Биотөрлелек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Җирдәге күпкүзәнәклеләрнең тормыш чорындагы биотөрлелек үсеше (млн.ел/мең ыру).
соры - бар ырулар, яшел - танылган ырулар, кызыл - тренд,
сары һәм зәңгәр - тереклекнең зур һәм түбән күләмдә юкка чыгулары күрсәтелгән.
Фанерозойның һәр аерым вакыт интервалы дәвамында диңгез хайваннарының ырулары өлешенең (%) юкка чыгуы графигы.

Җир йөзендәге тереклекнең аерым төрләренең төрлелеге биотөрлелек дип атала.[1] Бу күрсәткеч төрле экосистемаларда пәйда булган организмнарның төрлелеге үлчәме буларак куллана. Берәр аерым территория, биома яки планета буйлап яшәгән тереклекнең генетик, экосистема, яки биологик төр (төрләр саны) вариацияләрне тасвирлау өчен кулланыла.[1] Җирдәге биотөрлелекнең гадәттә экватор тирәсендә иң югары булуы [2] җылы климат һәм югары беренчел җитештерүнең нәтиҗәсе булуы белән аңлатыла.[3] Җирдәге биотөрлелек тропикларда иң югары. Диңгездәге биотөрлелекнең иң югары дәрәҗәләре исә диңгез өслеге температуралары иң югары булган Көнбатыш Тын океаны ярлары буенда һәм бар океаннарның экваторга якын өлкәләрендә күзәтелә; XXI гасыр галимнәре төрле биологик чорларда пәйда булган биологик төрләренең аерым широталардагы биотөрлелекләрен тасвирлаучы гипотезаларны тәкъдим итте.[4] Гадәттә җылы нокталарда югары булган биотөрлелекнең[5] вакыт узуы белән үсеше[6][7] тизлеге киләчәктә түбәнәячәге көтелә.[8]

Әйләнә-тирә мохиттә урын алган тиз үзгәрешләр гадәттә масс юкка чыгуга китерә.[9][10][11] Планетаның тарихында Җирдә яшәгән бар биологик төрләрнең 99% (>5 млрд төр)[12] юкка чыкканнары фаразлана.[13][14] Бүгенге көндә Җирдәге төрләр саны 10-14 миллион арасында булуы фаразлана,[15] алардан якынча 1.2 миллионы тасвирланган, ~86% киң әлегә беленми кала.[16] Галимнәрнең фаразлары буенча, Җирдәге бәйле ДНК нигез парларының тулаем күләме ~ 5.0 x 1037 , авырлыгы ~ 50 млрд тонн;[17] Чагыштыру өчен, биосфераның тулаем массасы исә ~4 трлн күмер эквивалентлы тонна.[18]

Яше якынча 4.54 млрд ел булган Җирдә[19][20][21] биологик тормыш кимендә 3.5 млрд ел элек[22][23][24] барлыкка килә. Бу вакыт эчендә биш эре һәм берничә түбән тәэсирле вакыйгалар нәтиҗәсендә биотөрлелекнең дәрәҗәсендә зур һәм тиз азаюлар күзәтелде. Күпчелек күпкүзәнәкле биологик типлар беренче тапкыр барлыкка килүләре өчен Фанерозой эоны (соңгы 540 млн ел) эчендә урын алган Камбрий шартлавы сәбәп булды.[25] Шул чордан соң 400 млн ел дәвамында күп тапкыр кабатланган терлелекнең күптерлелегендә зур югалтуларга китергән юкка чыгулар урын алды. Иң күләмлесе - 251 млн ел элек урын алган Пермий-Триас юкка чыгуы; умыркалыларның үз дәрәҗәсенә чыга алулары өчен 30 млн ел кирәк булды.[26] 65 млн ел элек урын алган соңгы зур вакыйга булган Акбур–Палеоген чоры юкка чыгуы дәвамында динозаврлар юкка чыкканнары аркасында еш башкаларга караганда күбрәк игътибар җәлеп итә.[27]

Кешеләрнең барлыкка килүләре белән башланган период дәвамында биотөрлелекнең дәвамлы азаю һәм генетик төрлелекне югалту күзәтелә. Голоцен юкка чыгуы дип аталган бу вәзгыять ареалларның кешеләр тәэсире нәтиҗәсендә урын ала, аеруча  ареалларның җимерелү белән билгеле. Үз чиратында, биотөрлелек тә кешеләр сәламәтлелегенә төрлечә тәэсир итә.[28]

Бүгенге көн кешеләрнең бер-берсе белән якын биологик төзелеше өчен өлешчә Тоба һәлакәте гаепле.

