Блефарит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Блефарит latin yazuında])
Блефарит
Сурәт
Саклык белгечлеге офтальмология
Симптомнар ялкынсыну[1]
Дәвалануда кулланыла торган дару натамицин[d][2], Азитромицин[d][3], valinegramicidin a[d][4] һәм натамицин[d][5]
ICD-9-CM 373.00[1][6], 373.4[1][6], 373.9[1][6], 373.0[1][6] һәм 373.8[6]
ICPC 2 идентификаторы F72
NCI Thesaurus идентификаторы C112183[1]
 Блефарит Викиҗыентыкта
Блефарит
МКБ-10 H01.001.0
МКБ-9 Калып:ICD9
DiseasesDB 1455 1455
eMedicine oph/81  oph/81 
MeSH D001762 D001762

Блефарит (blepharitis; грек. blepharon «күз кабагы» + -itis) — күз кабагы кырларының ялкынсынуы. Күз кабакларына травматик, химик яки термик йогынты нәтиҗәсендә паразитар инвазия һәм кайбер йогышлы авырулар вакытында барлыкка килә. Күз кабаклары тиресендә урнашкан өске һәм тире асты клетчаткасын һәм тирәнрәк яткан тукымаларны биләп алган тирән блефарит була.

Хроник алгы блефарит[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хроник блефарит күзнең уңайсызлык һәм ярсыту хисенең таралган сәбәбе. Чир гадәттә ике яклы һәм симметрик. Алгы һәм арткы блефаритны аерып була, ләкин симптомнары шундый охшаш һәм бик еш икесенең дә билгеләрен күзәтеп була. Дәвалау авырлыгы субъектив тойгы һәм объектив билгеләр арасында кечкенә бәйләнешкә һәм этиология һәм патологик барышның үсеш механизмы турында мәгълүмат булмауга чикләнә.

NB Блефаритның кайбер симптомнары (мәсәлән, кабак кырыенда телеангиэктазияләр, мейбомий бизләренең чыгару юллары тишекләре томалану) сәламәт кешеләрнең яшьлек нормасы варианты була ала.

Патогенез[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алгы блефаритта керфекләр нигезе тирәсендә кабак өлеше зарарлана, бу стафилококклы инфекция яки себорея белән бәйле була ала. Беренче очракта блефарит S. aureus күзәнәк кисәкләренә аномаль күзәнәк җавабы нәтиҗәсе булып тора, ул кайбер пациентларда күз кызару һәм мөгезкатлауда периферик инфильтратлар сәбәбе була ала. Себореялы блефарит гадәттә себореялы дерматит белән бергә була, ул баш тиресе, борын-ирен җыерчыклары, колак арты тирәсе һәм күкрәкне зарарлый ала.

NB Өзлексез кабак һәм күз алмасы бәйләнеше өчен хроник блефарит икенчел ялкынсыну җавабы һәм конъюнктива һәм мөгезкатлауның механик зарарлану сәбәбе була ала.

Диагностика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Симптомнар яшь пәрдәсе үзлекләре һәм тотрыклыгы үзгәрү белән бәйле һәм алгы һәм арткы блефаритны аеруда җитәрлек нигез булып саналмый.

• Кыздыру, "ком" хисе һәм ремиссия һәм көчәю белән уртача күз чагылу хас.

• Гадәттә симптомнар күбрәк иртән чагыла, әмма бер үк вакытта "коры" күз синдромы белән азапланган пациентларда хәл көн дәвамында начарлана ала.

NB Субъектив тойгы һәм клиник мәгълүмат арасындагы кечкенә бәйләнешкә дәвалау нәтиҗәлеген бәяләү авыр.

