Блоклар чылбыры

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Блоклар чылбыры latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Транзакцияләр һешен чыгару
Блокларның төп эзлеклелеге (кара) - иң озын, яшел - беренчел блок. Кирәксез өстәмә блоклар (шәмәхә) кисеп төшерелә.

Блоклар чылбыры яки транзакцияләр блоклары чылбыры, блоклар челтәре, Блокчейн (инглизчә Blockchain) - билгеләнгән кагыйдәләр буенча төзелгән транзакцияләр блоклары чылбыры. Бу төшенчә беренче тапкыр Биткоин криптографик акчасында гамәлгә ашырылган таратылган мәгълүматлар базасының (тамгасар) атамасы буларак кулланылган.

Тасвир[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Транзакцияләр блогы - Биткоин системасында һәм аңа охшаган системаларда транзакцияләр төркемен язу өчен махсус структура.

Транзакция ышанычлы (расланылган) булсын өчен аның форматы һәм имзасы тикшереләсе һәм соңрак транзакцияләр төркеме махсус структурада - блокта языласы бар.

Блокларда бар мәгълүматны яңадан тикшереп була. Һәр блокта элекке блок турында мәгълүмат бар.

Барлык блокларны бер чылбырда төзеп була, әлеге чылбырда базада кайчан да булса үткәрелгән операцияләр турында мәгълүмат саклана.

Блокны булдыру[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чылбырның иң беренче блогы - беренчел блок (инг. genesis block) — аерым очрак булып карала.

Блок атамасыннан һәм транзакцияләр исемлегеннән тора. Блокның атамасына һеш, элекке блокның һеше, транзакцияләр һеше һәм өстәмә хезмәт мәгълүматы керә.

Биткоин системасында блокның беренче транзакциясендә җыем алу күрсәтелә, әлеге җыем - кулланучы булдырган блок өчен бүләк булып тора.

Аннан соң элекке блокларда язылмаган әле соңгы транзакцияләр бара. Блокта транзакцияләр өчен агачсыман һешлау кулланыла (BitTorrent протоколында һеш-суммасын булдыруга охшаш).

Транзакциядә блокны булдыру өчен җыемны исәпләп чыгару, мәгълүматлар элекке халәтенең транзакциясенә input-сылтама керә. Мәсәлән Биткоин системасында: кайдан сарыф ителүче биткоиннар килгән транзакциягә сылтама күрсәтелә.

Булдырылган блок башка кулланучылар тарафыннан түбәндәге очракларда кабул ителә:

  • атаманың һеше билгеләнгән санга тигез яки аннан ким булган очракта. Әлеге сан һәрвакыт үзгәртелә. Һешлау (SHA-256 функциясе) нәтиҗәсе - кайтмас.
  • Әгәр һеш шартка туры килмәсә, атаманың бер параметры (нонсе) үзгәртелә һәм һеш яңадан исәпләнә.

Гадәттә күп яңадан исәпләүләр кирәк. Әгәр кирәкле вариант табылса, төен бүтән тоташтырылган төеннәргә булдырылган блокны җибәрә, алар да блокны тикшерәләр.

Әгәр хаталар булмаса, блок чылбырда өстәлә, һәм киләсе блок аның һеше үзендә кертә.

Биткоин системасында һеш "максатлы сан" белән чагыштырыла, әлеге сан 2016 блоктан соң үзгәртелә.

Хисаплау буенча Биткоин системасы бер блокны булдыру өчен 10 минут сарыф итәргә тиеш, 2016 блок булдыру өчен - ике атна кирәк.

Әгәр 2016 блок тизрәк булдырылса, максатлы сан кими, югыйсә арта.

Исәпләүләр катлаулыгының үзгәреше Биткоин чылбырының ышанычлылыгына тәэсир итми, ләкин блоклар даими тизлек белән булдырыла.

Блоклар майнерлар - чыгаручылар (инг. Mining - чыгару) тарафыннан булдырыла. Чыгаручы яңа блок булдыру өчен акчалата түләү ала (2016 елдан 12,5 Биткоин, 1 биткоин = 2525 USD, 10.7.2017).

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Melanie Swan. Blockchain: Blueprint for a New Economy. — O'Reilly Media, Inc., 2015. — 152 p. — ISBN 978-1-4919-2047-3.
  • Pedro Franco. The Blockchain // Understanding Bitcoin: Cryptography, Engineering and Economics. — John Wiley & Sons, 2014. — 288 p. — ISBN 978-1-119-01916-9.
  • Andreas M. Antonopoulos. 7. The Blockchain // Mastering Bitcoin. — O'Reilly Media, Inc., 2014. — ISBN 978-1-4493-7404-4.
  • Satoshi Nakamoto. Bitcoin: A Peer-to-Peer Electronic Cash System. — 2008. — 9 с.
  • Олег Мазонка, Влад Попов. Хэш Цепочки Технологии Hasq. — 2014.