Блефароспазм

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Блефароспазм latin yazuında])
Блефароспазм
Сурәт
Саклык белгечлеге неврология
Дәвалануда кулланыла торган дару Ботулотоксин (лекарство)[d][1][2] һәм ципрогептадин[d][1]
Генетик бәйләнеш Дофаминовый рецептор D5[d][3]
ICD-9-CM 333.81[4][5]
ICPC 2 идентификаторы N99
NCI Thesaurus идентификаторы C118723[4]

Эссенциаль блефароспазм — күбесенчә 50 яшьтән өлкәнрәкләрдә үсеш алучы һәм хатын-кызларда 3 тапкыр ешрак очраган, җәфалаучы идиопатияле сирәк чир. Күзнең әйләнмә һәм өске бит мускулларының көчәюче ике яклы ирексез спазмы белән сыйфатлана. Авыр очракларда блефароспазм авыруны вакытлыча функциональ сукыр итә (рәс. 21.59а). Спазмга уку, машина йөртү, стресс яки көчле яктылык китерә ала, ул әңгәмә барышында, йөргәндә һәм релаксациядә кими һәм йокы вакытында булмый.

1.     Мейге синдромы — блефароспазм белән бергә аскы бит һәм муен мускуллары зарарлану.

2.     Брейгель синдромы аскы казналык һәм муен мускулларының авыр зарарлануы белән бәйле.

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәвалау алдыннан рефлектор блефароспазмны төшереп калдыру мөһим, ул мәсәлән җепсыман кератит һәм паркинсонизм кебек какшаулар нәтиҗәсендә барлыкка килә.

1.     Төрле препаратлар белән медикаментоз дәвалау авыру халәтен яхшырта, ләкин нәтиҗәлеге югары түгел.

2.     Өске һәм аскы кабак һәм каш буенча Cl. botulinum токсинын кертү инъекция урынында мускуллар парализациясе өчен күпчелек авыруларга вакытлыча җиңеллек бирә (рәс. 21.59б). Күп авыруларга һәр 3-4 ай саен кабат инъекция һәм шулай ук әкренләп дозаны арттыру кирәк. Каршы йогынтыларга лагофтальм, инъекция алдыннан кабаклар тонусына карап кабак кайтарылу яки бөгелү керә.

Орбита өлкәсенә (леватор яки экстраокуляр мускулларга) очраклы токсин эләккәндә птоз яки диплопия үсеш алырга мөмкин.

3. Хирургик дәвалау mm. orbicularis oculi, corrugator supercilii һәм procerus кисеп алудан тора.Мондый радикаль катнашуны Cl. botulinum токсинын кичерә алмаган яки кертүгә җавап бирмәгән пациентларга башкаралар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.