2. Билгеләре

а) стафилококклы блефарит:

- каты кабырчыклар һәм кабыклар күбесенчә керфекләр тамыры тирәсендә урнаша («муфталар» );

- еш уртача папилляр конъюнктивит һәм конъюнктиваның хроник инъекциясен күзәтәләр;

- авыр һәм озак чир барышында җөйле үзгәрешләр, кабак кырыенда тигезсезлекләр һәм кыршалу, мадароз, трихиаз һәм полиоз барлыкка килә ала;

- икенчел үзгәрешләргә арпа, кырый кератиты һәм сирәк — фликтенулез керә;

- еш блефарит яшь пәрдәсе тотрыклыгы кимү һәм "коры" күз синдромы белән бергә була;

б) себореялы блефарит:

- кабакның алгы кырыенда гиперемия һәм май кунык, ябышкан керфекләр;

- йомшак кабырчыклар кабакның бөтен кырые буенча һәм керфекләрдә урнаша.

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алгы блефаритны дәвалау өчен билгеле алгоритмны тәкъдим итү өчен җитәрлек нигезләр юк. Пациентны озак вакытлы, бәлки гомер буе дәвалануга җайларга кирәк һәм бөтенләй савыгу ихтималлыгы түбән, ләкин яхшыру мөмкин булу турында аңлатырга.

1. Кабаклар гигиенасы

• Керфекләр тамырындагы кабыкларны йомшарту өчен берничә минутка җылы компресслар куеп тору.

• Кабыкларны 1-2 тапкыр көнгә балалар шампунендә яки натрий бикарбонатында юешләндерелгән мамыклы тампон белән алып ату.

• Әзер сабынлы-спиртлы эремә белән туендырылган мамыклы бизәнү тампоннарын куллану мөмкин, ләкин кабакларның механик ярсытуын булдырмау өчен игътибарлы булырга кирәк.

• Чәчләрне су белән катнаштырылган шампунь белән юганда кабаклар гигиенасы мөмкин.

• Әкренләп хәл яхшырганда кабаклар гигиенасын сирәгрәк үткәрү мөмкин, ләкин гел туктатырга ярамый, чөнки блефарит көчәергә мөмкин.

2. Антибиотиклар

а)кискен фолликулитны дәвалау өчен

урынлы фузидий кислотасының натрий тозын яки хлорамфеникол кулланалар, ләкин чирнең озак барышында алар файдасыз була ала. Гигиена чараларын үткәргәннән соң мазьне кабакның алгы кырыена мамыклы таяк яки чиста бармак белән сылыйлар. Хроник очракларда бу дәвалау файдасыз була ала;

б) эчкә азитромицин (500 мг/тәү 3 көн дәвамында) кабак кырые язвалы зарарланганда нәтиҗәле була ала.

3. Йомшак урынлы стероидларны, мәсәлән 0,1% флуорометолон, 4 тапкыр көнгә атнада дәвамында кулланалар; авыр фолликуляр конъюнктивит, кырый кератиты һәм фликтенулез белән пациентларга кабат дәвалау курслары кирәк булырга мөмкин.

4. Яшь пәрдәсенең икенчел тотрыксызлыгында һәм "коры" күз синдромында

яшь алмаштыргычларын кулланалар.

NB Чир озак барганда симптомнар чагылышын киметү өчен берничә атна көчле дәвалау кирәк була.

Хроник арткы блефарит[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Патогенез[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Арткы блефарит сәбәбе булып мейбомий бизләре дисфункциясе һәм бүлендекнең үзлекләре үзгәрүе тора. Бактериаль липазалар тәэсиреннән ирекле май кислоталары ясала һәм мейбомий бизләре бүлендеге үзлелеге артып, аның агып чыгуы начарлана, шулай итеп алгы өлешнең ярсытуы арта һәм S. aureus үсешенә булыша. Өске актив матдә ролен уйнаган фосфолипидлар яшь пәрдәсендә югалгач, яшьнең артык парлануына, аның осмолярлыгы артуына һәм яшь пәрдәсенең тотрыксызлыгына китерә.

Диагностика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Субъектив тойгылар һәм клиник мәгълүмат арасында кечкенә бәйләнеш.

1. Симптомнар алгы блефариттагы кебек.

2. Билгеләр мейбомий бизләре дисфункциясенә күрсәтә.