Берләшкән Милләтләр Оешмасы 2011–2020 елларны БМО Биотөрлелек Декадасы буларак билгеләде.

Этимология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Терминның барлыкка килүе һәм кулланышка керүе бәхәсле. Кайберәүләрнең фикере буенча[29], «биологик күптөрлелек» терминны 1892 елда Г. Бэйтс кертә.[30] 1968 елда термин буларак Раймонд Дасман [31] һәм В.Розен[32] тарафыннан кулланыла. Шулай да, термин Томас Лайфджой (Thomas Lovejoy) тарафыннан Conservation Biology китабына кереш сүзендә кулланганнан соң[33] фәнни җәмәгатьчелеге тарафыннан үзләштерелә, һәм 1980-елларда фәнни һәм әйләнә-тирә мохиткә кагылышлы документларда ул 1975 елда кертелгән "табигый күптөрлелек" урынына киң кулланыла башлый.[34]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Экологик индикатор
  • Глобаль биотөрлелек
  • Биотөрлелекне үлчәү
  • Биотөрлелек бик югары булган илләр
  • Урмансызлану һәм климат һәм климат үзгәреше
  • Мәдәни күптөрлелек
  • Табигый мирас

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 What is biodiversity?. United Nations Environment Programme, World Conservation Monitoring Centre.
  2. Gaston, Kevin J. (11 May 2000). «Global patterns in biodiversity». Nature 405 (6783): 220–227. DOI:10.1038/35012228. PMID 10821282.
  3. Field, Richard (1 January 2009). «Spatial species-richness gradients across scales: a meta-analysis». Journal of Biogeography 36 (1): 132–147. DOI:10.1111/j.1365-2699.2008.01963.x.
  4. Tittensor, Derek P. (28 July 2010). «Global patterns and predictors of marine biodiversity across taxa». Nature 466 (7310): 1098–1101. DOI:10.1038/nature09329. PMID 20668450.
  5. Myers, Norman (24 February 2000). «Biodiversity hotspots for conservation priorities». Nature 403 (6772): 853–858. DOI:10.1038/35002501. PMID 10706275.
  6. McPeek, Mark A. (1 April 2007). «Clade Age and Not Diversification Rate Explains Species Richness among Animal Taxa». The American Naturalist 169 (4): E97–E106. DOI:10.1086/512135. PMID 17427118.
  7. Peters, Shanan Sepkoski's Online Genus Database. University of Wisconsin-Madison. 10 апрель 2013 көнне тикшерелгән.
  8. Rabosky, Daniel L. (1 August 2009). «Ecological limits and diversification rate: alternative paradigms to explain the variation in species richness among clades and regions». Ecology Letters 12 (8): 735–743. DOI:10.1111/j.1461-0248.2009.01333.x. PMID 19558515.
  9. Cockell, Charles (2006). Biological processes associated with impact events ESF IMPACT (1. ed.). Berlin: Springer. pp. 197–219. ISBN 978-3-540-25735-6 . 
  10. Algeo, T. J. (29 January 1998). «Terrestrial-marine teleconnections in the Devonian: links between the evolution of land plants, weathering processes, and marine anoxic events». Philosophical Transactions of the Royal Society B: Biological Sciences 353 (1365): 113–130. DOI:10.1098/rstb.1998.0195.
  11. Bond, David P.G. (1 June 2008). «The role of sea-level change and marine anoxia in the Frasnian–Famennian (Late Devonian) mass extinction». Palaeogeography, Palaeoclimatology, Palaeoecology 263 (3–4): 107–118. DOI:10.1016/j.palaeo.2008.02.015.
  12. The Biology of Rarity: Causes and consequences of rare—common differences. 31 December 1996. ISBN 978-0412633805 . https://books.google.com/books?id=4LHnCAAAQBAJ&pg=PA110&lpg=PA110&dq#v=onepage&q&f=false. Retrieved 26 May 2015. 
  13. Stearns, Beverly Peterson; Stearns, S. C.; Stearns, Stephen C. (2000). Watching, from the Edge of Extinction. Yale University Press. p. 1921. ISBN 978-0-300-08469-6 . http://books.google.com/books?id=0BHeC-tXIB4C&pg=PA1921. Retrieved 2014-12-27. 
