Биохимия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Биохи́мия, биологик химия – тере материянең химик составын, тере организмнарның тереклек итү эшчәнлегендәге химик процессларны өйрәнүче фән.

«Биохимия» термины 1903 елда алман тикшеренүчесе К. Нейберг тарафыннан кертелә. Биохимия тармаклары: статик биохимия – тере организмнарның химик составын анализлый; динамик биохимия - матдәләр бергәлеген тикшерә; функциональ биохимия – тереклек итү эшчәнлегендәге химик процессларны өйрәнә. Тикшерү объектына карап, биохимияне кеше биохимиясе, хайваннар биохимиясе, үсемлекләр биохимиясе һәм микроорганизмнар биохимиясенә бүләләр. Халык хуҗалыгы өчен төрле чимал эшләп чыгару, саклау һәм эшкәртү ихтыяҗы техник һәм сәнәгый биохимия үсешен китереп чыгара. Фармакология, фармация, токсикология, молекуляр биология, молекуляр генетика, биотехнология - биохимия һәм физиология фәннәренә таяна. Кеше һәм хайван авыруларына диагноз кую күп очракта биохимик тикшеренүләргә нигезләнә.

Икмәк пешерү, сыр кайнату, шәраб әчетү һ.б. биохимик процесслар бик борынгы заманнардан ук билгеле булса да, биохимия фән буларак 19 йөз ахырында гына формалаша. Аның үсеше органик химия, физиология һәм медицина казанышлары белән бәйле: аспаргин кислотасы амидын ачкан француз галиме Л.Н. Воклен (1806), крахмалның шикәрләнүен раслаган Россия химигы К.С. Кирхгоф, мочевинаны синтезлау юлы белән китереп чыгарган алман химигы Ф. Вёлер (1828), мускуллар составындага креатинны тасвирлаган француз химигы М. Шеврёль (1835), скелет мускулларында сөт кислотасы булуын күрсәткән, гликоген бүлеп чыгарган немец химигы Ю. Либих (1850), химик әчетү теориясе авторы – француз физиологы К. Бернар (1835), май төзелешен һәм аны синтезлауны гамәлгә ашырган француз химигы П.Э. Бертло (1853-54), нуклеин кислоталарын ачкан швейцар табибе И.Ф. Мишер (1868), аксым үзлекләрен һәм төзелешен билгеләгән немец тикшеренүчеләре Ф. Хоппе-Зейлер, Э. Абдергальден белән Э. Фишер (1916), органик химиянең нигезен - органик кушылмаларның химик төзелеше теориясен төзегән рус химигы А.М. Бутлеров (1870) һ.б. хезмәтләрендә биохимиянең нигезе салына.

Татарстанда биохимиянең формалашуы Казан химия фәнни мәктәбенең үсеше белән тыгыз бәйләнгән. 1863 тә А.М. Бутлеровның эшлекле ярдәме нәтиҗәсендә А.Я. Данилевский тарафыннан Казан университетының медицина факультетында дөньяда беренче медицина химиясе һәм физикасы кафедрасы оештырыла, соңыннан биол. химиясе кафедрасы дип үзгәртелә, анда аксымнарның төзелешен һәм үзлекләрен тикшерү эшләре башлана. Бу юнәлештәге эшләрне аның шәкертләре А.Я. Щербаков белән А.А. Панормов дәвам иттерә. 1866 да биохимия лабораториясе оештырыла һәм биохимикларның Россия мәктәбе формалаша башлый. 1929 дан Казан университетында (1930 дан Казан медицина институты) биохимия кафедрасын В.А. Энгельгардт җитәкли. 1931 дә аның тарафыннан аэроб организмнарның тереклек эшчәнлеге энергетикасы нигезен хасил иткән оксидлы фосфорильләнү күренеше ачыла. Д.М. Зөбәеров кеше канындагы тромбинның актив ферментын ача (1961) һәм организмда канның туктаусыз оешу теориясен төзи. Аның тарафыннан (В.Н. Тимербаев, С.В. Кисилёв һәм И.В. Соболева белән берлектә) тромбопластинның супермолекуляр төзелеше исбатлана, протромбин һәм X факторының тәэсир итешү үзенчәлеге өйрәнелә. Ультрафильтрациядән файдалану юлы белән кеше һәм терлекләр канындагы микровезикуляция процессын күрсәтә, йөрәк-кан тамырлары, йогышлы һәм хирургик авырулар, лейкоз һәм йөклелек патологиясен объектив бәяләүнең кулай ысулын тәкъдим итә. Шул хезмәтләре өчен Д.М. Зөбәеровка РФнең Дәүләт бүләге бирелә (1991).

Чыганак[үзгәртү]