• Мейбомий бизләре секрециясе көчәю чыгару юллары тишекләре май бөкеләре белән томалану белән ачыклана.

• Мейбомий бизләренең чыгару юллары тишекләре киңәйгән, тирәнәйгән яки томаланган, кабакның арткы кырые кызарган, телеангиэктазияләр була ала.

• Кабак кырыена басканда тишекләрдән күп итеп майлы бүлендек чыга. Бүлендек куе һәм пастасыман була ала; авыр очракларда бүлендек шулкадәр тыгыз була, аны хәтта сытып та булмый.

• Кабак диафаноскопиясе бизләр булмавын һәм мейбомий бизләренең чыгару юллары кистасыман киңәюен ачыклый.

• Яшь пәрдәсе майлы һәм күбекле, күбекле бүлендек кабак кырые буенча яки күзнең эчке почмагында җыела.

• Икенчел үзгәрүләр: папилляр конъюнктивит һәм мөгезкатлауның аскы өлешендә нокталы эпителиаль эрозияләр.

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пациентны бөтенләй савыга алмавы турында кисәтергә кирәк. Ремиссиягә ирешеп була, әмма рецидивлар еш була, бигрәк тә дәвалауны туктаткач.

1. Кабаклар гигиенасы

• Җылы компресслар куялар һәм алгы блефариттагы кебек кабакларның гигиена эшкәртүен башкаралар, әмма мейбомий бизләре бүлендеге чыгуын яхшырту өчен кабаклар массажына күбрәк игътибар итәргә кирәк.

• Кабак кырыена табиб ясаган бүлендекне сытып чыгару һәм бизгә физик тәэсир массажының нәтиҗәлеге расланмаган.

2. Системалы тетрациклин рәте антибиотикларын куллану — дәвалау нигезе.

• Аларны куллану нигезе булып препаратның стафилококклар белән липаза синтезын минималь туктатучы тупланышка караганда кимрәк тупланышта бикләү сәләте тора.

• Тетрациклин рәте антибиотиклары аеруча рецидивлы фликтенулез һәм кырый кератиты белән пациентларга күрсәтелгән. Кабат дәвалау курслары кирәк булырга мөмкин.

NB Тетрациклин 12 яшьтән кечерәкләргә (альтернатива — эритромицин), йөклеләргә яки ашатучы аналарга ярамый, чөнки ул үсүче сөякләр һәм тешләрдә туплана һәм тешләрнең төсе үзгәрүгә һәм гипоплазиягә китерә ала.

а) окситетрациклин 250 мг 2 тапкыр көнгә 6-12 атна дәвамында;

б) доксицилин 100 мг 2 тапкыр көнгә 1 атна дәвамында, ә аннары 1 тапкыр көнгә 6-12 атна дәвамында;

в) миноциклин 100 мг 1 тапкыр көнгә 6-12 атна дәвамында, озак кулланганда тире пигментациясе мөмкин;

г) эритромицин 250 мг 1 яки 2 тапкыр көнгә балаларга билгелиләр.

3. Урынлы дәвалау. «Коры» күз синдромында антибиотиклар, стероидлар һәм яшь алмаштыргычлары.

Хроник блефарит белән башка чирләр булу.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Яшь пәрдәсе тотрыксызлыгы һәм «коры» күз синдромын 30-50% пациентларда ачыклыйлар. Бу яшь пәрдәсенең су һәм майлы өлешендәге дисбаланс өчен артык парлануга китерү белән бәйле була ала. Яшь пәрдәсенең ертылу вакыты кими.

2. Халазион ясалу аерым, кайвакыт аеруча арткы блефаритта күп санлы яки рецидивлы була ала.

3. Эпителийның нигез мембранасы патологиясе, рецидивлы эпителиаль эрозияләр һәм көчәюләр арткы блефаритта була ала.

4. Тире чирләре

а) розацеа еш мейбомий бизләре дисфункциясе белән бергә була ала;

б) себореялы дерматит белән себореялы блефаритлы пациентларның > 90% интегә;

в) гади бетчәләр. Бу чирне изотретиноин белән дәвалау 25% пациентта блефарит үсешенә китерә, ул дәвалауны туктатканнан соң бетә.

