Хөсәен (Самар өлкәсе)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хөсәен (Самар өлкәсе) latin yazuında])
(Благодаровка (Чаллыбаш районы) битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Хөсәен
Ил Россия
Өлкә Самар өлкәсе
Район Чаллыбаш районы
Координатлар 54°30'54.0122"N, 51°5'48.8296"E
Нигезләнгән 18 гасыр
Халык саны 42 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав сөнни мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+3
Русча атамасы Благодаровка

Хөсәен (Хөсәен-Яңавыл,[1] рус. Благодаровка) — Россиянең Самар өлкәсе Чаллыбаш районындагы татар авылы. Сиделькино авыл җирлегенә карый.

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл Самара өлкәсенең төньягында, Югары Идел аръягында[2], урман-дала зонасында[3], Олы Тархан елгасының сул ярында, районның административ үзәге Чаллыбаш авылыннан төньякка якынча 8 километр ераклыкта урнашкан (туры сызык буенча). Диңгез өстеннән 89 метр биеклектә урнашкан.[4]

Климаты

Климат уртача континенталь, аз карлы салкын кыш һәм эссе коры җәй белән характерлана. Һаваның уртача еллык температурасы 3,4 ° С. Иң җылы айның (июль) һава температурасы 19,4 ° C (абсолют максимум 42 ° C); иң салкын айның (гыйнвар) -13 ° C (абсолют минимум -47 ° C). Еллык уртача явым-төшем 498 мм, шуларның 339 мм апрельдән октябрьгә кадәр ява. Кар каплавы 151 көн дәвам итә.[2]

Вакыт зонасы

Благодаровка авылы, Самар өлкәсе шикелле үк, МСК+1 сәгать зонасында урнашкан.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Екатерина II указы нигезендә, XVIII гасырда отставкадагы солдатлар тарафыннан нигез салына.

Иң беренче булып бу җиргә Хөсәен исемле кеше килеп урнаша. Шуңа да аны Хөсәен авылы дип йөртә башлыйлар. Патша Николай Икенче, Русия дәүләтенә 25 ел тугры хезмәт иткән татарларга тыныч хезмәткә күчеп, тормыш алып бару өчен, җир бирү турындагы карарын бастыра. Патша әмереннән соң, Хөсәен авылына Благодатное исеме тагыла. Шулай итеп, Благодатное авылы Казан губернасы Чистай өязенең Сиделкино волостенә керә. Авылның бер башында мөселман татарлары яши, икенче башында правослаулы урыс, украин, чуаш, мукшы милләтендәгеләр көн күрә башлый.[5]

Казан губернасының Чистай өязе составына, соңрак Самар губернасы Мәләкәс өязенең Сиделькино волостена керә. 1928 елда 109 хуҗалык исәпләнгән. Бөек Ватан сугышыннан соң авыл «Жданов исемендәге колхоз» составына керә. Авылда Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган авылдашлар истәлегенә обелиск куела. Мәктәп эшләгән (1986 елда ябылган).[6]

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
2010[7]
42
Җенес составы

2010-нчы Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматлары буенча, халыкның җенес структурасында ир-атлар 42,9%, хатын-кызлар - 57,1% тәшкил иткән.

Милли составы

2002 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, татарлар халыкның милли структурасында 69 кешенең 94% тәшкил иткән.[8]

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Журналист, РФ атказанган мәдәният хезмәткәре Р. Н. Гарифуллин.[6]

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1907 елда төзелгән мәчет эшли, 2007 елда анда капиталь ремонт ясалган.[6]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар галименең аянычлы язмышы...
  2. 2,0 2,1 Схемы территориального планирования муниципального района Челно-Вершинский Самарской области. Федеральная государственная информационная система территориального планирования (ФГИС ТП). әлеге чыганактан 2021-01-11 архивланды. 2022-03-19 тикшерелгән. Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган <ref> исемле тамга: «стп» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән
  3. Приказ Министерства природных ресурсов Российской Федерации от 28 марта 2007 г. № 68 «Об утверждении Перечня лесорастительных зон и лесных районов Российской Федерации»
  4. Blagodarovka. GeoNames.
  5. Хөсәен авылы мәсҗиде.
  6. 6,0 6,1 6,2 Татарская деревня в местах компактного проживания татар в Среднем Поволжье: история и современность /Материалы круглого стола, проведённого в Институте татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук Республики Татарстан (Казань, 27.10.2017). Научный справочник. Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2017. – 208 с., илл.
  7. Статистический сборник «Численность и размещение населения Самарской области»
  8. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России».