  14. Novacek, Michael J.. Prehistory’s Brilliant Future, New York Times (8 November 2014). Тикшерелде 25 декабрь 2014.
  15. G. Miller; Scott Spoolman (2012). Environmental Science - Biodiversity Is a Crucial Part of the Earth's Natural Capital. Cengage Learning. p. 62. ISBN 1-133-70787-4 . http://books.google.com/books?id=NYEJAAAAQBAJ&pg=PA62. Retrieved 2014-12-27. 
  16. (23 August 2011) «How many species are there on Earth and in the ocean?». PLOS Biology. DOI:10.1371/journal.pbio.1001127. Проверено 26 May 2015.
  17. Nuwer, Rachel. Counting All the DNA on Earth, The New York Times, The New York Times Company (18 July 2015). Тикшерелде 18 июль 2015.
  18. The Biosphere: Diversity of Life. Aspen Global Change Institute. 19 июль 2015 көнне тикшерелгән.
  19. Age of the Earth. U.S. Geological Survey (1997). 10 гыйнвар 2006 көнне тикшерелгән. 23 декабрь 2005 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  20. Dalrymple, G. Brent (2001). «The age of the Earth in the twentieth century: a problem (mostly) solved». Special Publications, Geological Society of London 190 (1): 205–221. DOI:10.1144/GSL.SP.2001.190.01.14.
  21. Manhesa, Gérard (1980). «Lead isotope study of basic-ultrabasic layered complexes: Speculations about the age of the earth and primitive mantle characteristics». Earth and Planetary Science Letters 47 (3): 370–382. DOI:10.1016/0012-821X(80)90024-2.
  22. Schopf, JW, Kudryavtsev, AB, Czaja, AD, and Tripathi, AB. (2007).
  23. Schopf, JW (2006).
  24. Hamilton Raven, Peter; Brooks Johnson, George (2002). Biology. McGraw-Hill Education. p. 68. ISBN 978-0-07-112261-0 . http://books.google.com/books?id=GtlqPwAACAAJ. Retrieved 2013-07-07. 
  25. The Cambrian Period. University of California Museum of Paleontology. 17 май 2012 көнне тикшерелгән.
  26. Sahney, S. and Benton, M.J. (2008). «Recovery from the most profound mass extinction of all time» (PDF). Proceedings of the Royal Society: Biological 275 (1636): 759–65. DOI:10.1098/rspb.2007.1370. PMID 18198148.
  27. Bambach, R.K. (December 2004). «Origination, extinction, and mass depletions of marine diversity». Paleobiology 30 (4): 522–42. DOI:<0522:OEAMDO>2.0.CO;2 10.1666/0094-8373(2004)030<0522:OEAMDO>2.0.CO;2. ISSN 0094-8373. Проверено 2008-01-24.
  28. Sala, Osvaldo E.; Meyerson, Laura A.; Parmesan, Camille (26 January 2009). Biodiversity change and human health: from ecosystem services to spread of disease. Island Press. pp. 3–5. ISBN 978-1-59726-497-6 . http://books.google.com/books?id=x6WBmO8Muc4C&pg=PA2. Retrieved 28 June 2011. 
  29. Лебедева Н. В, Дроздов Н. Н., Криволуцкий Д. А. Биоразнообразие и методы его оценки. — М.: МГУ, 1999. — 94 с.
  30. Бейтс Г. У. Натуралист на реке Амазонке: рассказ о тропических картинах природы, о нравах животных, о жизни бразильцев и индейцев и о путевых приключениях автора во время его одиннадцатилетних странствий. — М.: Географгиз, 1958. — 430 с.
  31. Dasmann, R. F. A Different Kind of Country, 1968.
  32. термин «BioDiversity» впервые введён В. Розеном в 1968 году на национальном форуме «Стратегия США в отношении биологического разнообразия», причём «неологизм появился как сокращённый вариант „биологическое разнообразие“, исходно используемого лишь для описания числа видов». Адрианов А. В. Современные проблемы изучения морского биологического разнообразия // Биология моря. 2004. Т.30. № 1. С. 3-19.
  33. M. E. Soulé and B. A. Wilcox. 1980.
  34. Robert E. Jenkins. Nature.org (18 август 2011). 24 сентябрь 2011 көнне тикшерелгән.