Бишбүләк
Бишбүләк | |
---|---|
![]() | |
Ил | Русия |
Җөмһүрият | Башкортстан |
Район | Бишбүләк районы |
Координатлар | 53°41'28"N, 54°16'20"E, 53°41'48.12"N, 54°15'51.12"E |
Нигезләнгән | 1640 |
Халык саны | 6 446 кеше |
Милли состав | татарлар, чуашлар, руслар, башкортлар |
Сәгать кушагы | UTC+5, |
Телефон коды | 34743 |
Почта индексы | 452040 |
Рәсми сайт | bizhbulyak.ru |
Бишбүләк (рус. Бижбуляк, чуаш. Пишпӳлек), авыл, Бишбүләк районы (1930—63 елларда һәм 1965 елдан алып), Бишбүләк авыл советы үзәге.
Уфадан көньяк-көнбатышка 230 км һәм Приют тимер юл станциясеннән көньяк-көнчыгышка таба 40 км ераклыкта Кыңгыр елгасы (Мәнәвез елгасы кушылдыгы) буенда, Кыргыз-Миякә-Бишбүләк автомобиль юлында урнашкан. Халкы (мең кеше): 1906 елда — 1,2; 1920 — 1,5; 1939 — 2,7; 1959 — 2,8; 1989 — 5,0; 2002 — 6,4; 2010 — 6,4. Чуашлар, татарлар, руслар, башкортлар яши (2002). Һөнәри училище, 2 урта мәктәп (ш. ис. Бишбүләк урта мәктәбе №1), балалар сәнгать мәктәбе, ДЮСШ, балалар ижады үзәге, үсмерләр клубы, 3 балалар бакчасы, үзәк район хастаханәсе һәм китапханәсе, мәдәният йорты (үзешчән сәнгать халык коллективы), балалар китапханәсе, Бишбүләк музее, мәчет, чиркәү бар.
1939[1] | 1959[1] | 1970[1] | 1979[1] | 1989[1] | 2002[1] | 2010[2] |
---|---|---|---|---|---|---|
2671 | ↗2686 | ↗3369 | ↗4494 | ↗4964 | ↗6373 | ↗6446 |
Авылга Нугай даругасы Илекәй-Мең вулысы асаба башкортларының җирләрендә 1767 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1640 елда) килешү буенча керәшен чуашлар нигез сала. Исеме Бишбүләк (биш; бүләк — урман кишәрлеге, бүлеп бирелгән җир) урыны атамасынан алынган. 1770 елда шунда шундый ук шартларда чуашларның яңа төркеме килеп урнаша. 1795 елда 30 йортта 245 кеше яшәгән, 1865 елда 160 йортта — 780 кеше. Игенчелек, умартачылык, олаучылык, тегүчелек, чабата үрү белән шөгыльләнгәннәр. Чиркәү (1863 елда төзеллгән), училище, 8 су тегермәне булган. 1906 елда чиркәү, 2 сыйныфлы чиркәү мәктәбе, тимерлек, 4 бакалея кибете, икмәк амбары теркәлгән; волость идарәсе урнашкан.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Башкорт энциклопедиясе(үле сылтама) (башк.)