Боерган (Тукай районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Боерган (Тукай районы) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Боерган
Ил Русия
Республика Татарстан
Муниципаль район Тукай районы
Климат dfb — дымлы континенталь
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423889
Автомобиль коды 16, 116
Урысча топонимы Биюрган

БоерганТатарстан Республикасының Тукай районындагы Боерган авыл җирлегенә керүче торак пункт. Әлегә муниципаль статусы — село (федераль классификатор буенча). Түбән Кама сусаклагычы ярына якын урнашкан.

Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 423889.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1714 елдан Минзәлә өязе документларында телгә алына. Вахит Имамов авылга 1540 елда нигез салынган, дип исәпли. 1835 елда мәчет төзелгән.

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасы Минзәлә өязе Күзкәй волостена керә. 1920 елдан Татарстан АССР Минзәлә, 1921 елдан Чаллы кантоннары составында. 1930 елның 10 августыннан Минзәлә, 1984 елның 4 июненнән Тукай районнарына кертелгән[1].

1931 елда авыл җирләрендә игенчелек, терлекчелек, дуңгызчылык белән шөгыльләнгән «Үрнәк» күмәк хуҗалыгы урнаша. 1950 елдан җирләр «Кама» күмәк хуҗалыгында.

Этимология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл атамасы кеше исеме Боерганнан алынган дигән версия бар. Галим М. Әхмәтҗанов «Историческое наследие Татарского народа» китабында Сафа Гәрәй ханнан соң 15461551 елларда Казан ханлыгы белән Боерган идарә иткән, дип яза. 1551 елның октябрендә Шаһгали боерыгы белән җәзаланган. Авыл картлары «Аллаһ боерган» сүзеннән килеп чыккан дип хәтерли.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11.1 °C -5.8 °C 4.3 °C 13.3 °C 18.6 °C 20.4 °C 17.6 °C 12 °C 4.2 °C -5.1 °C -10.5 °C 3.9 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.[3]

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1795 1816 1859 1870 1884 1896 1906 1913 1920 1926 1938 1959 1970 1979 1989 2000 2010
64 141 351 320 433 399 573 580 597 342 391 289 350 529 506 461

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]