Биләр (елга)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Биләр (елга) latin yazuında])

Билә́р елгасыКөнбатыш Кама аръягындагы елга. Кече Чирмешәннең сул кушылдыгы. Озынлыгы 11,8 км, бассейнының мәйданы 43,7 км². Алексеев районы территориясеннән ага. Елга башы Биләр авылыннан 7 км көньяк-көнчыгыштарак, тамагы әлеге авылдан 2 км төньяк-көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 140 м, тамагыныкы — 93 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 23%. Биләр елгасының 1,5 км озынлыктагы кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,3 км/км². Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,1 л/с•км². Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы — 88 мм, ташу агымы катламы 83 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрьнең беренче ун көне эчендә туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,027м³/с. Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л. Су ресурслары сугару өчен кулланыла. Биләр бассейны Биләр тарих, археология һәм табигать музей-саклаулыгының бер өлеше булып тора.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]