Болгавар районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Болгавар районы latin yazuında])
(Благовар районы битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Благовар районы
Flag of Blagovarsky rayon.svg
Байрак
Coat of Arms of Blagovar rayon (Bashkortostan).png
Илтамга
Башкала Язикәү
Халык саны 26 004 (2010) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 31 гыйнвар 1935
Җәгърафия
АТБ Башкортстан
Мәйдан 1,688.15 дүрткел киламитер
Координатлар 54.6917°N 55.0161°E Edit this on Wikidata


Болгавар районы (рус. Благоварский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәгеЯзикәү авылы.
1935 елның 31 гыйнварында Үзәк башкарма комитетының карары белән, яңа 14 район белән бергә барлыкка килгән.
Болгавар районы 80гә якын торак урынын берләштерүче 15 авыл җирлегенә бүленгән.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Муниципаль район Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. Мәйданы 1611 км² тәшкил итә. Төньяктан көньякка 38 кмга, көнбатыштан көнчыгышка 66 кмга сузылган. Район аша аз сулы Чәрмәсән белән Кармасан елагалары ага.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1939[1]1959[2]1970[3]1979[4]1989[5]2002[6]2010[7]1 гый 2018[8]
46 49332 46030 04526 24424 34125 77026 00425 325

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район территориясеннән Уфа – Самара тимер юлы һәм автомагистраль уза. Куйбышев тимер юлының Болгавар тимер юл станциясе.

Авыл хуҗалыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район җиренең 85%ы (128 мең га) авыл хуҗалыгы максатларында файдалана. Шул исәптән 105 мең га — басу җирләре.

Җитештерү тармагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Районда сәнәгатькә дә азмы-күпме урын бар. Нефть һәм нефть продуктларын куу, авыл хуҗалыгын продукциясен эшкәртү, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау предпприятиеләре бар. Иң эреләре: Язикәү ЛПДС (куу станциясе, диспетчерлык), «Райсельхозотехника», Болгавар дәүләт кошчылык заводы, завод каршында ит әйберләре цехы, элеватор. Дүрт төзелеш оешмасы эшли

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәсми саннар буенча районның милли составы бик чуар. Соңгы рәсми сан алу буенча биредә ярты халык башкортлар, калганнары — татарлар, урыслар һәм алманнар яши. Әмма 1989 елда гына татарлар — 60%, башкортлар 8% исәпләнгән. 2000 елда Уфада Башкорт хатын-кызлары җыенына чакыруга каршы район җитәкчелеге үз вәкилләрен җибәрмәде, районда башкорт халкы яшәми дигән җавап белән.[9]. Аларга каршы тарих фәннәре кандидаты Әнвәр Әсфәндияров, чыганаклар буенча районның 35 авылын «тарихи башкорт авыллары» итеп санарга куша. Үзенә ошамаган рәсми статистиканы ул үзенчә «фаш итеп» карый. Янәсе, ниндидер кодрәтле көчләр (Әсфәндияров ул көчләрнең исемнәрен атамый) Болгавар районы халкын дезинформацияләү планын коралар һәм халыкны сәяси провокация корбаннары итәләр. Әсфәндияров районда яшәгән татарларны һәм башка халыкларны үзләрен мотлакъ Канзафәр-би токымы итеп танырга һәм башкорт дип аталырга өнди[9].

Сан алулар буенча милли состав

Год башкортлар татарлар урыслар алманнар
1970 46,3 % 20,6 %
1989 7,8 % 59,8 % 17,6 % 7,9 %
2002 48,4 % 23,1 % 19,8 % 2,4 %
2010 42,8 % 28,3 % 21,8 % %

Таблицада күрсәтелмәгән халыклардан районда украиннар да яши (2,8%).

Район җирендә туган танылган кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Матбугат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар телендә «Благовар хәбәрләре», урысча «Благоварские вести» (элек «Знамя труда») гәҗите нәшер ителә. Атнага өч тапкыр чыга. Гомуми тираж – 4 300 данә. Айга 2 тапкыр башк. «Благовар хәбәрҙәре» гәҗит-кушымтасы чыгып килә.[10]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]