5. Бактериаль кератит хроник блефаритта икенчел үсеш ала һәм күз алмасының алгы бүлеге патологиясе белән бергә була.

6. Атопик кератоконъюнктивит еш стафилококклы блефарит белән була. Блефаритны дәвалау аллергик конъюнктивит симптомнары чагылышын киметә һәм киресенчә.

7. Контактлы линзалар кия алмау. Озак вакыт контактлы линзалар киеп йөрү кабакның арткы кырые патологиясенә китерә. Сәбәбе, мөгаен, кабакларны йому ешлыгы кимүдә һәм мейбомий бизләре бүлендеге бозылудан тора. Моның өстәвенә, контактлы линзалар киеп йөргәндә уңайлык булмау макулопапилляр конъюнктивит үсешенә китерә ала. Блефарит шулай ук контактлы линзалар киеп йөргәндә бактериаль кератит үсешенең өстәмә куркынычлык факторы булып тора.

Ангуляр блефарит[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ангуляр блефаритта кабакларның тышкы бүлекләре зарарлана, шул ук вакытта күзнең латераль һәм медиаль почмагы тиресенең ярылу билгеләнә. Охшаш үзгәрүләр авыр аллергик конъюнктивит белән пациентларда барлыкка килә ала.

Патогенез.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гадәттә чир Moraxella lacunata яки S. aureus йоктырганга үсеш ала, әмма сәбәбе булып башка бактерияләр, сирәк — гади герпес вирусы була ала.

Билгеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

•     Еш бер яклы кызару, күз почмагында тире йомшару, кабырчыклар булу хас.

•     Папилляр яки фолликуляр конъюнктивит белән бергә булу мөмкин.

Дәвалау.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урынлы хлорамфеникол, бацитрацин яки эритромицин мазен куллану.

Хайваннарда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өске блефарит., гадәттә, этләрдә очрый. Башта аларда кычу башлана, күз кабагы кырыйлары кызара, күз тирәли күбекле сыекча җыела. Әлеге стадиянең тәңкәле (гади) блефаритка әверелүе ихтимал: күз кабаклары калыная, тәңкәләр яки кабырчыклар барлыкка килә, керфекле кырыеның конъюнктивасында гиперемия күзәтелә, күз ярыгы кысыла, керфекләр коела.

Блефаритны дәваламаганда, җәрәхәтләр барлыкка килә, бу — җәрәхәтле блефрит. Тирән блефарит вакытында күз кабаклары нык калыная, шешеп чыга, конъюнктива кызара, эренле экссудат белән каплана, абсцесслар барлыкка килүе ихтимал, тән температурасы күтәрелә.

Дәвалау авыруның ничек дәвам итүенә бәйле. Авыру башланганда, күз кабакларына антибиотиклар һәм дезинфекцияләгеч дарулар белән массаж ясыйлар. Кабырчыклар һәм җәрәхәт булганда, күз кабагы кырыйларын бриллиант яшеленең спирттагы 1%лы эремәсе, 1 — 2%лы сары терекөмешле мазь белән эшкәртәләр. Җәрәхәтләргә көмеш нитратының 2 — 5%лы эремәсен сөртәләр. Шулай ук 15 — 30 % лы сульфацил-натрий (альбуцид), 1 % лы тетрациклин мазе яки 1 % лы синтомицин эмульсиясе кулланалар. Тирән блефарит булганда, җылы компресс куялар, тамчы, мазь рәвешендә һәм тире астына антибиотиклар бирәләр. Тулган абсцессларны ачалар.


Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.
  • Ветеринарная медицина:Русско-татарский энциклопедический словарь / Авт.-сост.:

В39 Ф.Г.Набиев, Г.Ф.Кабиров, Г.3.Идрисов, М.X.Харисов; Под общ. ред. Ф.Г.Набиева.— Казань: Магариф, 2010.— 495 с.