Биньямин Нетаньяху

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Биньямин Нетаньяху latin yazuında])
Биньямин Нетаньяху
Исраил премьер-министры
Вазыйфага керешкән
2009 елның 31 марты
Шәхси мәгълүмат
Туган 21 октябрь 1949(1949-10-21) (74 яшь)
Тел-Әвив, Исраил
Сәяси фирка Ликуд
Җефет Сара Нетаньяху[d]
Әни Циля Нетаньяху (Сегаль)
Әти Бенцион Нетаньяху (1910—2012)
Белем Массачусетс технология институты
Һарвард университеты
Сугышлар/бәрелешләр Мисыр-исраил сугышы[d], Кыямәт көне сугышы[d], Исраилнең Бәйрут һава аланына рейды[d], Кәрамә алышы[d] һәм Война в Газе (2023)[d]

Биньямин Нетаньяху (яки фамилиясе Нетания́гу[1] (яһүд. בנימין נתניהו; Тел-Әвив, 1949 елның 21 октябре) — Исраилнең дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. 1996-1999 еллар чорында Исраил Премьер-министры, хәзерге премьер-министр (2009 елдан). Ликуд партиясе лидеры (1993-1999 һәм 2005 еллар). 3 тапкыр Исраил финанс министры вазыйфасын били.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Биньямин Нетаньяху 1949 елда Исраилнең башкаласы Тел-Әвивтә тарих профессоры Бенцион Нетаньяху гаиләсендә туа.

Биньямин Нетаньяху һәм Владимир Путин (у), Яһүдләр үзәге. Мәскәү, 21 декабрь 2000 ел.

1950, 1960 елларда аның гаиләсе Исраилдә һәм АКШта яши, чөнки анда әтисе Бенцион Нетаньяху укыта. 1967 елда АКШта Биньямин урта мәктәп тәмамлый, анда аның исеме «Биби» була.

Укуны тәмамлагач, 1967 елда Биньямин Нетаньяху хәрби хезмәт узу өчен Исраилгә кайта. Армияда Сайерет Маткаль диверсия бүлекчәсендә хезмәт итә. Палестинага каршы берничә сугыш операцияләрендә катнаша, шул исәптән Бәйрут аэропортын алу, Караме көрәше. Ике тапкыр каты яралана.

1972 елда АКШка кайта.

1975 елда Массачусетс технология институтын Архитектура һөнәре буенча тәмамлый (бакалавр).

Аннары Массачусетс технология институты янында менеджмент мәктәбендә магистртатурала укый. Укыганда Нетаньяху Бостон консалтинг төркемендә эшләгән.

1973 елда Кыямәт сугышы башланганнан соң (1973) Нетаньяху укуны туктатып Сүәеш каналы һәм Голан таулары сугыш операцияләрендә катнаша.

Укуны тәмамлаганнан соң, 1977 елда Нетаньяху тагын Исраилгә кайта. Монда ул маркетинг буенча мебель компаниясендә эшли. Бер үк вакытта ул Йонатан Нетаньяху исемендәге антитеррор институтын булдыра.

1982-1984 елларда АКШта Исраил вәкиле.

1984-1988 елларда Берләшкән Милләтләр Оешмасы вәкиле.

1988-1990 елларда Исраил чит ил эшләре министры урынбасары.

1990—1992 елларда Исраил Хөкүмәт аппараты министры урынбасары.

1993-1999 елларда Ликуд партиясе лидеры.

1996-1999 еллар чорында Исраил Премьер-министры.

1999-2002 - бизнес-консультант.

2002-2003 Исраил чит ил эшләре министры.

2003-2009 Исраил финанс министры.

2009 елдан Исраилнең хәзерге премьер-министры.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Исраилнең рус телле матбугатында Нетаниягу дип язу кабул ителгән.