Бишкүмәч
Бишкүмәч | |
Дәүләт |
Россия империясе СССР |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Татарстан АССР һәм Актаныш районы |
Халык саны |
43 (1762)[1], 6 (1816)[1], 82 (1816)[1], 20 (1834)[1], 0 (1966) |
Бишкүмәч (рус. Бишкумачево) — Улуймнән елгасы ярында Бүләр, аннары Байсар волосының Бүләр түбәсенә (хәзерге Татарстан Республикасының Актаныш районы) караган асаба башкортлар җирендә нигезләнгән, бетерелгән авыл[2].
Тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бүләрләр үз җирләренә Янәй волостенә бер башкорт хужалыгын һәм типтәрләрне кертә. 1762 елда 43 типтәр ир-егете исәпкә алына. 1816 елда башкортлар 6 кеше, типтәрләр 82 кеше була. «Аулы мензелинских башкир» китабында тарихчы Әнвәр Әсфәндиярев аларны « башкортлар килешүсез кертеп озак еллар яшәүчеләр» дип билгели. Әммә алар үзләренең кайдан чыкканлыгын белми[2].
1834 елда башкортлар 20 кеше була, шул исәптән 13-е — кердәш, 7-се — асаба. 1848 елда 5 йортта 15 башкорт, 38 йортта 191 типтәр теркәлә. 1859 елда 142 асаба башкорт һәм хәрби дәрәҗәдәге кердәшләр исәпкә алына. 1870 елда барлык 343 кеше дә типтәр дип языла.
1902 елда 79 йортта 247 асаба башкорт һәм хәрби дәрәҗәдәге кердәшләр теркәлә. 1905 елда 82 йортта 542 кеше була. Архив мәгълүмәтләренә һәм басма чыганакларга яраклы, авылда мәчет (1848), ат тегермәне, мәктәп (1870), бакалея һәм икмәк кибете булган (1905)[2].
Климат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
-11.2 °C | -11.1 °C | -5.9 °C | 3.8 °C | 12.5 °C | 17.8 °C | 19.9 °C | 17.1 °C | 11.5 °C | 3.8 °C | -5.3 °C | -10.4 °C | 3.5 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы 3.5 °C.[4]
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Чулпан Әхмәтова (Таңчулпан, 1966), шагыйрә, ТР Дәүләт Шурасы матбугат үзәгендә баш белгеч.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 Әсфәндиярев Ә. Аулы мензелинских башкир — Башкортстан китап нәшрияты.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 Ә. З. Әсфәндиярев. Аулы мензилинских башкир / место= Уфа. — Китап, 2009. — С. 233-237. — 600 с. — ISBN 978-5-295-04952-1.
- ↑ World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
- ↑ NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Әнвәр Әсфәндиярев. Аулы мензелинских башкир. — Уфа: Китап, 2009. — С. 304. — 600 с. — ISBN 978-5-295-04952-1.
- Татарстанның югалган авыллары.(үле сылтама)