Богдан Хмельницкий ордены

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Богдан Хмельницкий ордены latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Богдан Хмельницкий ордены
I дәрәҗә
Order khmelnitsky1.jpg
Ил ССБР байрагы
Төр орден
Кемгә бирелә хәрби шәхесләргә, гаскәр башлыкларына
Кем бирә ССРБ Югары Советы Президиумы
Статус тапшырылмый
статистика
Булдыру датасы 10 октябрь 1943
Беренче бүләкләү 26 октябрь 1943 (генерал-майор А.И. Данилов)
Бүләкләүләр саны 8 451
Юкка чыгару датасы 10 октябрь 1943
Чиратлылык
Олырак бүләк Нахимов ордены
Кечерәк бүләк Суворов ордены

Богдан Хмельницкий ордены (урысча орден Богдана Хмельницкого) - ССРБ нең дәүләт хәрби бүләге. 1943 елның 10 октябрендә ССРБ Югары Советы Президиумы Указы белән кабул ителде.[1]

Рәссамы – Александр Софон улы Пащенко.

Бөек Ватан сугышы чорында 8 451 сугышчы бүләкләнә.

Орден статуты.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әлеге орден белән Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен эре хәрби башлыклар бүләкләнә.

Шул ук вакытта орденның билгеле бер дәрәҗәсе белән Кызыл Армиянең һәм Хәрби-Диңгез Флотының командирлары һәм яугирләре, партизан отрядларының җитәкчеләре һәм әгъзалары совет җирен алман басып алучыларыннан азат итү көрәшендә аеруча кыюлык күрсәткән өчен бүләкләнә.

Орденның I, II, III дәрәҗәләре бар. Орденның I дәрәҗәсе – иң югарысы.

Тасвирламасы.[2][үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нурлар чәчүче бишпочмаклы йолдыз алдына тагын бер йолдыз урнаштырылган. Уртасындагы калканда - кулына булава тоткан һетман Богдан Хмельницкий.

Әлеге орден - язуы урыс телендә булмаган бердәнбер ССРБ ордены. Әйләнәгә украин телендә Богдан Хмельницький дип язылган.

I дәрәҗә орден алтыннан , II дәрәҗә орден көмештән эшләнә, ә калкан һәм Богдан Хмельницкий сурәте алтыннан, III дәрәҗә орден көмештән эшләнә.

I, II дәрәҗә орденнарның киңлеге 56 мм, III дәрәҗәленеке - 45 мм.

Тарихы.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Украина җирендә барган сугышлар вакытында I Украина фронтының Хәрби Советы әгъзасы генерал-лейтенант Н.С. Хрущёв тәкъдиме белән (кинорежиссёр А. Довженко, шагыйрь Микола Бажан катнашында) кабул ителә.
  • I дәрәҗә Богдан Хмельницкий ордены 323 мәртәбә бирелгән.
  • Беренче санлы I дәрәҗә орден 1943 елның 26 октябрендә Запорожье шәһәрен азат итүдәге хезмәте өчен III Украина фронтының 12 нче армиясе гаскәр башлыгы генерал-майор Алексей Илья улы Даниловка бирелә.[3]
  • Генераллар В.К. Баранов, Н.А. Борзов, И.Т. Булычёв, Ф.Ф. Жмаченко һ.б. икешәр тапкыр бүләкләнгән.
  • 1995 елның 3 маенда Украина президенты Леонид Кучма Указы нигезендә шундый ук исемдә Украина ордены булдырылды.

Әдәбият.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1.Н. Черников. Ватан бүләкләре. Казан, 1975.

2.. Гребенникова Г. И., Каткова Р. С. Ордена и медали СССР. М., 1982.

3. Шишков С. С., Музалевский М. В. Ордена и медали СССР. Владивосток, 1996.

4. Дуров В. А. Русские и советские боевые награды. М., 1990.

5. Дуров В. А. Награды Великой Отечественной. М., 1993.

6. Дуров В. А. Отечественные награды. 1918—1991. М., 2005.

7. Горбачёв А. Н. Многократные кавалеры орденов СССР. М., 2006.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сборник законодательных актов о государственных наградах СССР. М., 1984.
  2. http://mondvor.narod.ru/OHmel.html Орден турында белешмә
  3. http://mondvor.narod.ru/OHmel.html