Бискай култыгы
Бискай култыгы баск. Bizkaiko Golkoa, фр. Golfe de Gascogne, исп. Golfo de Vizcaya | |
Югарыдагы акватория | Атлантик океаны |
Илләр | ![]() ![]() |
Мәйдан | 223 000 км² |
Иң зур тирәнлек | 4375 м |
![]() ![]() |
Биска́й култыгы (исп. golfo de Vizcaya, фр. golfe de Gascogne, баск. Bizkaiko Golkoa, гал. golfo de Biscaia, окс. golf de Gasconha) — Пиреней ярымутравыннан төньякта урнашкан Атлантик океан өлеше. Испания һәм Франция ярларын юа, Галисиядән Бретаньга кадәр сузыла.
Култык исеме Бискайя басклар провинциясеннән барлыкка килде. Испаниядә култыкны Кантабрий диңгезе (Mar Cantábrico) дип атыйлар.
Култык өчпочмак формасын хәтерләтә. Гомуми мәйданы 223 мең км², озынлыгы 400 км, уртача тирәнлеге 1715 м, иң тирән урыны — 4735 м.
Бискай култыгының коючы елгалары: Гаронна, Дордонь, Луара, Адур һәм Бидасоа.