Бичура

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бичура latin yazuında])

Бичура- ешрак хатын-кыз затыннан булган татар халкының мифик җан иясе.

Буе аршин ярым, иңе аршин була. Башына өрпәк салып йөри, бәрәңге базларында, идән асларында, ташландык мунчаларда тора.

Бичура бар кешенең дә өенә ияләшми. Бичура ияләшкән өйләрдә аңа үзенә аерым бүлмә калдырулар да булгалаган.

Миф буенча, Бичура төнлә өйгә кереп аш табакларын, юмый калдырылган ашлы савыт-сабаның барысын да ялап чыга. Кай чагында савыт-сабада күңеленә ошамаган бер нәрсә очраса кулына эләккән бер әйберне төрлесен төрле якка ыргыткалап, бәреп, ватып, сындырып чыгып китә.

Күңелен табар өчен бичурага үзенә аерым бер табак, берничә кашык алып, табакка калдык ашлар салып, кеше йөрми торган бүлмәгә кертеп, тирәсенә кашык¬лар тезеп төнгә куялар. Иртәгесен табак коп-коры булып, ашның барлыгын бичура ашаган, ялаган була. Шулай сыйласаң да кайбер чакта чирләп китеп, шушы үзенә куелган табак белән кашыкларны ыргытып бәреп чыгып китә икән. Андый чакта бигрәк котырып китеп, шундагы барлык әйберне дә кырып китә икән. Шуңа күрә Бичура ияләшкән өйдә бик сак торырга кирәк. Аның теләгәнен белеп кенә эш итәргә кирәк була.

Ышанулар буенча, Бичура өйдәге ир кешеләрне, бигрәк тә ялгыз тора торган егетләрне, тол ияләрне шаяртырга бик ярата: йә йоклаганда килеп муеныннан буа, йә аңсыздан төчкереп куркыта, йә тикмә тиккә өстенә утын агачы ыргыта, йә киез итек белән, йә кирпеч белән бәрә. Бичураның кайберсе шулай бик шаяручан булганга, өйдә торырлык чама калмагач, хуҗалары өйне бөтенләй дә ташлап китәләр.

Бичураның кайбер яхшылары да очраштыргалый . Алар барысы да йокыда булган кеше өстенә әйбер ыргытып, шаярып кына тормый икән. Бичура кайбер кешеләргә ияләшсә өй хуҗасы байый ди. Ни кирәк булса, Бичура барында табып китерә икән. Бичура бар чагында бай гына торган кешеләр, яхшы бичура китсә, бөтенләй ярлыланып китәләр икән.

Әдәбиятта[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

М.Гыйләҗевның «Бичура» драмасы.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар халык легендалары һәм мифлары.