчет, юыну йорты (тәһарәтханә), Ялчыгол мәдрәсәсе һәм Таҗетдин Ялчыголга багышланган музейдан тора. Манарасының биеклеге 30 метр.

Билал исеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Билал (Әбү-Абдуллаһ Билал бин Рабах) – Аллаһы илчесенең (Мөхәммәд пәйгамбәрнең) мөәзине [5].

Фотогалерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мөфти Зәйдәге яңа музейга кыйммәтле бүләк ясады -Таҗетдин Ялчыгол иҗазәсенең төгәл күчермәсе. ТР МДН сайты, 26.05.2017
  2. 2,0 2,1 2,2 Иске Зәй бистәсендә Билал мәчете
  3. Иҗазә ― остаз тарафыннан үз укучысына бирелә торган һәм аңа үзенең остазы исеменнән алган белемнәрен таратырга мөмкинлек бирә торган рөхсәт
  4. Зәйдә яңа мәчет, мәдрәсә һәм музей ачыла. ТР МДН сайты, 26.05.2017
  5. Билал (да будет доволен им Аллах) – муэдзин Посланника Аллаха (мир ему и благословение). islamdag.ru, 9.11.2009(рус.)

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]