Биоценология

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Биоценология latin yazuında])
Биоценология
Сурәт
Өйрәнелгән тармак Биоценоз

Биоценология (биоценоз + гр. logos өйрәтү) — экологиянең биоценозларны, аларның төзелешен, үсеш динамикасын, тышкы тирәлек факторлары белән үзара мөнәсәбәтләрен, төрара мөнәсәбәтләрне, килеп чыгышларын өйрәнә торган бүлеге.

Чит илләр биоценологиясендә механистик һәм виталистик теорияләр таралган. Аларда биоценозларның үсеш идеясе метафизик үзгәрүчән яки тотрыксыз тигезлек «теориясе» белән алыштырыла; организмнар төркемчәләренең яшәве һәм үсүе закончалыклары еш кына кешелек җәмгыяте законнарына тәңгәлләштерелә һ.б. Биоценологиянең чын фәнни нигезе — дарвинизмның материалистик идеяләре.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ветеринарная медицина:Русско-татарский энциклопедический словарь / Авт.-сост.: В39 Ф.Набиев, Ф.Кабиров, Г.3.Идрисов, М.X.Харисов; Под общ. ред. Ф.Г.Набиева.— Казань: Магариф, 2010.— 495 с.